поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.12.2016 Хатлар

"Канлы үлән үлемнән алып калды"

Май башында дачага йөртүче рейс автобусын көтеп торганда, яныбызга кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, елтыр кара күзле, карап торышка 70 яшьләр тирәсендәге бер карчык килеп туктады. Кул арбасы тартып, җил-җил атлап килгәнгә, бит очлары яшь кызларныкыдай алсуланып чыккан, көләч йөзеннән нур балкыган әбекәй Бриллиант исемле икән.

Тумышы белән Актаныш төбәгенеке (ул якта татар колагына ят сәер исемнәрне куеп та карыйлар инде!) Автобусны бик озак көттек, ул арада сүзчән әбекәй үз башыннан кичкән гыйбрәтле хәлне сөйләп, шаккатырды.

— Сиксән яшем туларга өч кенә көн калды инде, — дип башлады ул сүзен. — Япа-ялгыз карчык мин. Картым мәрхүм. Ире ташлап чыгып киткәч, бердәнбер кызым эчеп әрәм булды. Оныгым Мәскәүдә университетта юристлыкка укый. Шул өмет йолдызыма аз булса да булышыйм дип, бакчамны һич кенә дә ташлыйсым килми әле. Хәрәкәттә — бәрәкәт бит. Бакчам гомеремне озайта, чирләргә ирек бирми. Сиңа сер итеп кенә сөйлим, моннан егерме ел элек үлә яздым, бик нык шешендем. Бавырым эштән чыгып, бөтен җиремә сары су тулган иде, врачлар яман чир таптылар. Операция ясарга соң инде, чирең азган, дүртенче стадиядә дип, Кремль астындагы больницадан кире бордылар. Кызыма: “Әниеңнең күп булса бер айлык гомере калган, көчле дарулардан өзмәгез, хәле начарайса, “Ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз, сызлануын баса торган наркотиклы укол салып китәрләр”, — дип әйткәннәр. Һай, ул көннәр... Аягыма басарга хәлем юк, ни ашасам да косам, су эчәм дә, су эчәм, чөнки бөтен эчем яна, гөберле бака кебек күбендем. Якыннарым кайгыра, тик булыша гына алмыйлар. Гомерем бетмәгәнгәдер инде, шул язда киявебез Дмитрий “Дальние сады”дан дача сатып алды. Ялга каршы өйдә үземне генә калдыра алмаганга күрә, мине дә үзләре белән бакчага алып барырга мәҗбүр булдылар. Кызым: “Әни, саф һава сулап, чәчәкләр иснәп кайтырсың, күңелең күтәрелер”, — диде. Килеп җиттек бакчага. Кияү, алмагач күләгәсенә палас җәеп, мине шунда күтәреп чыгарып утыртты. Бакча шау чәчәктә, көн аяз, дөнья ямьле, ә үзем кара кайгыда: соңгы сулышым киселергә күп калмаганлыгын чамалыйм... Чарасызлыктан күз яшьләрем акты. Нихәл итим, торып йөрергә хәлем булмагач, күзле бүкән кебек утырам шулай. Әйләнә-тирәмне каплап алган сап-сары чәчәкле биек үләндә бал кортлары безелдәшкәнне күзәтәм. Шул вакыт капкабыздан ак яулыклы, илле-илле биш яшьләр чамасындагы сөйкемле генә бер хатын керде. Балалары- ма бакчасын саткан элеккеге хуҗабикә Сәгъдәнә булып чыкты ул. Кызымнан рөхсәт сорап, әлеге сары чәчәкләрне кайчы белән кисеп, нәни кәрзиненә тутыра башлады.

