• 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • Мөслим районы Баек авылында бройлерный үрдәкләр сатыла башлый. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8- 986- 933- 61- 88
  • Пр.Победы метросына якын, 2 бүлмәле кв. 1 бүлмәсенә тәртипле,эшли торган татар кызы эзлим. Риелторлар борчымавыгызны үтенәм. тел89631201352
  • Актаныштан плотниклар төзелеш эшләрен башкара: Брустан йорт, мунча күтәрү, түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка вак эшләрне. т.8-927-477-78-06.
  • Т-40 ка гади ал мост тәгәрмәчләре белән 13000 тел.89172384793
  • Подарю породистую кошку. Ей 3 года. Может родить. Красивая, умная, приученная к хорошим манерам. 89178989561
  • Минская урамында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Риэлторлар борчымавыгызны үтенәм. тел. 8-9196-45-00-21
  • Арча йорт сатыла. Яхшы хәлдә. тел.89656083354
  • Телефон айфон 4 сатам 3500. Казан тел 89274544590
  • Продается уютная 1 комнатная квартира. Центр. Косметический ремонт. Общая пл. 33 м. г.Бавлы. тел 89376195027
  • Требуется продавец – консультант медицинских изделий со знанием татарского языка, мусульманка. Условие для совершения намаза имеется. Требование: грамотная речь, желание работать и обучаться. Приветствуется мед. образование. Тел.: 89270394299 (г.Казань)

 

 

 
Архив
 

               

26.12.2016 Ир белән хатын

Кыйный, димәк, ярата?

Бүген гаиләдә сугышырга яратучыларга, хатыны, балаларына кул күтәрүчеләргә карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Әмма депутатлар тырышсалар, гауга куптаручыларны административ тәртип бозучылар рәтенә кертергә мөмкин. Гаиләдә кыйнау, физик көч куллану киң таралганмы, дигән сорауга респондентлар­ның 42 проценты, Россиядә мондый күренеш аз, дип җавап бирә.

Сораштыруда катнашучыларның өчтән бер өлеше таныш гаиләләрендә көч куллану күренеше барлыгын әйткән. Хатын белән ир әрләшкәндә көч куллануны берничек тә аклап булмый дип санаучылар – 77 процент. Ә сезнең арада гаиләләрендә якыннарына карата физик көч кулланучылар бармы? “Кыйный, димәк, ярата” дигән гыйбарәне ничек кабул итәсез?

Нурбәк БАТУЛЛА, Яшь тамашачылар теат­ры хореографы:
 
– Шөкер, без тату гаилә­дә үстек, кул күтәрү түгел, дорфа, тупас эндәшүләр дә булмады. Туганнарны, дусла­рым­ны уйлап утырам – бер­сендә дә андый түбән­челек­кә төшү юк. Урамда барганда, балаларына акыр­ган, төртеп, хәтта сугып җибәргән кеше­ләр­не күрсәм дә, йөрәгем әрни. Баланың күңеленә гомерлек яра ясыйлар. Рос­сиядә мондый күренеш бик еш, гаиләдә көч куллану бар һәм ул, кызганычка, яшере­лә. Чит илдә балага сугу гына түгел, кычкыру да ярамый. Белмим, бу җинаять­ләрне Административ кодекска кертү берни хәл итмидер. Аның Җинаять кодексында булуы да берсен дә богаулап тотмый. Кылынган җинаять нигезендә җәза бирү – нә­тиҗә белән көрәшү. Кеше­ләр­нең мондый хәлгә тө­шүен­ең сәбәп­ләре социаль мәсьәлә­ләр хәл ителмәүгә бәйле төбе.

Ләлә БӘҺРАМШИНА, психолог:

 
– Кызганыч ки, хатын-кызлар гаиләдәге көч куллануга түзә, әйтми, яшерә. Сабыр төбе – сары алтын, дип фикер йөртәләр. Ә түзәргә, үзеңне кимсетергә ярамый. Психологка мөрә­җә­гать итәргә кирәк. Аның белән бергә сәбәпләрне ачыкларга, чишелеш юлын табарга була. Бар шундый хатыннар: ир бер әйтә, икен­че тапкыр кабатлый, өченче һәм дүртенче булырга мөмкин, ә аның фикере исәпкә алынмый. Ме­нә шуннан көннәрнең бер­сендә көчле затның да ачуы кабарып, ирлеге калкып чыгарга мөмкин. Шуннан да сак булырга кирәк.

Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы:

– Шәхескә каршы көч куллану – коточкыч җи­наять, илдәге иң зур проблемаларның берсе. Ул җинаятьләрнең күп­че­ле­ге онытыла, игътибарга алынмый, җәзаланмый. Моның артыннан киләчәк­тә сузылачак проблемалар чылбыры барлыкка килә. Өйдә кыйналып үскән бала дорфа, психологик яктан китек, үз-үзенә ышанмас бу­лып үсә. Әлбәттә, килә­чәктә ул үзе дә башкаларга карата көч кулланачак. Агрессия аның күңеленә ке­реп урнашкан була. Хатын-кыз­лар, балаларга каршы кулланылган көч, җинаять өчен, кызганыч, безнең ил­дә җавап тотучы сирәк. Еллар буе изелеп яшәгән хатын-кыз авызыннан бер сүз дә чыкмый. Һичшиксез, бу полициягә җиткерелер­гә, дәүләт органнары тарафыннан хәл ителергә тиеш.

Ренат ВӘЛИУЛЛИН, Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкаләтле вәкиле:

– Кыйнау, кешегә кул күтәрү – кыргый күренеш. Уз балаңны ничек кыйнарга мөмкин? Димәк ул бала сиңа кирәк булмаган, яки син аны үз балаң дип санамыйсың, яки кеше чирле. Бу очракта баласын кыйнаучыга карата Җинаять яки Административ кодексны кулланыргамы, дип фикер йөртергә кирәкми, көч кулланган кешедән хатын-кыз белән балага ничек котылу, ничек яклану турында уйлау мөһим.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.12.2016
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы