|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2016 Аш-су
«Матбугат.ру»дан Әтәч елына бүләк - «Кикрикүк» салаты рецепты (ФОТО)Ишегебезне шакучы 2017 ел - Әтәч елы. Хөрмәтле хуҗабикәләр! Яңа ел табынына нинди дә булса салат эшләми калмыйсыздыр инде. ”Кикрикүк”не эшләсәгез, табыныгыз тагын да ямьләнеп китәр, киләсе ел хуҗасы әтәч тә моңа сөенер. “Кикрикүк” салатын эшләргә бер банка үз суындагы сайра балыгы, пешкән өч-дүрт бәрәңге, кишер, йомырка, 1-2 баш суган, 300 грамм каты сыр кирәк булачак.
Беренче катка - зур тишекле угычтан үткәрелгән бәрәңге,
икенче катка — сайра балыгы,
өченчесенә - вак итеп туралган суган,
дүртенчесенә - зур тиешекле угычтан үткәрелгән кишер,
бишенчесенә - зур тишекле угычтан үткәрелгән йомырка салдым, һәркайсының арасына майонез яктым.
Иң өске катка уртача тишекле угычтан үткәрелгән каты сыр сиптем.
Болгар борычыннан әтәчнең кикриген, томшыгын, койрыгын эшләдем. Минем карашка, бик матур, бәйрәмчә килеп чыкты.
Бер генә киңәшем бар: бу салатны тагын да киңрәк һәм җәлпәгрәк тәлинкәгә эшләсәгез, әйбәтрәк булыр. Тәлинкә бәләкәйрәк булу сәбәпле, минем әтәч тазарак килеп чыкты.
Яңа ел белән, хөрмәтле "матбугатрулылар"! Яңа Әтәч елы белән! Ки-кри-күүүүүүк!!! )))
P.S. Бәйрәм табынына башка рецептлар монда: http://matbugat.ru/news/?sortby=1&subject=28
Венера МӘҖИТОВА |
Иң күп укылган
|