— Гаеп итмәгез инде яме, бераз гына җыям, сезгә дә калдырам, — диде ул. — Мең төрле чирдән коткаручы хикмәтле канлы үлән бит бу. Чәчәк-сабакларын май аенда җыйсаң, аеруча файдалы. Аракыга салып төнәтеп, бик шифалы дару ясап куям мин аннан. Күптәннән ансыз тора алмыйм. Тешем сызлый башласа, уртым шешеп чыкса, шуның белән авыз чайкыйм. Берәр җиремә чуан чыкса, шуның төнәтмәсен ябам. Шешләрне бик әйбәт суыра ул. Бакчада эшләгәндә, кулым җәрәхәтләнсә, чи үләнне сыгып, суын ярага тамызам. Йод сыман яндырып ала да, киселгән җиреңнең төзәлгәнен сизми дә каласың. Аяк- куллардагы сөялләрне, тире астындагы зур төерләрне, тәннән кабарып торган миңнәрне дә бетерә ул. Моннан өч ел элек ирем Хәйретдиндә яман шеш тапканнар иде. Шушы даруны тамчылап эчертеп, аны ашказаны белән үңәчендәге шешеннән коткардым. Табибларга барып күренгәч, исләре китте. Чирнең эзе дә калмаган! Аллага шөкер, ирем хәзер исән-сау. Терелгәч, йөгереп кенә йөри. Балалар да, үзем дә сөенеп бетә алмыйбыз.

Бу хатынны шаккатып тыңладым. Аннан кызымнан шул дару үләнен җыеп, төнәтмә ясавын үтендем. Ничек эчәргә кирәклеген теге хатын өйрәтеп калдырды. Кырык көн эчкәч, тәнәфес ясап алдым. Агулы үлән башта костырды. Тик мин дәваланудан туктамадым. Аннан акрынлап аяк-кулларымдагы, корсагымдагы, битемдәге шешләрем кайта башлады. Эчемнең авыртуы басыла төште. Шешенгәч, әйтсәң, кеше ышанмас, гәүдәм 96 килога җиткән иде, ә сау чактагы авырлыгым симез сарык түшкәсеннән артык түгелдер, билләһи. Шешләрем беткәч, шыр сөяккә калдым, тирем буш капчык кебек салынып төште. Карачкыга әйләндем, почык борыным гына утырып калды, күзләр эчкә батты. Анысы шул кадәр генә, иң мөһиме — тоташ сызланудан туктадым. Акрынлап тамактан ризык үтә башлады. Эчкә бераз җылы керде, тырнак очы кадәр генә булса да, яшәүгә өмет уянды. “Әллә коточкыч яман чирне җиңеп чыгып киләм микән?” — дим. Бакчамдагы хикмәтле үлән вакытсыз үлемнән тәки алып калды бит мине! Янәдән аякка басармын, сиксәнгә җитәрмен дип кем уйлаган! Журналист икәнлегемне белгәч, әбекәй гыйбрәт өчен бу хакта язып чыгуымны үтенде. Дөнья куып, эш майтарып, эт урынына чаба торгач, очраклы юлдашымның гозерен онытып җибәргәнмен. Берүк гафу итә күр инде, Бриллиант әбекәй! Соң булса да уң булсын дип, бүген кулыма каләм алдым. Язарга керешкәнче медицина белешмәлекләрен, халык дәвачылары турындагы язмаларны, медицина энциклопедиясен актардым, Интернеттан кызыклы мәгълүматлар тупладым.

Канлы үләннән ясалган даруларның шифасы турында борынгы әби-бабаларыбыз да белгән, им-томчылар, халык дәвачылары аның судагы төнәтмәләре белән күптөрле чирләрне, аерып әйткәндә, тире авыруларын дәвалаган икән. Бүгенге көндә дә аны кулланучылар байтак. Чирләрне алдан кисәтү йөзеннән, шау чәчәкле сабакларын миллек пешекли торган ләгәндә төнәтеп, шуны мунча кергәндә аз-азлап кына юына торган суыңа катнаштырсаң яхшы. Шәхсән үзем, май кычытканы белән канлы үләнне урып, мунча чоланына көлтәләп асып киптерәм.

