|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2016 Шоу-бизнес
Разил Вәлиев: “Үзгәреп һәм җырлап яшик Миңнеханов чорында!”Бу юлы “Татар җыры” фестивалендә 26 чыгыш карадык. Концерт Алинә Сафина белән башланды, Элвин Грей белән бетте. Күпләр өчен бу исемнәр бернәрсә дә сөйләми. Хәер, халык белмәгән җырчылар, а-ля Лепс, а-ля Цойлар шактый булды концертта. Шулай итеп унҗиденче фестиваль үзенең иң яхшы коммерцияле проект икәнен күрсәтте. Монда татарның вип шәхесләре, каймагы җыелган иде. Тусовка форматын алган бу чара. Ә без аннан татар җыры нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзлибез. Фестивальгә санаулы көннәр кала, интернетка, “Татар җыры”на Президент килә, дигән хәбәр чыкты. Ул чыннан да килде һәм беренче бүлекне тулысынча карады. Ошадымы аңа бу концерт, юкмы – билгесез, Рөстәм Миңнеханов фикере белән уртаклашмады. Вип урыннар кайбер чыгышларда аеруча җанланды. Бигрәк тә Фирдүс Тямаевның “Мужики, сез минем беләнме?”, “Мишәрләр, без бергә!” дип кыздыруы бушка булмады. Президентка әледән-әле үз фикерен әйтеп торган ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева Тямаев чыгыш ясаганда рәхәтләнеп биеп утырды. Бу җырчы турында төрле фикер йөри. Ул үзе дә, мин җырчы түгел, автор-башкаручы, дип тавыш мөмкинлекләрен аек бәяли торган егет. Бәлки ул шушы ихласлыгы белән дә үз тамашачысын тапкандыр әле. Аның чыгышын тыңлаганда Кулаткыда (Ульян өлкәсе) узган Бөтенроссия авыл Сабантуе да искә төште. Фирдүс Тямаев Норлат районы сәхнәсендә чыгыш ясаган иде. Халык нәкъ менә Нурлат сәхнәсе тирәсендә иң күбе булды да, Татарстан артистлары әзерләгән концертны ачылыш тантанасыннан соң караучы булмады диярлек. “Татар җыры” бер типтагы җырлар белән күңелне кайтарды. “Йөрәгем яна”, “Мәхәббәткә юк ара”, “Сөйлә сереңне”, “Балан ачы” – мөгаен без челтерәп аккан саф сулы чишмә буеннан һәм ачы балан тирәсеннән тагын 25 ел китә алмабыздыр әле. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин залда күренмәде, бу юлларны язганда телефоннан элемтәгә кереп хәлләрен белештек. “Андый бәягә билет сатып алып барып булмый, аннан соң бер үк авторлар, бер үк төрле җырлар – суындым мин җыр сәнгатенә”, – диде ул. Күрәсең, “Барс медиа”ның үз авторлары бардыр. Исеме еш яңгыраган автор Зифа Нагаева булды, аннан Анна Попова. Анна Попова “Просто молоко” ширкәтендә матбугат хезмәткәре бугай...
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|