поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.12.2016 Матбугат

Әгерҗе районында яңалыклар "фанаты" 11 мең сумга газета-журналларга язылып кайткан

Артистлар тамашачыга бәйле булган кебек, без – журналистлар да укучыларыбыз белән ныклы бәйләнештә. Редакция коллективлары никадәр тырышып эшләмәсен, аларны укучы булмаса, эшләре бәяләнми кала, киләчәкләре дә юк, дигән сүз. Соңгы елларда безнең халыкка «газета-журналлардан бизү» диагнозы куелды. Шәһәрдә генә түгел, авылда да газета алдыручылар саны бармак белән санарлык.

Элек хат ташучы газета-журналлар күп булганлыктан, һәр урамга аерым почта өләшсә, хәзер сумкасында җилләр уйный. Әмма  вакытлы матбугат укымау модасы яшәгән көннәрдә дә, газета-журналларның чын фанатлары бар икән! Мәсәлән, Әгерҗе районы Тирсә авылында яшәүче Фирдания апа Төхвәтуллина. «Почтага барып, 11 700 сумлык газета-журналга язылып кайттым», – дип шаккатырды ул.

Гадәттә, вакытлы матбугат белән укытучы, мәктәп директорлары, җитәкче кешеләр кызыксына. Ә Фирдания ханым бүген лаеклы ялда. Дөрес, 32 ел «Сельхозтехника» берләшмәсендә хисапчы булып хезмәт куйган ул. Тик гаиләсенә бәхетсезлек йөге ишелеп төшеп, 50 яшьтә эштән туктарга мәҗбүр була.

– 20 яшьлек улым Илназ юл һаләкәтенә очрады. Әлмәт физкультура көллиятен тәмамлап, бер генә ел укытучы булып эшләргә өлгергән иде. Дусты белән мотоциклда барганда, дамба астына тәгәриләр. Улымның умыртка баганасы юл читендә яткан зур көпчәккә бәрелеп сына. Көчле булды үзе, аякка басты. Бер аягын сөйрәп булса да хәрәкәтләнә башлады. Биш ел шулай азапланды. Шуннан соң табиблар: «Егылса, бөтенләй тора алмаячак», – дип, умыртка баганасының дүртенче дискын титанга алыштырдылар. Әмма шул вакытта нерв җепселе өзелеп калган. Менә 15 елдан бирле улым урын өстендә ята. Күкрәктән аскы өлешен сизми. Борыла да алмый. Ике сәгать саен борып яткырабыз. Төнге 12гә кадәр әтисе кизү тора, аннан соң мин, – дип кайгысы белән уртаклашты Фирдания ханым. – Хастаханәдә гел ятып торгач, тәне чиләнеп беткән иде.  Пролеженьнары белән дә озак көрәштек.

Улының газапларын киметергә теләп, үзе мазь ясарга да өйрәнә көчле рухлы ханым. Балавыз, зәйтүн мае, мумье, канифоль кушып, «су ваннасы»нда кайната. Әлеге крем теләсә нинди авыруны дәваларга сәләтле икән. Хәтта пешкән урынга вакытында сөртсәң, иртәнгә кызаруы да сизелми хәтта.

Шундый язмыш сынауларына дучар булса да, бернидән зарланмый, дөньядан тәм табып яши Фирдания ханым. Әнә бит, хәлебез авыр, акча җитми, дип зарланмый, 33 (!) төрле газета-журналга язылып куйган ул.



– Ирем дә, мин дә газеталарны электән яратып укыйбыз, – ди Фирдания апа. – Менә хәзер улыбыз да көтеп ала аны. Газета килгән көн бәйрәм инде безгә. Җомга көнне почта тартмасыннан берьюлы сигез газета (!) алып керәбез.  Маллар асрыйбыз, улыма да гел күз-колак булырга кирәк. Шуңа күрә көндез газета укып утырырга әллә ни вакыт юк. Кичне зарыгып көтәм инде. Ниндидер бер сөенечем бар кебек, ятар алдыннан газеталар укыйм. Ирем сканвордларны үз итә. Газетаны кем иң беренче эләктерә, анысы да бар бит әле. «Ирек мәйданы» белән «Акчарлак»ның бер юлын калдырмыйча,  чиратлап укыйбыз.

Фирдания ханым алдыра торган газета-журналларның исемнәрен санап бетерү мөмкин түгел. «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан», «Казан утлары», «Юлдаш», «Сканвордлар», «Сердәш», «Адашкан мәхәббәт», «Әгерҗе хәбәрләре», «Гаилә учагы»... Серләр уртаклаша торган тагын әллә ничә басма. Шуның өстенә оныкларына балалар журналлары яздырып та Кыш бабай бүләге ясаган ул.

– Кайберәүләр бер газетага язылырга да коты очып тора. Акча юклыкка гына түгел, вакыт тарлыгына да сылтыйлар, – дим Фирдания апага.

– Берүнең дә эшен күршесе кереп эшләми. Теләге булса, кеше һәр нәрсәгә өлгерә. Акчасы да табыла аның. Үз рәхәтең өчен ничек акча кызганасың? Кемдер машина алып ләззәтләнә, икенчеләре яңа күлмәккә шатлана. Минем өчен газета килү, аны өйгә алып керү, йотлыгып уку чиксез рәхәтлек бирә. Атнасына 12 газета килә безгә. Шулар белән бер атна эчендә танышып чыгабыз. Почта хезмәткәрләре дә: «Фирдания апа, фәлән исемле яңа газета чыккан, мә укып кара әле», – дип мөрәҗәгать итә. Газета күрсәм, сихерләнәм. Анысына да язылып куям, – ди ул.

Фирдания апаның ире хезмәт юлын шофер булып башлаган. Матур җырлагач, аны клуб мөдире вазыйфасына үгетлиләр. Шунда эшләп лаеклы ялга чыга ул. Хатыны кебек ул да сусавын газеталар белән баса. Кайвакытта икесе бер үк басмага язылып кайткан очраклары да була икән.
 
– Мин ашаганда да газета тотам, – ди Фирдания апа. Укый-укый ашамасам, тамагым туймый минем. Укылган басмаларны берсен дә ертмыйм, көндәлек кирәк-яракка кулланырга да жәллим. Күрше-тирәләргә таратам. «Баштарак, мәгез укыгыз әле», – дип биргәләсәм, хәзер үзләре сорап керә. Мин электән шулай күп язылам инде. Әле беркөнне иске квитанцияләрне таптым. «Человек и Закон», «Работница», «За рулем» кебек журналлар алынган вакытлар да булган.

Фирдания ападан газета-журнал бәяләре артуга карата фикерен дә белештем.

– Бәя белән бергә сыйфаты да арта. Барыбер укыйбыз! – диде ул.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 22.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»