поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.11.2009 Милләт

ТӨРКИЯДӘ – ТАТАР АВАЗЫ

Анталия шәһәрендә төрки телле журналистлар өчен оештырылган уку-укыту семинарында Төркия дәүләт телевидение һәм радио компанияләренең (ТРТ) танылган мөгаллимнәреннән дәрес алу безгә бер яктан тәҗрибә тупларга ярдәм итсә, шул ук вакытта егерме алты илдән килгән хезмәттәшләребез белән үзара аралашу, әңгәмә кору да әлеге зур чараның төп максатларыннан берсе булып торды. Безгә, татарстанлыларга исә, Әнкарага барып, ТРТнең "Төркия авазы" радиосы белән танышу бәхете дә елмайды. 31 телдә тапшыру әзерләүче әлеге радиостанциядә татар телендә дә тапшырулар чыгып килә. Һәр халыкның үз студиясе, төрекләр әйтмешли, ирекле өстәлләре бар. "Төркия авазы"ның татар бүлегендә өч татар эшли. Бүлекне радио ачылганнан, ягъни 1998 елдан бирле Сәгыйть Хәйри җитәкли.

– Сәгыйть әфәнде, сезне "Төркия авазы" радиосында "карт бүре" дисәң дә, дөрес булыр. Дистә елдан артык биредә эшләү җиңел димәс идем. Иң әүвәл Татарстан егетенең нәкъ менә Төркияне сайлавын аңлатып китсәгез иде.

 

– 1991 елда Советлар Союзы таркалгач, төрки халыклар белән үзара аралашу мөмкинлеге туды. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган егетне, ягъни мине дә Төркиягә чакырдылар. Ул вакытта төрек телен белми идем, биредә өйрәндем. Аннан 1998 елның май аенда Әнкарада "Төркия авазы" радиосында татарча тапшыру ачтылар. Радио тәүге адымнарын атлаган вакыттан бирле мин биредә инде. Әйтергә кирәк, безнең татар бүлеге беренчеләрдән булып эшли башлады. Бары тик ноябрь аенда гына башка төрки телләрдә сөйләүче бүлекләр ачылды. Баштарак тапшырулар ярты сәгать иде, аннан соң бер сәгатькә күчте. Бик күп еллар шулай эшләдек әле. Бүген исә яңадан ярты сәгатьлек тапшыруга әйләнеп кайттык.

 

– Бер сәгатькә яңадан кайту мөмкинлеге юкмыни инде?

 

– Элек бүлектә күбрәк кеше эшли идек. Шәхси радио булса, әлеге мәсьәләне җиңелрәк хәл итәр идек. Әмма дәүләт радиостанцияләренең кануннары икенчерәк шул. Эшкә килгән журналистны кырык иләк аша уздыралар. Бу четерекле эш айлар буе дәвам итә. Әйтик, Татарстаннан үзебезгә хезмәткәр ала башласак, аның документлары Мәскәүгә җибәрелә. Аннан айлар буе җавап көтәргә, Төркия халыкара оешмаларының тикшерүе аша да узарга кирәк.

 

– Сезнең тыңлаучыларыгыз аз дип татар бүлеген ябу куркынычы юкмы?

 

– Минемчә, бу сорауга җавап бирү авыррак. Алда ни буласын беркем дә төгәл генә белми. Шуны әйтә алам: "Төркия авазы" радиостанциясендә телләр бүлеге зурая гына бара. Тиздән 31 телдә чыгып килүче радиога тагын ике – гагауз һәм япон телләрендә эшләүче тапшырулар өстәләчәк. "Төркия авазы" "Би-би-си" радиосы кебек эшләүне үзмаксат итеп куйган. Төрки телләр радиосының теләге үз йөзен булдыру, ә тыңлаучысы юк дип башка милләт халыкларының тапшыруларын ябып кую түгел.

 

– Димәк, "Татар авазы"ның гомере озын булачак...

 

– Тора-бара кыска дулкынны бетерергә мөмкин­нәр. Чөнки ул бик күп акча таләп итә. Хәер, бүген кыска дулкын заманы узып бара. Авылларда кызыксынучылар калгандыр, бәлки. Әмма аларның саны елдан-ел кими. Бүген Европа илләре күптән инде моны искелек калдыгы буларак кабул итә. Алар интернет һәм иярчен каналы аша радио тыңлауны хуп күрә. Урта Азиядәге кебек үсеш алмаган һәм һәрвакыт сугыш булган илләр исә кыска дулкында эшли.

