поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.12.2016 Дин

«Это вы о чем, хазратушка? Нинди милләт, нинди үзаң? Без әле дөнья куабыз, дөньяны бүлешәбез»

Соңгы вакытта тормыштан зарлану, бөтен кешеләрне сүгү күпләрнең яраткан шөгыленә әйләнеп бара. Кайбер авыл кешесе көненә бер мәртәбә күршесе белән күрешеп, бераз авыл сәвитен, аннан район башлыгын, республика җитәкчесен, ил патшасын чәйнәп алмаса, йокысы йокы булмый.

Чыннан да, «тегесе җитми, монысы җитми» дип зарланырга яратсак та, соңгы 20 ел эчендә яшәгән тормышларыбыз бик матурланды, дөньяларыбыз шактый киңәйде. Әбием исән чакта: «И улым, сез бәхетле балалар, мин мондый рәхәт тормышны күрермен дип хыялланмадым да», – дип еш кабатлый иде. Дөньяның матурлыгына тиз күнегәбез. Киң-киң атлап барган юлларыбыз бераз тараеп китсә, шундук күңелгә борчу төшә, йокы кача. Хәер, кешелек һәрвакыт муллыкка омтылган, хәерчелектән куркып яшәгән.

Бервакыт кешеләр мохтаҗлык турында гәп корып утырганда, алар янына Пәйгамбәребез килә һәм: «Сез фәкыйрьлектән куркасызмыни? Аллаһы белән ант итеп әйтәм, дөнья сезнең өстегезгә койма яңгыр кебек явачак. Йөрәгегезне шушы дөнья малы гына хак юлдан аздырачак. Мин сезне ачык аклыкта калдырдым, аның төне дә, көне дә бер тигез ачык булды», – дип әйтә (Ибн Мәҗәһ риваяте).

Имам Мәнәви әйтүенчә: «Әлеге хәдистә Пәйгамбәребездән өммәтенә сөенеч килә, Аллаһы Тәгалә бу өммәткә фәкыйрьлектән соң байлык бирәчәк. Ләкин өммәте, шушы мал сәбәпле, Раббысына гыйбадәт кылуны онытачак. Дөньяны ярату сәбәпле, туры юлдан баручы калеб­ләр дә тайпылачак, һидаятьтән адашачак. Дөнья аларның фетнәсе булачак».

Аллаһының илчесе бүгенге көн турында әйткән кебек. Чыннан да, дөнья безгә капкаларын киң итеп ачты, мул яңгырлар булып өстебезгә ява.
Сөбханаллаһ, нинди йортларда яшибез?! Авылларда кайберләребезнең йортлары зиннәтле патша сарайлары кебек. Ярый ла гаиләдә 2-3 бала булса. Элек дүртпочмаклы өйдә мич тирәли тезелешеп 5-6 бала үстергәннәр. Әби-бабайга да урын табылган. Сарык-бәрәннәре дә чабышкан. Мич артында каз бәбкәләрен чыгарган. Ә хәзер кайбер йортларда бер бала бүлмәдән бүлмәгә кереп, бичара адашып йөри. Минем бабай сугыштан соң әбине хатын итеп алып кайткач, алар әтисенең мунчасында яшәгәннәр. «Булган бөтен акчама самавыр алдым, шуннан эчкән чәйнең тәме һаман авызымда әле», – дип сөйли иде. Бүген кайбер никахларда кода-кодагыйлар узыша-узыша яшьләрне муллыкка күмәләр. Егет ягы торып, шәһәрдән фатирын бүләк итә, кыз ягы яңа машина ачкычы тапшыра. Шулай, заманалар башка хәзер.

Ә нинди «ат»ларда йөрибез?! Без кечкенә вакытта күрше-ти­рәдәге абыйлар: «Жигули Москвичтан җылырак», – диләр иде. Хәзер «ат»ның җылы миче генә түгел, яхшы суыткычы да булырга тиеш. Бер дустым тимер атын алыштырырга йөри дә, аннан: «Әле кайчан гына алган идең бит, ник тагын алыштырырга булдың?» – дип сорадым. Ул: «Минем утыргычы җылыта торган гына, ә хәзергеләренең астан суытып тора торганы да бар, шундыйны алам әле», – ди.

