поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.12.2016 Дин

Самарада бишенче мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үтте

17 декабрьдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда бишенче мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме гөрләп үтте. Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы уздырып килә торган Мәүлид бәйрәме күптән инде тулы заллар җыя.

Менә бу юлы да моңлы азан түбәтәй кигән абыйларны, ак яулыклы апаларны, балаларны тамаша залына чакырды. Ә барысы да тынгач, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Салават Хәлимуллин кунакларны “Әссәламүгаләйкүм” җыры белән сәламләде.

- Әссәламүгаләйкүм - тынычлык, иминлек телим дигәнне аңлата, - дип башлады сүзен өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин. - Без, төрле милләт кешеләре, бер Җир шарында яшибез һәм бер-беребезне хөрмәт итәргә тиешбез. Бүген дөньяда ислам динен хурлаучы коточкыч вакыйгалар булып тора, ә без үзебезнең игелекле эшләребез белән динебезнең тынычлык дине булуын расларга тырышабыз.

Мөфти Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен зурлап үткәреп килүче региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына рәхмәтләрен җиткерде. Бу оешманың президенты Фәхретдин Канюкаев та сәхнәгә күтәрелеп,  дин кардәшләребезне Мәүлид бәйрәме белән котлады һәм Бө¬тендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җибәргән бүләкләрне тапшыруга кереште. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин - "Татар халкы алдындагы олы хезмәтләре өчен" медале, Камышлы районы Яңа Усман мәчете имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Кәлимуллин һәм Иске Ярмәк авылы мөәзине Ризван Яруллин Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәмне алып баручы Идеал Галәүтдинов  Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның да күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан “Данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүе турында хәбәр итте. Халык бу яңалыкны  алкышлар белән каршы алды.

Идеал Муса улы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме турында кыскача сөйләп, ислам динебез тарихындагы ролен билгеләп үтте, ә “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов рәсүлебез турында хәдисләр сөйләде.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә чакырылган мөхтәрәм кунаклар да бүләкләр белән килгәннәр иде. Өлкә администрациясе җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова губернатор Николай Меркушкинның сәламнәрен җиткерде һәм иҗтимагый әһәмияткә ия чараларны үткәрү, халыкка дини-әхлаки тәрбия бирү һәм халыкара дуслыкны ныгыту өлкәләрендә эшләгән Җәүдәт Шәраповка, Сания Мингачевага, Әлфия Морзакаевага, Гөлфия Яһудинага һәм Минһаҗәр Сәяховага губернаторның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Самара шәһәре администрациясендә милли-мәдәни үзәкләр эше бүлеге җитәкчесе Дмитрий Долганов исә шәһәр башлыгы Олег Фурсовның тәбрикләү хатын укыды. Самараның Промышленный районы башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов та дин кардәшләребезне бәйрәм белән котлады. Алар арасында генерал-майор Линар Нигъмәтҗанов та бар иде.

Бер генә милли һәм дини чара да Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларыннан башка үтми. Менә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме дә аларның чыгышы белән бизәлде,  Фәхретдин Канюкаевның кызы  - нәни йолдызчык Әминә Канюкаеваның җырлавы да бәйрәм концертына ямь өстәде. Тамашачылар балаларны, тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары, хореограф Инзилә Гыйззәтуллинаны һәм музыкант Әлфия Гыйниятуллинаны алкышларга күмделәр. Ә “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов бу көнне тамашачыларга  шатлыклы хәбәр җиткерде:
- Өлкә хөкүмәте шәһәребезнең татар мәктәбен киңәйтү өчен тагын бер бина бирде. Аңа ремонт ясап, гамәлгә кертү  өчен 50 миллион сум акча да вәгъдә итте. Ә менә проект сметасын үз көчебез белән ясап хөкүмәткә тапшырырга тиешбез. Моңа 3 миллион сум акча кирәк. Әлбәттә, мәктәпнең ул кадәр акчасы юк һәм без халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ярдәм итүчеләр булса, бик шат булыр идек. Тамчыдан күл җыела бит. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итсә, акча, һичшиксез, җыелыр һәм “Яктылык” мәктәбе киңәеп, укучыларны күбрәк кабул итәр иде, - диде ул.

