поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.12.2016 Мәдәният

Алмаз Ибраһимов: “Җырчылар талантларын сынап карар өчен зур сәхнәгә омтыла” (ИНТЕРВЬЮ)

Алмаз Ибраһимов Түбән Кама шәһәрендә иҗат итүче чын татар милли моңнарын үзенең җырлары аша халыкка җиткерүче башкаручы. Киң колач җәеп һәркем дә эстрадага күтәрелә алмый, әлбәттә. Тик күңелендәге моңнарны, хис-тойгыларны җырлар аша тыңлаучы йөрәгенә җиткерергә тырышкан башкаручыларны халык матур бизәлгән сәхнәдә, ялтыравык күлмәк кигән күп кенә җырчылардан өстен күрә шикелле.

Хәер, бүгенге көндә күпчелек исемле артистларның да концертларда зал җыя алмавы моның бер дәлиле булып тора. Шуңа күңел үзешчән җырчыларга, һәвәскәр башкаручыларга тартыладыр да. Алмаз Ибраһимовның иҗатында да нәкъ шундый эчкерсезлек бар. Алмаз үзе исә яңа гына тыңлаучыларга  “Уйна татар гармуны”  җырын тәкъдим итте.

— “Уйна татар гармуны”  җырына милли көйләрне саклау мәгънәсе салдыңмы? Әлеге җыр репертуарыңа ничек керде?
— Репертуарга җыр сайлаганда мин шигырьнең мәгънәле булуына, эчтәлегенә, фикер байлыгына аеруча нык игътибар итәм. Венер Фәттахов шигыре милли хисле булуы белән җәлеп итте. Җырның көен дустым Руслан Әмиров язды, әлбәттә, милли төсмер бирүдә мин дә булдыра алганча үз өлешемне керттем. Җырга бәя бирүчеләр, аның уңышлымы икәнлеген ачыклау, анысы, әлбәттә, тыңлаучылар, милли көйләрне яратучылар хөкемендә.
— Җыр бәйгеләрендә катнашып торасың, иҗади яктан үсәргә алар мөмкинлекләр тудырамы?
— Комплекс күләмендә ел саен үткәрелүче җыр бәйгесе – эшләүче яшьләр фестивале – берничә баскычтан торучы үтә җитди чара. Һәр ел репертуар яңартыла, милли төсмерләр белән баетыла. Үз аудиторияң барлыкка килә, алар синнән ниндирәк яңгыраштагы җырлар көтүен тоемлыйсың. Жюри, әлбәттә, үз эшләренең осталарыннан тора. Һәр хәрәкәтең, җырны башкару осталыгың, тавышыңны куя белү бәяләнә. Менә шушы факторлар барысы бергә иҗатыңның алга таба үсүенә, тулылануына этәргеч бирә, яңа үрләр яуларга канатландыра.
—  Иҗатны шөгыль буларак кына кабул итәм дисең, әмма зур сәхнәгә күтәрелергә дә теләк бардыр?
— Милли көйләрне башкару, халык күңеленә түкми-чәчми җиткерү, әлбәттә, зур хезмәткә бәйле югары башкару осталыгын сорый. Әйтем ничек әле: генерал булырга хылланмаган солдат солдат мени, диләрме? Хыял,әлбәттә, бар инде ул.
— Җырларны үзең кайчан яздыра башладың?
— Инде әйтеп үткәнемчә, дустым, үзешчән җырчы, җырлар авторы Руслан Әмиров белән 2013 елдан уңышлы гына эшләп киләбез.
—  Иҗатка тартылу әти-әнидән килдеме? Гаиләң белән дә таныштырып китсәң иде.
— Үзем быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Түбән Кама шәһәреннән. Ул шулкадәр гүзәл – яздан ук аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелә. Шундый матур калада тууыма бик шатмын. Биредә балалар бакчасына йөрдем, урта мәктәпне, һөнәр училищесын тәмамладым. Әтием ярларга тулышып аккан чал Зәй елгасы буена урнашкан искиткеч табигатьле Каенлы авылыннан. Балачак, үсмер вакытлар шушында гомер итүче әби-бабайлар янында, хуш исле печәнле болыннарда атлар утлатып, тауларында җиләк җыеп, мул сулы елгада сулар коенып иркен табигать кочагында үтте.
Әнием Зур Кавал авылыннан. Әниемнең җырга һәвәслеген шуннан күрәм мин. Әйе, әнием моңлы татар җырларын бар нечкәлекләре белән шулкадәр оста башкара! Милли җырларны тыңлап үскәнгәдер инде, үземне хәтерләгәннән бирле әниемә кушылып җырлый идем. Ул татар җырларын башкару буенча берничә баскычтан тора һәм җырчыларның, коллективларның башкару осталыгы искиткеч югары була иде.
Бүгенге көндә хәләл җефетем белән кыз үстерәбез. Мин татар җырларын сузганда минем алтыным да кушыла.
— Төп эшең кайсы юнәлештә?
— Нефть эшкәртү өлкәсендә эшлим. Буш вакытларымда аудио-, видео системаларындагы яңалыклар белән танышып барырга тырышам.
— Иҗатка бүгенге көндә һәркем тартыла башлады. Әлеге мөмкинлекләр танылу өчен эшләнеләме? Исемне таныту кирәк дип саныйсыңмы?
— Сез инде җырлаучылар күп, җырчылар гына аз дип әйтергә телисездер. Әгәр кеше үзендә талант барлыгын тойса, ник сынап карамаска? Күкрәгеңнән ташып чыккан моңны ник халыкка җиткермәскә? Җырчыларның күпчелеге нәкъ менә шуның өчен зур сәхнәгә күтәрелә дип уйлыйм мин. Син башкарган җырларны халык яратып кабул итсә, тавышыңны радио һәм телевидениедә танысалар, бу бәхет түгелме?!
—  Тыңлаучыларның негатив фикерләре белән очрашканың булдымы?
— Йөргән таш шомарган кебек, җырчы да җырлый-җырлый үз эшенең остасына әверелә дип уйлыйм. Иҗатны дөрес, милли юлдан үстерү өлкәсендә төпле киңәш бирүчеләр булды һәм бар, рәхмәт аларга, ә негатив фикерләргә әлегә юлыкканым юк. Тыңлаучыларымнан бары җылы сүзләр генә ишетәм.
— Татар эстрадасында үзешчәннәр күп уңышка ирешә. Музыкаль белемне җырчыга кирәкле төп шарт итеп күрәсеңме?
— Ходай Тәгаләдән бирелгән талант үстерүгә, баетылуга мохтаҗ. Җыр өлкәсендә музыкаль белемнең зур роль уйнавы һәр җырчыга ике икең дүрт кебек инде ул. Милли көйнең барлык нечкәлекләренә төшенүдә, ачуда, халыкка илтеп җиткерүдә музыкаль белем үтә кирәкле ачкыч, тиңсез корал дип уйлыйм.
— Кайсы юнәлештә алга таба эшләргә телисең?
— Халкыбызның милли көйләрен татар эстрадасы аша киң аудиториягә җиткерәсе иде. Руслан Әмиров белән хезмәттәшлекне шул юнәлештә алып барабыз. Форсаттан файдаланып, татар милли музыкасын сөючеләрне,тыңлаучыларны, якынлашып килүче Яңа Ел белән тәбриклим.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 23.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»