Ә нинди киемнәр киябез?! Бабай: «Без үскәндә төпсез киндер ыштан була иде, хәзер балаларыгызның киемнәрен ничек кидертеп бетерергә белмисез», – дип гаҗәпләнә иде. Чыннан да, берәр җиргә барасы булса, зур проблема килеп туа: нәрсә кияргә? Әлеге сорау кияреңә булмаганнан түгел, киресенчә, киемең артык күп булганнан килеп чыга. Әле ирләргә барыбер җиңелрәк, менә абыстайларыбыз иза чигәләр. Сөбханаллаһ, Пәйгамбәр вакытында кайбер кешеләрнең алмашка киемнәре булмаганлыктан, алар күлмәкләрен югач, кипкәнен көтеп, өйләрендә утырганнар.

Ә нинди табыннардан ашыйбыз?! Безнең авылдә бер мәчетнең хәзрәте сөйли иде: «Кибеткә товар бушатышканы өчен ике малайга берәр прәннек бирделәр дә, кибет артына утырып ашадык. Берсе, сөенеченнән: «Кара әле, Сталин да болай ашамагандыр име?» – дип әйтте ди. Бүгенге табыннарыбыз, сөбханаллаһ, патшаныкыннан ким түгел. Кайчак гади генә яшәгән кешеләргә ашка барсаң да, табын өстендә аш тәлинкәсе куярга урын юк. 30-40 ир заты ике сәгать ашап та, табында ризык бетү түгел, кимеми дә.

Дөнья матурланган саен күңелне әсир итә


Дөньябыз шулкадәр матур, якты һәм киң. Бу хакта бер кыйсса искә төшә, бер егет төш күрә икән: килеп кергән бу бер урманга, агачлар өстеннән шулкадәр моңлы итеп бер кош сайрый. Егет, кошның үзен дә күрү теләге белән, тавыш ишетелгән агач төбенә үк килеп баса һәм күзе белән кошчыкны эзләргә тотына. Әмма кош аның йөзенә йомышын үтәп куя. Егет битен нәҗестән чистартып, тәмам күңелсезләнеп китеп бара. Күп тә үтми, аның күзе бер бик матур кызга төшә. Кызның чибәрлегеннән аның күңеле әсир кала. Егет, якыннанрак күрү өчен, аңа таба китә, ләкин кыз аннан һаман ерагая. Егет тизлеген арттыра, кыз тагын да ерагая, ахыр чиктә егет урман эченә кереп адаша. Йокысыннан уянгач, ул төш юраучы бабайга китә. Бабай аңа: «Моңлы итеп сайраучы кош – ахырзаман галимнәре. Алар бик матур сөйлиләр, якынрак килеп карасаң, эчләре тулы тизәк булганын беләсең. Ә теге матур кыз ул – синең яшәгән тормышың. Дөньяны куам дип, шуның артыннан чабасың. Тизлегеңне арттырасың, ул тагын да тизрәк чаба. Ахыр чиктә аны да куып җитә алмыйсың, кереп адашасың да».

Кызның матурлыгы белән исәрләнгән егеттәй, дөнья артыннан чабабыз. Ул да, үзенә омтылучыларны сизеп, тагын да зиннәтләнә, күңелебезнең эченәрәк керә, тагын да нечкәрәк кылларына үтә. Дөньяга гашыйк булганнарның иң курыкканы – аны югалту, дөнья малын кулдан ычкындыру булып тора. Кешенең коты имансызлык, әхлаксызлык, оятсызлык кебек куркыныч төшенчәләрдән түгел, бәлки, фәкыйрьлек, хәерчелек, кризис сүзләреннән күбрәк оча.