Казанның Ильяс Халиков җитәкчелегендәге “Мөнбәр” татар дини театры, Төмән шәһәреннән махсус килгән җырчы, фольклорчы Луиза ханым Ильясова һәм Дагестан республикасының Диния нәзарәте вәкилләре быелгы Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен тагын да үзенчәлеклерәк иттеләр.
Театр “Аклыкка илтсен юллар” дип аталган спектакльдән өзек тәкъдим итте. Шәһәр буйлап авылдан килгән бер әби бара. “Бу халык кая агыла соң? Бер-берсен күрми, этә-төртә, үз дөньяларына чумган кешеләр нәрсә артыннан шул кадәр ашыгып чабалар? Нигә мине берсе дә күрми? Нигә берсе дә исәнләшми?” - дип аптырый ул. Авыл тормышы бөтенләй башка, барысы да бер гаилә кебек яшиләр. Шәһәр урамы тулы халык булса да, карчык  - ялгыз. Караңгы сәхнәдәге әбине прожектор уты белән аерып алып, режиссер бу хисне бик әйбәт күрсәтә алган.
Ә сәхнәдә инде икенче күренеш - авыл йорты. Аның хуҗасы - авылда калган бердәнбер кеше...

- Бар да китеп бетте... Яхшы тормыш эзләп, калага күченделәр... Ә коеның суын чыгарып торырга кирәк, шунсыз кибә ул, - дип сөйләнә-сөйләнә, бабай сиртмәле коедан су ала. Машинасы ватылып, шушы авылда ярдәм көтеп ятучы егетне дә ул авылга кайтып яшәргә үгетли, тамырларының кайдан булуын онытмаска өнди. Әти-әнисе табып биргән малга риза булып, ваемсыз тормыш алып баручы егеткә бу бер дә кызык түгел. Ул бабай белән дә, телефоннан әтисе белән дә бик дорфа сөйләшә. “Әти-әниеңне хөрмәт итмәгән өчен Аллаһы Тәгалә җәза бирер үзеңә”, - дип кисәткәч тә, ул шаркылдап көлә генә. Ә җәза көттерми, малаена ярдәмгә ашыккан ата юл һәлакәтенә эләгә. Егетнең гайрәте, “текә” холкы шунда ук юкка чыга. Ул бабайдан: “Догалар укы, Аллаһы Тәгаләдән әтиемнең исән калуын сора инде”, - дип үтенә. Бу күренешләр Ильяс Халиков башкаруындагы дини җырлар белән үрелеп, тамашаны тирән эчтәлекле итә. Туган җирне яратырга, әти-әнине хөрмәт итәргә, кешелекле була белергә, Аллаһы Тәгаләгә ышанырга өндәгән бу спектакльне самаралыларның күбесе  күз яшьләре аша карадылар.

Луиза ханым Ильясованы да (рәсемдә) халык сәхнәдән тиз генә җибәрмәде. Аның башкаруындагы “Йә, рәсүлем”, “Кунаклык бәяне” мөнәҗәтләре, “Җиде кыз” бәете алкышларга күмелде. Себер татарлары диалектында башкарылган “Чияле тау” җырын да үз иттеләр. Ә бәйрәмнән соң артистлар бүлмәсе янында чират тезелде. Халык Луиза Рәис кызы авылдан-авылга йөреп җыйган һәм ноталары белән бастырып чыгарган бик затлы “Себер татарларының җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре” китабын һәм дискларын сатып алырга ашыкты. Һәрберсе аңа һәм Ильяс Халиковның дини театрына кат-кат рәхмәтләр әйттеләр.

- Уфада узган татар тарихчылары җыенына баргач, Луиза ханымның шушы китабын алып кайткан идем. Хәзер ул кулдан-кулга йөри, - дип сөйләде Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.
- Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен шундый дәрәҗәдә оештырган өчен Фәхретдин әфәнде Канюкаевка һәм ул җитәкләгән региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына, улым укыган “Яктылык” мәктәбе укучыларын, әти-әниләрен шушындый бәйрәмнәрдә катнашырга өндәп, ислам дине культурасы белән таныштырган, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовка зур рәхмәт, - дип канәгатьлек белдерде Гөлгенә Сәлахова. - Сабыйлар вәгазьләрне, хәдисләрне бик аңлап бетермәскә дә мөмкин, ә менә “Мөнбәр” татар дини театры тамашасын алар кызыксынып карадылар һәм гыйбрәт алдылар. Гаиләдә, мәктәптә һәм шундый чараларда әхлакый тәрбия алган балаларыбызның юллары аклыкка илтсен иде.

Винер НУРМӨХӘММӘТОВ фотосурәтләре.


Фәхретдин КАНЮКАЕВ (сулдан уңга) һәм  мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН.


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.12.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»