поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
24.12.2016 Сәясәт

Минтимер Шәймиев: «Начар кеше түгелмен, ләкин ул кадәр яхшы да түгел...»

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев әлеге сүзләрне үзе турында язылган китапның кереш өлешендә әйткән. Ихластан үзеңә бәя бирү, даими рәвештә үсеш-үзгәрештә булу кешене тарихи шәхес дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкиндер. Шәймиев чоры, Шәймиев сәясәте дигән төшенчәләр бүген инде республика тормышында гына түгел, Россия күләмендә лаеклы урын алды.

«Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...»  сериясенең 120 еллык тарихы бар. Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге сериядә тарихта тирән эз калдырган шәхесләр тормышы, биографиясе бәян ителә. Татарстан белән бәйләп караганда, моңа кадәр бу сериядә Ибраһим Нуруллинның Тукай шәхесенә багышланган китабы гына басылып чыккан. Һәм менә икенчесе – Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган китап.

«Молодая гвардия» нәшрияты директоры Валентин Юркин сүзләренчә, Минтимер Шәймиев турындагы китап бары тик бер герой тормышын гына сурәтләп калмый. Бу басма – энциклопедия дә, дәреслек тә, тарихи документ та.

«Шуны әйтәсем килә: без – барыбыз да китапның автордашлары. Аралашу, тәнкыйть, кайвакыт әйтеп җибәрүләр, кисәтүләр булмаса, китап язылмас та иде. Суверенитет турында декларация кабул ителгән көннән башлап, без катлаулы юл үтәбез. Безне ничек кенә гаепләмәделәр. Шул ук вакытта без дәлилен дә таптык – дәүләт суверенитеты турында декларацияне беренче булып Россия кабул итте бит. Республиканың декларация кабул иткәннән соң да, катлаулы чорда да үсешен дәвам итүе күпләргә ошамады. Хәзер дә Рөстәм Миңнеханов шундый катлаулы шартларда  республикабызны алга алып бара», – ди Минтимер Шәймиев.

Валентин Юркин, «Молодая гвардия» нәшрияты генераль директоры:

– Минтимер Шәрипович бүген безнең алда бөтенләй башка сыйфатта – китап герое һәм автордаш буларак килеп баса. Аның фикерләве һәм карашы китапны язучының да абруен күтәрә. Китап сериядә аерым бер урынны били, ул ил тормышындагы кызыклы, мөһим чорларның колачлануы белән дә кыйммәтле. Тагын шунысы игътибарга лаек: ул вакыттагы вәзгыять турында Минтимер Шәймиев үзе сөйли. Шуңа күрә мин бу китапны энциклопедия, хакыйкый документ дип атыйм. Шәймиевтә үз-үзе белән горурлану, мактануның әсәре дә юк, ул үзгәртеп кору алымнарын, республика һәм Россияне коткару механизмын ачык итеп күрсәтеп бирә.

Рафаэль Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы:

– Мине Минтимер Шәймиевнең биографиясе белән гаҗәпләндерүе авыр. Ул процессларны үзем дә яхшы беләм, тик укый башлагач, минем өчен бик кызыклы китап булды бу, бик бирелеп укыдым. Без китапта республика тарихын Президент күзлегеннән генә түгел, башка шәхесләр аша да күрәбез. Бу - тарихчылар өчен чыннан да энциклопедия булган. Сез бу китабыгыз белән тарихчыларга эшне җиңеләйттегез. Китап уңышлы килеп чыккан – беренче Президентның тәрҗемәи хәлен генә түгел, соңгы чирек гасырда республика үткән юлны яктыртуы җәһәтеннән дә.

Индус Таһиров, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы:

– Бик зур хезмәт куйганнар, чөнки алар Минтимер Шәймиев белән эшләгән, аралашкан күпме кеше белән очрашкан. Андагы хатирәләр Минтимер Шәймиевнең тарихи процессларда уйнаган ролен тагын да көчәйтә. Шәймиев шәхесе тарихта зур урын били. Әмма мин аның күпме борчу, тетрәнүләр аша узганын билгеләп үтәр идем. Мөһим карарлар кабул ителгәндә, аңа пычак өстеннән диярлек йөрергә туры килде. Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне генә алыйк. Бу декларация – беренче Президентның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Катлаулы мизгелләр күп булды. Без хәзер генә китапларда референдум җайлы узды дип укыйбыз, ә бит ул вакытта татарлар 48 проценттан гына артык булып, аларның күбесе каршы да чыккан иде. Татарстан суверенитеты кирәкме-юкмы – шундый сорау куелган иде. Конституцион суд та булды, безгә янадылар да. Ельцин каршы тавыш бирергә кушкан иде. Аннан соң Шәймиев чыгыш ясады. Аңа ничек авыр булгандыр, йөрәге аша күпме хис-кичерешләр үткәрергә туры килгәндер. Ул суверенитетка «әйе» дип әйтерлек итеп чыгыш ясады.

Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры:

– Минем өчен бу китап – чын тарихи роман. Аны мәктәпләргә кертергә кирәк, ул мәктәп китапханәсе киштәләрендә булырга тиеш. Китапка минем хатирәләр кертелүе дә тетрәндерде. Минтимер Шәймиев Марсель Сәлимҗановны хөрмәт итә иде. 90нчы елларда безне ташласагыз, исән калган булыр идек микән? Ул вакытта театрлар буш иде, тамашачылар йөрмәде. Театрлар «янды». Шул катлаулы елларда ул безнең белән бергә булды, премьераларга йөрде. Без аякта басып калдык.

Нурсөя Шәйдуллина, Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе:

- Бу сериядә китап язу җаваплы, мактаулы, кызыклы эш булып чыкты. Сериядә алдан ук билгеле язу тәртибе бар – кешенең туган вакытыннан алып, бүгенгесенә кадәрге тормышын бәян итү. Вакыйгаларның хронологик тәртиптә баруы зарур. Сюжет билгеле кебек, тик гади генә итеп язып булмавын аңладык, һәм безнең бурыч кыенлашты, чөнки Татарстанның беренче Президенты шәхесе - искиткеч үзенчәлекле, гамәлләре - киң колачлы. Бер кешенең тормыш юлында республика, илнең әһәмиятле вакыйгалары тупланган булып чыкты. Шуңа күрә безгә Татарстан, Россия тарихын җентекләп өйрәнергә туры килде.


Минтимер Шәймиев, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе:

«Әгәр хакимияткә омтыласың икән, кешеләрне яратырга кирәк. Мин гел кабатлыйм: безгә беркемне дә Айдан ташламадылар. Без ничек бар, шундый. Хакимияткә какшаган нервылар белән бармыйлар, һәм моңа зарланырга кирәкми.  Җитәкчеләр беркайчан да артыгын ышандырырга тиеш түгел. Кешеләр сиңа ышаныч белдергән икән, аны акларга кирәк. Һәр сүз үлчәнгән булырга тиеш».

Белешмә:

Китапның авторлары: танылган журналист Игорь Цыбульский һәм Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе, Татарстанның атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре Нурсөя Шәйдуллина. 9 бүлектән торган китапны язуга 2 ел сарыф ителгән. Тиражы – 8000 данә, аны китап кибетләреннән сатып алырга мөмкин.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 24.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»