Игътибар итегезче, бер урынга җыелсак, күбрәк нәрсә турында сөйләшәбез? Бала тәрбиясе, ничек милләтнең үзаңын, әхлагын, ана телен саклап калыргамы? «Это вы о чем, хазратушка? Нинди милләт, нинди үзаң? Без әле дөнья куабыз, дөньяны бүлешәбез». Шунысы кызык, кемдә күпме дөнья булуына карап, һәркайсы үз баткаклыгына чума. Әби-бабайлар җыелышсалар, пенсия сөйләшәләр, заводта эшчеләр тәмәке тарткан арада начальствоның күпме урлашканын «чәйнәшеп» алалар. Бервакыт дустым Мәскәүгә ифтар ашына чакыргач, табынга башкаланың хәлле генә егетләре җыелыштылар. Әйдә, хәзрәт, безне бераз вәгазьләп ал, дигәч, аларны: «Дөньяга алданмагыз, дөнья малы кесәгездә булсын, күңелегезгә кермәсен. Дөнья килә дә китә, ахирәт мәңгелек», – дип вәгазь сөйләдем. Унбиш минут сабыр иткәннән соң, бер егет: «Ишеттегезме әле, «Башнефть» акцияләрен сата икән», – дип әйтүе булды, бераз гына дөньядан чыгып кергән егетләрне дөнья баткагы үзенең капшавычлары белән янә эләктереп, кире үзенә тартып алды.

Әлхәмделилләһ, Раббыбыз безне дөнья һәм нәфесебез белән ялгызын калдырмады. Ул безгә нәфес­кә каршы торучы зур көч – дин иңдерде. Пәйгамбәребез: «Мин сезне ачык аклыкта калдырдым, аның төне дә, көне дә бер тигез ачык булды», – диде.

Әгәр кеше Аллаһының динен өйрәнсә, күңеле түрендәге изге урынны миненә түгел, диненә бирсә, тормышта нинди генә хәл булса да, нинди генә михнәткә, бәлагә тарыса да, чыгу юлын табачак, туры юлда калачак.

Рухи байлыгыбыз китә!

Әгәр кешеләр фәкыйрьлектән курыксалар, байлыгым китә, дип ут эчендә янсалар, минем җир өстендә тамыр җәюче тагын да зур фәкыйрьлекне искә төшерәсем килә. Бервакыт Әбү Зәр исемле сәхабәдән Пәйгамбәребез: «Әбү Зәр, син малның күп булуын байлык дип уйлыйсыңмы?» – дип сорады. Әбүзәр: «Әйе, Аллаһының илчесе», – диде. Пәйгамбәр: «Ә малның аз булуын фәкыйрьлек дип күрәсеңме?» – диде. Ул: «Әйе, Аллаһының илчесе», – диде.

Чыннан да без, кешеләр, зур йортта яшәүче, затлы «ат»та йөрүчегә карап: «Бигрәк бай кеше бу», – дип уйлыйбыз. Пәйгамбәр исә: «Байлык – фәкать күңел байлыгы, фәкыйрьлек – күңел фәкыйрьлеге генә», – диде (Ибн Хиббән).

Чыннан да, күңеле бай булган адәмнең кесәсе юка булса да, ул бай кеше. Ул Раббысының тәкъдиренә риза, үз насыйбыннан канәгать. Күңеле фәкыйрь булган кешегә әллә никадәр киң маллар бирелсә дә, ул аның шатлыгын тоя да, күрә дә алмый. Кешенең бөтен шатлыгы да, борчу-хәсрәтләре дә күңел халәтенә кайта. Кайвакыт ипи-сөтенә, дару алырына акча җиткерә алмый зар кылучы әби-бабайларга, әйдәгез, мәчеткә йөрегез әле, дип әйтәсе килә. Кемдер: «Әллә мәчеттә акча бирәләрме?» – дип сорар. Мин мәчетләргә йөрүче, намаз укучы әби-бабайларыбызга карап сокланам. Сөбханаллаһ, алар да шул пенсия акчаларына яшиләр (хөкүмәт мәчеткә йөргән өчен пенсияне арттырмый), бала-оныкларына да ярдәм итәләр, әле хаҗга да барырга акча табалар. Бер мәртәбә түгел, кайберләре өч-дүрт мәртәбә хаҗ кылганнар. Әле мәчет-мәдрәсәләргә дә ярдәм итеп торалар. Һәр нәрсәнең бәрәкәте кирәк. Бәрәкәт дигәне аз малны да күп итә, бәрәкәтсезлек күп малны да юк итә.

Ахыры бар.


Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама Үзәк мәчете имам хатибы


---
Шәһри Казан
№ --- | 26.12.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»