|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2016 Мәдәният
К.Тинчурин театры «Театраль Санта – 2017» флэшмобы эстафетасын кабул итте (ФОТО)Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан Дәүләт яшь тамашачылар театрыннан «Театраль Санта – 2017» флэшмобы эстафетасын кабул итеп алды. Кунакларны ишек төбендә үк ипи-тоз белән Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары каршылады. Яшь тамашачылар театры коллективы тинчуринлыларны якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрикләп, 17 әтәч конфет (киләсе 2017 ел символы) һәм әтәч формасындагы агач сувенир бүләк иттеләр. Аннары театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли җырлы-биюле әйлән-бәйлән уены оештырылды. К.Тинчурин театры коллективы да, үз чиратында, кунакларны Яңа ел белән котлады. Тинчуринлылар эстафетаны республика театрларының чираттагысына тапшырачак.
--- |
Иң күп укылган
|