|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда ике бала һәм әниләре газдан агуланганТатарстанның Әлмәт шәһәрендә Шевченко урамындагы 84 нче йортта фатирда яшәүче ике ир бала һәм аларның әнисе газдан агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәла килгән йортка барган кичектергесез хезмәтләр вәкилләре ачыклаганча, 35 яшьлек ханым белән 6 һәм 11 яшьлек малайлар ис тиеп агуланган. Алар барысы да хастаханәдә дәвалана. Балаларның кечесенең хәле уртача авырлыкта санала. Фатир хуҗасы сүзләренчә, ул газ плитәсенең мичен кабызган, бу вакытта җилләтү шахтасының һава йөри торган турысы кәгазь каплап ябыштырылган булган. Әлеге хәл ис тиеп агулануга китергән дип фаразлана.
--- |
Иң күп укылган
|