|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2016 Фаҗига
Чистай сәүдә үзәгендә чыккан янгында гаепсез корбаннар бар (ФОТО, ВИДЕО)Татарстанның Чистай шәһәрендәге үзәк универмагта чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган, дип хәбәр итә “Татат-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Зоопарк Омск шәһәреннән килгән булган. Кибеттә янгын чыгуы турында хәбәрне кичә кич 19.40 сәгатьтә универмаг сак хезмәте җиткерә. Беренче кат яна, янгын сүндерүчеләргә кибет эчендә кешеләр булмавын әйтәләр. Ләкин беренче катта Омскидан килгән зоопарк, барлыгы 60ка якын хайван кала. Баштарак кибетчеләр 4 маймыл, 5 тутый кошны һәм 5 сөйрәлүче хайванны коткарырга өлгерә, әмма бик каты төтен таралу аркасында башка хайваннарны алып чыга алмый.
--- |
Иң күп укылган
|