 

– Тапшыруга хәбәрләр ничек сайлана? Татарча барыбер белмиләр дип, теләсә ни сөйләргә буламы? Әллә инде дәүләт карамагында булу үзеңне ниндидер бер кысада тотуны таләп итәме?

 

– Элек эшләү бик авыр иде. Сайлау мөмкинлеге юк. Көндәлек хәбәр килә. Яңалыкларның хәтта тәртибен дә үзгәртергә ярамый иде. Дәүләт җитәкчелегенә "Ак партия" килгәч, радио кануннары баштанаяк үзгәрде. Журналистларга ирек бирелде.Үзегез хәбәрне эзләп табучы, үзегез тапшыру өчен җаваплы, диделәр. Җаваплылык дигәннәре, син әйткән фикерең өчен имтихан тотачаксың дигән сүз инде ул. Биредә эшләүче журналистның һәрберсе моны яхшы белергә тиеш.

 

– Димәк, дәүләтнең ныклы күзәтүе астында түгелсез...

 

– Бер мисал китерәм. Күптән түгел ТРТ Израиль турында сериал күрсәтә башлады. Фильмның эчтәлеге яһүд хәрбиләренең Фәләстыйн балаларын үтерүләре хакында. Кино экранда күрсәтелә башлагач, Израиль җитәкчелеге Төркиянең Тышкы эшләр министрлыгына шелтә белдерде. Төркия җитәкчеләре исә, ТРТ үзидарәле матбугат оешмасы, без аңа каршы килә алмыйбыз, дип җавап кайтарган.

 

– Татар телле тапшырулар нинди юнәлешкә карап үсә? Белүемчә, хәбәр программалары белән генә чикләнеп калмыйсыз.

 

– Ярты сәгатьлек хәбәрләр тапшыруы һәр көн саен чыга. Һәрбер төрки халыкның үз җирле төбәгенә генә хас яңалыклары була. Бу хәбәрләрне үзебез сайлап алырга тырышабыз. Дөрес, Төркиядәге яңалыкларны да тапшырабыз. Ике атнага бер якшәмбе көнне "Татар дөньясы" дигән тапшыруыбыз эфирга чыга. Киләсе елдан һәр атна саен тапшырыла башлаячак. Җитәкчелеккә бу хакта хәбәр иттек инде.

 

– Әлеге тапшыру фәкать Төркиядә яшәүче татарлар хакында гына булачакмы?

 

– Юк, әлбәттә. Әңгәмәләр татар дөньясында танылган шәхесләр турында булачак. Биредә сүз әдәбиятта һәм сәнгать өлкәсендәге атаклы кешеләр хакында гына бармаячак. Әңгәмәдәш табиб та, татар җәмгыятендә әйдәп баручы, милләттәшләребез өчен көчен кызганмаган фидакарь зат та булырга мөмкин.

 

– Әнкара янында урнашкан татар авыллары белән элемтәгез бармы? Татар җәмгыятьләренең эшчәнлеге ни хәлдә?

 

– Бүген Искешәһәрдә татар җәмгыяте гөрләп тора. Аларның хәтта җыелышлар үткәрергә үз биналары да юк, арендага алганнар. Шуңа да карамастан, Төркиядә алардан да актив халык юк. Татарлар тормышына багышланган нинди чара үтсә, иң беренчеләрдән булып алар йөгереп килә. Искешәһәр татарларының үз сайты бар, Казан белән дә даими элемтәдә торалар. Үз көчләре белән мәктәпләрен төзекләндергәннәр, татарлар тормышына багышланган музей төзеп куйганнар. Җәмгыятьнең башлыгы Абдул Вахит кебек чая, эшчән кеше булса, татар диаспорасы татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә җанланып китәр иде. Дөрес, Истанбулда да Идел-Урал җәмгыяте, Тукай үзәкләре эшләп килә. Әмма Истанбул бик зур шәһәр, андагы татарларны бергә туплау бик тә кыен. Шуңа да карамастан, алар үз эшчәнлекләрен дәвам иттерәләр. Иң кыены – Әнкарада. Бер ка­расаң, рәсмиләштерелгән татар җәмгыяте дә, үз биналары да бар. Ә татарларны кузгатып җибәрерлек лидер юк. Яшь буын бик кызыксынмый. Алар инде татар мәдәниятеннән читләшә башлаган. Югыйсә Әнкарада милләттәшләребез шактый күп. Аларны уятасы иде бераз.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 227 | 11.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»