|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2016 Юмор
Канадада панда Кар Бабай белән сугышкан (ВИДЕО)Узган атнада Канадада кар яуган. Бу уңайдан Торонтодагы зоопарк эшчеләре Да Мао исемле панда аюы өчен Кар Бабай ясаган. Тик нишләптер аю бүләкне ошатмаган. Алай гына да түгел, ул аны җимерергә теләп... Кар Бабай белән сугышкан! Видеодан күренгәнчә, панда Кар Бабайны ватарга маташа, башы өстенә менеп сикергәли. Әмма Кар Бабай да алай гына бирешми, дип яза anisima.ru. Икенче видеода Цзя Панпан һәм Цзя Юаю исемле аюлар кар өстендә рәхәтләнеп уйныйлар. Бу кадрларны күреп, хәзер күбегез көнләшеп тә куйды, шулаймы?
--- |
Иң күп укылган
|