|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда яшүсмер кар астында күмелеп калган (ФОТО)Кичектергесез хезмәтләрнең 112 бердәм номеры буенча кичә кичке 8 нче 25 минутта Татарстанның Тукай районы Комсомолец бистәсендә баланы кар басуы турында хәбәр алынган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә белдерделәр. Шушы хәлне күрүчеләр хәбәр иткәнчә, яшүсмерләр ерганакта тау шуганда, алар аска төшкән бер мәлдә кар чите ишелеп, 6 метр тирәнлектәге ерганакны каплаган. Балаларның берсе шунда күмелеп калган.
--- |
Иң күп укылган
|