|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2016 Мәдәният
Камал театры 110-еллык юбилеена багышланган тантаналы кичәләргә чакыра
22 һәм 23 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 110-еллык юбилеена багышланган тантаналы кичәләргә чакыра. Кичә барышында театр үзенең тарихындагы әһәмиятле даталарга тукталып, соңгы унъеллык иҗатына аерым игътибар белән күзәтү ясый. Тантаналы кичәнең икенче өлешендә театрның коллегалары котлаулары көтелә. Галиәсгар Камал театрын юбилее белән «La Primavera» камера оркестры, В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Академия рус Зур драма театры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, К.В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры, ТР Язучылар берлеге, ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, татар театрлары һәм җырчы Салават Фәтхетдинов котлаячаклар. Шулай ук кичә программасында Татарстан Республикасы хөкүмәте котлавы һәм чит илләрдә торучы театр дусларыннан видеокотлаулар көтелә. 23 декабрьгә билгеләнгән кичәнең беренче өлеше, шулай ук спектакльләрдән өзекләр белән башланып китә. Икенче бүлек Камал театры актерлары котлауларыннан тора. Музыкаль, шигъри, бию номерлары белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Люция Хәмитова, Илдус Габдрахманов, Луара Шакирҗанова, Әсхәт Хисмәтов, Зөлфирә Зарипова, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова, Алсу Каюмова, Радик Бариев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, шулай ук яшь актерлар Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Гүзәл Минакова, Алмаз Гәрәев, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гөлвердиева чыгыш ясаячаклар. Юбилей кичәләренә билетларны театр сайтында kamalteatr.ru һәм шулай ук кассада сатып алып була: (843) 293-03-74.
--- |
Иң күп укылган
|