поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.11.2009 Җәмгыять

“ПСИХУШКА”ДА НИНДИ СЕР ЯШИ?

Кичтән бик якын танышым билгесез номердан шалтыратты...

– Сәлам. Басып торасыңмы, утырыпмы? Тотын. Мине бер атна элек “психушка”га яптылар. Хәл белергә килми калма.

Аңламадым... Ирексездән ачылган авызымны көчкә яптым да, телемне әйләндереп, ике генә сүз әйтә алдым:
 
 – Нигә? Ничек?
 
 – Килгәч аңлатырмын. Китап язарлык хәлләр монда. Ял көнендә килергә тырыш. Табиблар юк вакытта. Ашарга да алып кил, берүк. Хуш!
 
Бардым, күрдем, иснәдем...
 
Озак кына хушымны җыя алмый йөрдем. Икенче көнне иртүк танышымның әнисенә шалтыратып, адресын белештем. “Атказанган Ершовада ята балам”, – диде ана яшь аралаш. Ул да шунда барырга җыена булып чыкты. Тиз-тиз генә хәзерләнеп, аларга йөгердем.
 
Керсәм, өстәлдә берничә ипи, зур кәстрүл белән бәрәңге боламыгы, бер табак кәтлит, бер зур пакет “чебурек”, тагын бер бидонда суган пирогы, аерым сумкада өч төрле колбаса, конфетлар, печенье... Кыскасы, санап бетергесез сый-нигъмәт.
 
 – Берәр мәҗлес ясарга исәп мәллә бүген, Галя апа?
 
 – Юк, улым янына атнага өч тапкыр шулкадәр ризык төяп барам.
 
 – Бөтен больницагамы ул? Бер генә кеше берничек тә бу кадәр ашый алмый.
 
 – 5-6 кешегә инде. Баргач күрерсең.
 
Ул арада күршеләре кереп: “Төрмәгә шулай берничә капчык әйбер төяп баралар, шуннан бер дә ким түгел бу”, – дип хушымны алды.
 
Ияртеп барган ханым мине больница белән таныштырды. Тулы бер шәһәрчек икән монда. Хатын-кыз, ир-атлар блогы аерым урнашкан. Әйтик, 18-20 блокта “аеруча куркынычлар” ята. Ул бина бөтенләй биек тимер киртә белән әйләндереп алынган. Икенче бинада исә хатын-кызлар ятканы ачык аңлашыла. Чиныйлар, акыралар. Берсе без килгәндә үкерә иде, киткәндә дә үкереп озатты. Тәрәзәләрдә эчтән тимер рәшәткә, тыштан шакшы пыяла. Югарыда кул да сыймый торган кечкенә форточка. Тончыгып үлмиләр микән монда дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем, Галя апа: “Ну хәзер борыныңны тот инде”, – дип, танышым ята торган блок ишеген ачты. Ике кат өскә күтәрелеп, кыңгырау төймәсенә бастык. Кабул итү вакытлары иртән – 10-12, кич 15-17 сәгатьтә икән.
 
Зур, авыр, тимер ишекне карт кына бер апа ачты. Ыхы, монда, чыннан да, противогаз белән йөрергә кирәк. Ишек арттан шаплап ябылды. Без “прихожий”да басып калдык. Бу бүлмә күбрәк ашханәне хәтерләтә. Берничә өстәл, урындыклар. Шунда авырулар тыныч кына һинд киносы карый. Танышымны буш өстәл янына утырттык. “Чебурекларны” сыптыра-сыптыра миңа карап тора бу.
 
Нәрсә ашасың да яшисең?
 
 – Аптырама. Монда минем кебек сау-сәламәт кеше тагын унау. Бөтенебез дә бер үк юл белән килгән кешеләр. Шулар аркасында юләрләнмәсәм генә инде. Татвоенкомат шулай хәл итте бит. Невропатологка кергән идем, кайсы җирем ошамагандыр. “31 көн ятып чык, акылга утырырсың”, – диде. Тегеләр белән дә шул ук хәл. Бергә ашыйбыз, төнлә чиратлап дежур торабыз. Берәрсе ташланмасын өчен. Бер егетнең анасы икенче көнне үк малаен алып китте, ничек алып чыкканын сорап кара, бәлки, әйтер. Без хәзер кабат тикшерү үтәбез. Бер табиб ай ахырында гына килә икән, барыбыз да шуны көтеп ята.
 
 – Берәр дару кадамыйлардыр бит?
 
 – Якын килеп карасыннар гына. Бернинди дәвалау билгеләгән кеше булмады. Менә соңгы табиб ничек хәл итәр инде. Бәлки аңа акча да кирәк булыр?! Әллә син монда берәр кешене дәвалыйлар дип беләсеңме? Төнгә йоклата торган дару кадыйлар, уянсалар тагын шул... Болар монда үлем көтеп кенә ята.
 
