|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2016 Шоу-бизнес
Рөстәм Закиров адашын эзләп табып шәп бүләк ясаган!Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров үзенең адашын эзләп табып, аңа күңелле сюрпризлар ясаган. Ул кеше исеме, фамилиясе һәм хәтта әтисенең исеме буенча да җырчыга адаш икән! – Вконтакте сайтында үземнең сәхифәм бар. Концертыма чакыру нияте белән Рөстәм Закиров исемле кешеләрне барларга уйладым. Ләкин Закиров русларның Иванов фамилиясе кебек үк киң таралаган фамилия булып чыкты. Андагы Рөстәм Закировларның барысын да чакырган булсам, миңа 2 көн бушка концерт куярга туры килер иде. Күптән түгел җырчы Алсу Фазлыева Кукмарада миннән якынча 20 яшькә яшьрәк Рөстәм Раиф улы Закиров яшәвен, аның никахын алып барырга җыенуын белдерде. Минем дә әтием Раиф исемле бит! Яшьләргә сюрприз оештырырга булдык: никахларына барып җыр башкардым, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рөстәм Закиров.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|