|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2016 Бәйрәм
Әтәч елын ничек каршы алырга? Нинди төсләргә өстенлек бирергә? Ниләр әзерләргә? (ФОТО)Яңа ел төненә 12 көн калып бара. Күпләр инде нәрсә әзерләргә, нәрсә кияргә дигән сорауларга җавап эзли башлагандыр. Сезгә ярдәмгә килсен өчен, без барлык сорауларга да җавап әзерләдек. Нинди ризыклар әзерләргә?
Әтәч елын каршы алу өчен иң кулай төсләр гаммасы — алтынсу-кызыл. Хатын-кызларга декольте һәм үтәкүренмәле тукымалардан сакланырга киңәш ителә. Алар нәзәкатле Әтәчне өркетергә мөмкин ди. Хатын-кызның Яңа ел образы кызыл, сары, алтынсу төстәге коктейль күлмәктән һәм биек үкчәле туфлидән торса яхшы булачак. Алтын яисә алтынга тартым итеп эшләнгән бизәнү эшләнмәләре куллану киңәш ителә. Ир-атларга рәсми котсюм-чалбар киюдән баш тартырга кирәк. Аның образы гадәти дә, шул ук вакытта купшы да күренсә яхшы. Өй киеменнән яңа ел каршылауны Әтәч ошатмый ди. Дуслар, ни булса да, Яңа елны күтәренке кәеф белән каршы алыгыз! Якыннарыгызны, дусларыгызны бүләкләрдән тыш, наз-ярату, игътибар белән сөендерегез! Чыганак: baltasi.ru.
--- |
Иң күп укылган
|