поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.12.2016 Фаҗига

Апас районында «свидание» вакытында иске мәктәпне яндырганнар

13 декабрь көнне Апас районы Көлкәш авылында иске мәктәп бинасына кызыл әтәч үрмәли. Авыл халкы сөйләвенчә, моңа «свидание» үткәрергә кергән егет белән кыз гаепле. – Бу – 1891 елгы Сәетша Җиһаншин исемле кешенең йорты, – ди Кызыл-Тау авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Алсу Гыймранова.

– Хуҗалар вафат булгач, өйне икегә бүлеп, бер ягын фельдшер-акушерлык пункты, икенче ягын башлангыч мәктәп итеп файдаландылар. Дистә елга якын кулланышсыз торды ул, авыл җирлеге балансында түгел. Уты-газы да юк, рәшәткәләре дә искереп беткән, капкасы да терәлеп кенә тора. Йорттан төтен күтәрелү хәбәрен миңа мәктәпнең каршы ягында торучы Баһавиевлар шалтыратып әйтте. Янгын сүндерү машиналары тиз килде. Өйдә төнлә яшьләр булган диләр. Алар, күрәсең, җылыну максатыннан ут куллангандыр. Ут чыгуга тәмәке төпчеге гаепле дигән вариант та бар. Бәхеткә, зур зыян килмәде. Без килгәндә өйнең эчен кап-кара төтен баскан иде. Пластмасса янган ис таралды. Стеналарына ут үрмәләргә өлгермәгән. Идәннең кайбер урыннары кара көйгән иде.

Мәктәп бинасыннан төтен күтәрелүен, әйткәнемчә,  шушы урамда яшәүче Баһавиевлар күрә.

– Ул бина безнең каршы якта, сулдарак урнашкан, – ди Мәмләкәт Баһавиева. – Ирем күршеләргә кергәндә, өй морҗасыннан чыккан төтенгә игътибар иткән. Кеше тормаган йорттан төтен күтәрелү бик сәер. Ирем тиз арада шунда йөгерде. Ул барганда өй эче кара төтенгә тулган була инде. Аяк эзләре юк иде. Янгын сүндерү машинасын чакырттык. Баштарак монда кереп, аулак өй ясаучы безнең улыбызмы икән әллә дип шикләнгән идек. Тик аның ул төндә Апаста булуы ачыкланды. Ишекләре ачык тора инде аның, кем тели шул керәдер. Үзем алай кергән-чыккан кешене күргәнем юк. Җәен бакчасыннан балалар алма ташый.

Янгын турындагы хәбәр Урта Балтай янгын пост-депосына иртәнге 9нчы яртылар тирәсендә керә. Янгын сүндерүчеләр моны «төтенләү» дип кенә бәяли. Өч квадрат метр мәйданга зыян килгән.

Апас һәм Кайбыч районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев иске мәктәп бинасында ут тәмәке төпчегеннән чыккан дип саный.

– Хуҗасыз бинага яшьләр җылыну максатыннан кергәннәр. Тәмәке төпчеген сүндерергә онытканнар, күрәсең, ул кәгазьләргә үрмәләгән. «Гаеплеләр» егет белән кыз, икесе дә балигъ булган, 21яшьтә. Әлеге  мәсьәләне районда планеркада күтәрдек. Бинаны сүтәчәкләр, – диде ул.

Егет белән кыз үз гаепләрен таныган. Әмма аларны җавапка тартып булмый. Чөнки җавапка тартыр өчен, бинага зыян килергә тиеш. Элеккеге белем бирү учагы бәлки әлеге егет белән кызның даими «свидание» урыны булгандыр? Кыз дигәнем, кияүдән кайткан, бала анасы, диләр.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 19.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»