• 21.02 "Рәвешләр". Казан. ДК "Юность".
  • 28.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
Туган көннәр
  • 20 Февраль Булат Бәйрәмов
  • 20 Февраль Булат Сруров
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • 22 Февраль Эльза Хамматова
  • 22 Февраль Әзһәр Шакиров
  • 22 Февраль Илназ Кадыйров
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • Агачтан матур өстәл-табуреткалар, сыерчык оялары сатыла. Питрәч районы. 89534022434
  • Меня зовут Лиля. Я сертифицированный мастер по массажу. 89274577420
  • Казанда Регпалата янындагы тулай торактагы бүлмәгә кеше кертәм. 89274858712
  • Продается сухопутная черепаха Высокая Гора 89871838540 Цена 2100, вместе с домиком.
  • Яшь сыер ите сатылачак ботлап 240, ваклап 250 сумнан Мөслим районы 89172384793
  • Яшь сарык сатыла 3500 89376100267
  • Баланы роддомнан алып чыгу өчен конверт сатыла. Бик матур, сиреневый төстә. Эче - овчина. Бер тапкыр кулланышта булган. Бәясе - 600 сум. Казан 8 917 261 56 95
  • Требуются водитель -продавец для автолавки (з/п ,соц пакет)тел89376288358
  • Язгы һәм җәйге каникуллар вакытында укучыларны Казан һәм Татарстан тарихы белән экскурсия ярдәмендә таныштырырга була. Тәҗрибәле экскурсовод Сезнең хәбәрегезне көтә. Элемтә өчен тел. 89375232525
  • Кулахметовада бүлмә - 17,4кв.м. Уңайлы урында, чиста, якты, мебель белән. Самат 9510694611

 

 

 
 
Архив
 

               

22.12.2016 Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи тормыш иптәше турында: "Бик көнчел һәм акча ярата"

- Гәбделхәй әфәнде хакында без белмәгән 5 факт әйтсәгез иде...
-Беренче. Тыштан бик усал һәм кырыс булып күренсә дә, бик нечкә күңелле. Күңеле тулса, мөлдерәмә күзләреннән яшьләр ага башлый. Икенче. Бик көнчел. Өченче. Акча ярта. Гаиләдә акчаны ул тота, бюджет алып бару аның өстендә.

Дүртенче. Юмарт һәм ярдәмчел. Бишенче. Яхшы җитәкче. Хатын-кыз өчен 30 ел буе берөзлексез җырлау — ул батырлык. Гәбделхәйсез сәхнәдә озак була алмас идем. Һөнәре буенча төзүче булуына карамастан, эстрада дөньясына тиз кереп китте.



- Сезне популяр иткән, хит булып саналган 5 җырыгыз...
- “Сагындым сине, Питрәч”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр димә”, “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Утыр әле, әни, яннарыма”.

- Сез яраткан 5 ризыгыгыз...
- Әни пешергән бәлеш, сөтле чәй, балык, ит, диңгез ризыклары.



- Сез хәзер күрәсе килгән 5 кеше...

- Әлбәттә, әни! Исән булмаганнарны да атарга ярыймы? Әтием. Алиямне, Алсуымны, оныкларымны күрәсем килә!

- Сез ихтирам иткән 5 артист...

- Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Салават, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров.

- Сез барасы килгән 5 урын...

-Хәзер үк туган авылым Салаюага кайтыр идем. Лос-Анджелеска барасым килә. Мәскәү белән Санкт-Петербургны яратам. Озак-озак гастрольләрдә йөрсәм, Казаныма кайтасым килә.

- Сумкагыздагы иң мөһим 5 әйбер...
- Телефон, көзге, тональ крем, помада һәм сөрмә сөртә торган каләм.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.12.2016
Шәһри Казан печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV