|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2016 Мәдәният
PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге җырчыларны яңа дәрәҗәгә күтәрәPIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге татар эстрадасында яшь, максатчан, сәләтле башкаручыларның иҗатын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен зур мөмкинлекләр ача. Продюсерлык үзәге бүгенге көндә өметле җырчы Илдар Әсхәтов белән иҗади хезмәттәшлек турында профессиональ килешү төзеде. Әлеге вакыйга Илдарның иҗади карьерасында яңа сәхифә ача. Профессиональ команда белән Илдар Әсхәтов вокал, репертуар, имидж, концерт программасы өстендә эшли башлады. Тиздән исә татар эстрадасына хит булып килеп керәчәк җырга өр-яңа клип төшереләчәк. Илдарның заманча итеп башкарылган “Зәңгәр күзләр” ретро җырының клибы шактый танылу алырга өлгерде инде. PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге барлык оештыру мәсьәләләрен, иҗади проектларны җитәкләү һәм пиар юнәлешен үз өстенә алып, сәләтле артистларның иҗади потенциалларын ачуга юнәлдерелгән эшчәнлекне башкара.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|