поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.12.2016 Җәмгыять

2017 ел җиңеллек алып килерме?

Яңа елга зур ышаныч, өметләр баглап аяк баскан заманнар бар иде. Соңгы елларда исә катлаулы икътисади вәзгыять дигәне әллә ни күтәренке кәеф өстәми. Барыбызны да 2017 елдан ниләр көтәргә соң, кризис, ниһаять, чигенеп, Яңа ел җиңеллек алып килерме, дигән сорау борчый.

Әмма белгечләр дә фаразлар ясаудан тыелырга тырыша. Күп очракта алдагысын Аллаһы Тәгалә үзе генә белә, дигән җавап белән чикләнәләр. 

Кризисның Россиягә беренче генә килүе түгел. 1998, 2008 елларда да авырлыклар кичердек. Әмма 2008 елда илебез халкының күпчелеге әллә ни төшенкелеккә бирелмәде. Татарстанлылар өчен ул сизелмичә дә узып китте диярлек.  Кризисның асылы да эчке проблемаларда түгел, ә Көнбатыштагы кыенлыклар белән генә бәйле иде бит. Һәм без бик тиз бу кризистан чыктык.

1998 елдагы һәм хәзерге катлаулы икътисади вәзгыятьнең табигате исә бөтенләй башка төрле. Шунлыктан кризистан чыгу өчен катгый карарлар кабул итү таләп ителә. 2015 елның 3-4 кварталлары кризис артка чигенә, дип уйларга чын-чынлап нигез биргән иде. Сәнәгатьтә күзәтелгән җанлану, инфляциянең акрынаюы белгечләрдә дә, эшмәкәрләрдә дә оптимизм уятты. Әмма 2016 ел башы әлеге өметләрне бик тиз сүндерде.

Бүгенге көндә дә дөнья икътисадында вәзгыять тотрыксыз кала бирә.



– Россия икътисады заманча шартларга өлешчә җайлашты, Татарстанда төп макроикътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасы күзәтелә, әмма геосәяси тотрыксызлык берничә ел дәвамында сакланачак, – ди Татарстан икътисад министры Артем Здунов.

Әлеге министрлык тарафыннан 2017-2019 елларга төзелгән социаль-икътисади фаразлар вәзгыятьнең якындагы елларда тотрыклы төс алуына ышаныч уята үзе. Россия валютасы долларга карата ныгыячак, сәнәгатьтә җитештерү темплары артачак, ә икътисадта тулаем алганда берникадәр үсеш күзәтелер дип көтелә.

Россия валютасы курсын 2017 елда 67 сум тирәсендә фаразлыйлар. 2019 елга инде ул 64 сумга калырга тиеш. Ел нәтиҗәләре буенча эчке төбәк продукты 1 триллион 929 миллиард  сум күләмендә фаразлана (динамика - 102,3 процент). 2017-2019 елларда 103,1-104,2 процентка үсеш көтелә. Киләсе елда уртача хезмәт хакы 4,7 процентка артачак.

Үткәрелгән социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, соңгы елларда Татарстан халкы, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә караганда, социаль яктан үзен яхшырак хис итә. Респондентларның 70 проценты вәзгыять начар түгел, яшәргә була, дип саный һәм бүгенге тормышын шактый уңай бәяли. Росиянең башка төбәкләрендә исә болай дип җавап бирүчеләр күпкә азрак.

Гөлнара Габдрахманова, социология фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге башлыгы:

– Биредә, әлбәттә, республикада алып барылган сәясәт, җитәкчеләребезнең позициясе зур роль уйный. Татарстанда халыкны берләштерү өчен зур тырышлык куела. Республикабызда гамәлгә ашырылган проектлар – Универсиада, инновацион башлангычлар, түрәләрнең милләтара, динара мөнәсәбәтләргә игътибары – кешеләрдә киләчәккә ышаныч уята. Республика җитәкчелеге дөрес юлда, өстенлекләр аңлаешлы – болар алдагы елда да сакланыр, дип уйлыйм. Шуңа да халыкның социаль тоемлавында үзгәрешләр булырга тиеш түгел. Кешеләр үзләрендә кризисны тоя. Әмма татарстанлыларда уңай хис-кичерешләр запасы шактый зур. Шуңа да халкыбыз әлеге катлаулы вәзгыятьне шактый тыныч кичерә. Ә менә гадәттән тыш хәлләр була калса – хезмәт хакын түләми башласалар, конфессияара яки динара низаглар туса, социаль кәеф кискен үзгәрергә мөмкин. Әмма әлегә моңа бернинди нигез күрмим. Бу хәлгә республикабызда беркайчан да юл куелмаячак.

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә дә, киләсе елда икътисади хәл хәзергедән дә начарланыр, дип уйларга сәбәпләр юк. 

– Илебездә икътисади вәзгыять яхшырыр дигән өметтә яшибез. Күптән түгел Россия һәм чит илләрнең нефть  компанияләре катнашында үзара килешү төзелде, аның нигезендә 2017 елның беренче яртыеллыгында «кара алтын» чыгару күләмен билгеле бер дәрәҗәдә саклау турында карар кабул ителде. Бу – нефть базарының тотрыклы төс алуына һәм «кара алтын» бәясенең үсүенә китерер, дип уйлыйм. Бүгенге көндә исә аның бәясе 60 долларга якынлашып килә. Минемчә, ул 55-60 доллар тирәсендә сакланыр. Шул рәвешле, бюджет үтәлеше дә яхшырыр дигән өмет туа. Гомумән алганда, кризисның иң начар якларын 2016 елда күрдек. Чит ил валюталарының долларга карата үсүе моннан соң дәвам итмәс, Россия акчасы үз позицияләрен ныгытыр дип уйлыйм, – ди Илгизәр Гайнетдинов.



Санкцияләргә килгәндә, күп кенә Европа илләре аларның кирәкмәгән, мәгънәсез әйбер икәненә төшенде инде. Икътисадчы фикеренчә, 2017 елда күп кенә илләр санкцияләрне озайтуга каршы чыгачак һәм икътисади багланышларны ныгыта башлаячак.

Сәясәттә исә вәзгыятьнең нинди юнәлештә үсеш алачагын фаразлау шактый кыен. Америка Кушма Штатларына яңа Президент сайланганнан соң ике арадагы киеренке мөнәсәбәтләр җайлануга таба йөз тотар дигән өмет белән яшибез.

Казан федераль университетының Фәлсәфә факультеты конфликтология кафедрасы мөдире, юридик фәннәр докторы, профессор Андрей Большаков сүзләренчә, Дональд Трамп тарафыннан вәгъдә ителгән башка илләр белән мөнәсәбәтләрнең җылынуы ни дәрәҗәдә тормышка ашырылачагын әйтүе кыен.

- Без сайлау кампаниясен күрдек, алда исә реаль тормыш көтә. Трампның күп кенә идеяләре тормышчан булмаска мөмкин. Безгә, россиялеләргә, Россия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрдә уңай үзгәрешләр башланыр һәм Америка башка илләрнең сәяси системаларына йогынты ясауны туктатыр, дип ышанырга гына кала. Әмма әлегә бу – өметләр генә. Безгә тышкы сәясәтне илкүләм ихтыяҗларны исәпкә алып гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк, – ди Андрей Большаков.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 26.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»