|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2016 Фаҗига
Ту-154 очкычының икенче кара тартмасын су астыннан чыгарганнарРоссия Саклану министрлыгының Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыккан Ту-154 очкычының икенче кара тартмасын су астыннан чыгарганнар. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә. Кичә табылган беренче үзьязгыч белешмәләре анализы һәлакәт сәбәпләре версияләрен киметте, ләкин барлык мәгълүматлар җыелып бетми торып, нәтиҗә чыгару иртәрәк, дип белдергәннәр ведомствода. “РИА Новости”ның шушы вазгыять белән таныш чыганагыннан билгеле булганча, фаҗигане тикшерү комиссиясе һәлакәткә китерергә мөмкин булган бөтен сәбәпләрне дә өйрәнә, шул исәптән заводта самолетны ремонтлауның сыйфатсыз булуы, канат кырыйлары күтәрелә-төшә торган механизм (закрылки) һәм бортта башка төзексезлекләр, пилотның хаталануы, теракт, двигательгә кошлар эләгүе. Әлегә өстенлекле версия юк, дигән агентлык әңгәмәдәше.
--- |
Иң күп укылган
|