23.12.2016 Мәдәният
Динара Әмирова: “Оскар Усмановны чал чәчле, олы яшьтә дип күзаллый идем” (ИНТЕРВЬЮ)
Ир-ат җырчылар арасында җитди һөнәрдәге төп эшен иҗат белән бергә алып баручы артистлар байтак. Ә хатын-кыз җырчылар арасында, әйтик, юл төзелешендә эшләүче башкаручылар бик сирәк. Ләкин алар бар. Динара Әмирова Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлап, төп эше белән җыр сәнгатен бергәләп алып бара. Автомобиль юлларын салучы җырчы кыз бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә эшли һәм иҗат итә.
— Белгечлегең музыка өлкәсеннән читтә булса да иҗатка тартылгансың. Киләчәктә үзеңне кайсы юнәлештә күрәсең?
— Белгечлегем буенча мин – инженер, без юллар салабыз, тик җыр минем һәрвакыт күңелемдә. Балачактан ук вакытымны нәрсәдер өйрәнүгә, яңа шөгыльләр табуга багышлый идем. Бию, синтезаторда уйнарга өйрәнү курслары, күнне матурлап эшкәртергә өйрәндем, хәтта бәйләү буенча түгәрәккә йөрдем, ләкин җырлау гел беренче урында булды. 2 ел буе вокал белән шөгыльләндем. Билгеле, киләчәкне алдан әйтеп булмый. Бүгенге көндә мин төзелеш өлкәсендә эшләп параллель рәвештә иҗат итәм. Бәлки, чыннан да сәнгать белән ныклап шөгыльләнә башлыйсым да киләдер. Яхшы эш яраткан шөгылең булырга тиеш диләрме әле.
— Вокал буенча махсус шөгыльләнәсеңме?
— Һаман бу эшкә кул җитми димме соң… Теләк бар, тик профессиональ вокал укытучысы белән шөгыльләнмим әлегә. Алга таба алынырга исәп бар.
— Оскар Усманов белән сез иҗади дуслармы? Башкару осталыгын үстерүдә ул үз өлешен кертәме?
— Кечкенә чакта мин һәрбер җәйне әти-әниемнең туган ягында – Бардада уздыра идем. Ул вакытта DVD-плеер чыкан вакыт, аны кушып, көнозын караокега татарча җырлаган чакта, беренче тапкыр экранда Оскар Усманов исемен күрдем дә инде. Бары аның гына җырларын башкардым, шул чакта ук Оскар Усмановка, аның искиткеч иҗатына карата хөрмәт туды. Ул вакытта социаль челтәрләр алай ук киң колач җәймәгән, шуңа да мин аны чал чәчле, олы яшьтәге абый буларак күз алдыма китерә идем. Казанга укырга килгәч, бәхетемә, аның белән танышырга мөмкинлек чыкты. Аның “бабай” түгел икәнен күргәч, бик нык гаҗәпләндем. Без, чыннан да, бик дуслаштык. Оскар Усманов бик ачык, эчкерсез, әйткән сүзендә тора торган чын иҗат кешесе. Минем, дөресен әйткәндә, җыр яздырырга уемда да юк иде. Әйе, киләчәктә булыр әле дип хыялландым, тик андый максат куймаган идем. Берни уйламыйча, миңа музыка ничек туганы, көйне ничек язганнары кызык дип әйтеп куюга, Оскар озак уйламыйча аның студиясендә җыелырга тәкъдим итеп: “Шигырьне дә алырга онытма”, — диде. Иптәш кызым Миләүшәгә: “Утыр, шигырь язарга кирәк! Оскар Усмановка җыр яздырырга барабыз”, — дип әйттем. Ул аптырап калды, чөнки моңарчы бөтенләй дә шигырь язып караганы юк иде, тик мин аның сәләте барлыгын сиздем. Берничә минут эчендә ул “Синең күзләр мине сихерләде” җырына сүзләрне иҗат итте. Шулай тәүге җырны көтмәгәндә яздырдык та. Без Оскар белән дуслар гына түгел, ә иҗади дуслар да. Ул миңа юнәлеш биреп тора, бу өлкәдә беренче киңәшне дә аннан сорыйм.
— Татар эстрадасына күтәрелер өчен яшь җырчы буларак беренче чиратта нәрсә кирәк? Үзең нинди каршылыклар белән очраштың?
— Беренче чиратта, үз алдыңа максат куярга кирәк. Шулай ук түземлек, хезмәт сөючәнлек таләп ителә. Җырчы халыкны тоярга тиеш. Яшереп тормыйм, финанс яктан да бик көчле терәк кирәк. Каршылыкларга әлегә очраганым юк, чөнки иҗатым яңа башлана гына, тик аларсыз бер эштә дә булмый инде ул.
— Син актив җанатармы?
— Мин актив ял яклы. Төрле чараларда еш катнашырга тырышам. Спорт ярышларын да рәхәтләнеп карыйм.
— Тамашачы каршына чыгу алдыннан дулкынлану, бәлки, курку хисе дә була торып, ни өчен күп кешене сәхнә тарта?
— Сәхнә артында борчылып, дулкынланганнан соң, тамашачы алдына чыгып, алар белән бер дулкында булуны тоя алуда һәм бер сулышта үзеңнең чыгышыңны тәкъдим итүдә бар кызыгы да инде. Моннан бик зур ләззәт аласың, иҗат итүнең бар мәгънәсе дә шунда. Димәк, сәхнә әлеге хискә тартылган кешеләрне җәлеп итә, бу үзенә күрә адреналин. Шуңа күпчелек үзләрен артист буларак сынап карарга ашкына.
— Синеңчә, эстрадада җырчылар, чыннан да, күпме? Барысы да конкуренциягә түзә аламы?
— Минемчә, җырчылар күп. Элек җырчыларны бармак белән генә санап булган, хәзер исә конкуренция дә бик көчле. Тик барыбер синең иҗатыңны, җырларыңны яраткан, артист буларак сине хөрмәт иткән һәм шулай яңа этәргеч, илһам биргән тамашачыңны тапсаң, теләсә нинди конкуренцияне дә җиңеп була.
— Яшь артистлар сәхнәгә беренче адымнарны, гадәттә, танылган җырчылар төркемендә ясыйлар. Синең кем белән эшләп карыйсың килер иде?
— Elvin Grey (көлә). Ул бик зур молодец һәм аның җырларын тыңларга мин бик яратам. Аның ретро җырларга заманча, матур итеп икенче сулыш өрүе бигрәк тә хөрмәткә лаек. Шулай ук Ландыш Нигъмәтҗанова иҗаты бик ошый, аның ачык күңелле, яхшы кеше икәне йөзендә язылган. Фирдүс Тямаев белән дә эшләп карар идем. Никадәр генә тәнкыйтьләсәләр дә аның шаянлыгы, гадилеге, тырышлыгы халык күңелен яулады.
Үземнең иҗатыма килгәндә, Алла бирса, клип төшерү турында уйлар бар.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 23.12.2016