Мунча себеркесе бәйләгәндә, 1-2 сабагын миллеккә кыстырып калдырам. Бакчада эшләгәндә, кулым киселсә, корт чакса, черки тешләсә, шушы үлән сабагын сындырып, кызгылтсу сыекчасын ярага сөртәм. Оныгым Фәнил шуны сөртеп, кулындагы сөялен бетерде. Белгечләр фикеренчә, канлы үлән составында кеше организмында чирләр китереп чыгаручы микроорганизмнарны, зарарлы бактерияләрне юк итәргә сәләтле егермедән артык агулы матдә бар. Фармацевтлар аның төнәтмәсен папилломаларны, миңнәрне, сөялләрне юк итә торган “Папиллайт” даруын ясаганда куллана икән. Канлы үлән сыгынтысы бактерицид мазьларга кушыла, лейкопластырьларга сеңдерелә. Бу составны ялкынсынуга, көзән җыеруга каршы торучы, төрле шешләрне дәвалауда кулланылучы, кычынуны, авыртуны басучы, нервларны тынычлардыручы, үт суын һәм сидекне кудыручы, җәрәхәтләрне төзәтүче дарулар ясаганда катнаштыралар. Русларның канлы үләнне “чистотел” дип атавы очраклы хәл түгел. Ул зарарлы гөмбәчекләр китереп чыгарган тире авыруларын дәвалауда дерматологлар тарафыннан күптәннән киң кулланыла. Галимнәр аның яман шеш күзәнәкләре үсешен туктату, метастазлар таралуын йөгәнли алу үзлеген ачкан, шунлыктан онкология өлкәсендә куллана башлаганнар.

Канлы үләнне суда төнәтеп эчеп, спиртка салып дару ясап була икән.

Интернетта төнәтмә ясауның менә нинди рецептына юлыктым. Ярты литрлы пыяла банка яки шешә тулганчы яңа өзелгән яки киптерелгән канлы үләнне турап тутырырга һәм өстенә аракы коярга. Өстен томалап караңгы урынга куеп ике атна төнәткәннән соң, 150 мл үлән төнәтмәсенә 350 мл аракы өстәргә. Әзер даруны ашар алдыннан көнгә өч мәртәбә эчәргә тәкъдим ителә. Көчле агудан ясалганга, бу даруны бик саклык белән генә кулланырга кирәк. Нибары 1 тамчы тамызып эчә башларга, дозаны көн саен күбәйтә барып, 5 тамчыга җиткерергә, көнлек дозаны 15 тамчыдан арттырмаска кушылган. Әлеге даруны яман һәм гадәти шешләрне, ревматизмны, ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәтен, бавыр белән үт куыгын, колит, энтерит кебек эчәклек чирләрен дәвалау максатыннан эчәргә киңәш ителә. Аны эчкәч полиплар юкка чыга, ә иртәлекичле сөрткәндә сөялләр, кондиломалар, миңнәр кибеп кубып төшә, диелгән. Төрле дерматозлар, ирен чабырулар, хәтта псориаз кебек озакка сузылучан тире авыруы азынганда әлеге төнәтмә файда бирә, дип язылган. Халык дәвачылары теш уртлары ялкынсынуын бетерү өчен әлеге эликсирны куллана. Канлы үләннең судагы төнәтмәсе организм өчен зыянсызрак, ә нәтиҗәлелеге түбәнрәк санала. Шулай да, аның спирттагы көчле төнәтмәсен суда ясалганын куллангач чирдән котылып булмаган очракта гына (соңгы чиктә генә) эчәргә киңәш итәләр. Даруның теләсә-кайсысы бер җиреңне төзәтсә, икенче органыңа зыян салмый калмый шул. Башыңа бәла төшеп, яман чиргә тарысаң, көчле дарулар эчмичә терелеп булмый бит, шул исәптән, канлы үлән, түңдербаш кебек агулы үләннәрдән ясалганнарын да. Кадерле дусларым, бу мәкаләне укып чыккач, табиблар белән киңәшләшмичә, канлы үлән төнәтмәсе ясап, аны үз белдегегез бе лән эчә башламагыз тагын! Каш ясыйм дип, күз чыгара күрмәгез!
 


Марс АХУНОВ, Хәмидә ГАБДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.12.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»