|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2016 Мәдәният
Мәскәүдә "Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда" күргәзмәсе ачыла13 гыйнварда 13.00 сәгатьтә А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда “Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Проект А.А.Бахрушин исемендәге ДҮТМ (Мәскәү), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды. Күргәзмәдә беренче татар труппалары (“Сәйяр”, “Нур”) афишаларыннан уникаль җыентык, Татар эшчеләр (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыгарылган афишалары тәкъдим ителә.
--- |
Иң күп укылган
|