 – Ашау ягы ничегрәк?
 
 – Иртән сыек чәй. Бер кисәк ипи. Төшкә ботка дип атала торган геркулес боламыгы... Гомумән, ризыкларын капканым юк. Кабарлык түгел. Акыллы кеше аны ашый алмый. Жәллим үзләрен.
 
 – Ашау дигәннән, менә сиңа ашарга без алып киләбез, ди, ә аларга кем?
 
 – Туганы, күп дигәндә, айга бер килергә мөмкин. Сез безгә ашарга китергәч, менә моның кебек теләнеп йөреп ашыйлар. (Берсенә төртеп күрсәтә.) Бәдрәфтәге шакшы кәгазьләргә кадәр ашап бетерәләр. Кичә берсе сабынымны урлап ашаган. Аннан шампунемне эчкән. Көне буе кикереп йөрде. Ничек исән калгандыр, аңламыйм. Урын-җирләрен ертып ашыйлар, адәм көлкесе. Ачның эче яман икән, төнлә әкәмәт монда: газга сулый торган түгел.
 
 – Нинди чир соң боларда?
 
 – Эпилепсиялеләр, “остриклар” һәм без. Ә-ә, әле берсе СПИД белән авырый диделәр. Гомум табак-савытны кулланырга җирәнәм. Аннары, ике баланы ятимнәр йортыннан китерделәр. 13-14 яшь үзләренә. Йомышчы булып йөриләр, ә без аларны өйдән килгән ризык белән сыйлыйбыз. Аларның башка барыр җире юк. Димәк, болар да монда үләчәк.
 
 – “Остриклары” кемнәр инде?
 
 – Куркыныч авыруларны шулай атыйбыз. Алар үз гамәлләрен контрольдә тота алмый. Сугышалар, акыралар, табибларга ташланалар...
 
 – Сезнең кебек хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен аерым палата юкмыни соң?
 
 – Безне кая куеп бетерсеннәр, ди? Бу чакырылышта гына да 100дән артык кеше килгән монда. Әле мин бәхетле икән. Күпкә начаррак палаталар тулып ята.
 
 – Кыяфәтләренә карасаң, бер дә тилегә охшамаганнар?
 
 – Үзем дә аптырыйм. Ну менә “припадкасы” башлансамы?!
 
Шулчак берәү килеп үзен француз дип таныштырды. Франциядә яшәдем, ди. Кулымдагы телефоныма, муеныма эленгән фотоаппаратка карап торды да мине иснәп чыкты һәм... шпион дип акырырга тотынды. Аннан куркып, мин кычкырып җибәрдем. Аерып алдылар.
 
Шулчак берсе килеп кулларын сузды. “Угостите чем-нибудь”, – ди бу. Куып җибәрделәр үзен. Ләкин теге дә җитез булып чыкты. Танышымның кулындагы банан кабыгын тартып алырга өлгерде. Әллә чәйнәмәде дә инде, шунда ук йотты да. Шаккаттым!!!
 
 – Берәрсенә ашарга бирсәң, барысы да ябырылачак. Булды инде монда шундыйрак хәлләр. Күрмисеңмени, безгә карап утыралар.
 
Чыннан да, барысы бергә безгә борылып, сөяк сораучы көчек сыман мескен караш төбәгән.
 
 – Бу егет (банан кабыгын кабып йотучыга күрсәтә – Э.Ф.) Мәскәүдән килгән. Бер олигарх малае. Аның турында да әллә нинди сүзләр йөри. Һәркемнең үз тарихы монда. Күрдеңме, Алла тигезли икән ул.
 
 – Ярый телефон бирәләр икән әле үзеңә.
 
 – Бирмиләр. Безнең телефоннарны калдырабыз дигәннәр иде дә, икенче көнне җыеп алдылар. Эшнең ничек көйләнгәнен беләсеңдер инде хәзер.
 
 – Урамга чыгасыздыр бит?
 
 – Юк шул. Больницага салганда, чыгарачакбыз, дисәләр дә... Бәлки бераз саф һава суласам, икенче төрлерәк булыр иде. Төрмәдән бер дә аерылмый бу җир. Рәшәткәләр, 4 стена. Палатада 25 кеше ятабыз. Коридор тулы кеше ята әле. Бөтен кешегә дә авыру срогын алдан билгелиләр. Күз алдына китерәсеңме, берсенә 25 ел билгеләгәннәр.
 
 – Ничек юләрләнмисең син монда?
 
 – Әйтәм бит, шул иптәшләр булмаса, сез килеп йөрмәсәгез, “күчәреңнән” тайпылырга бер дә озак түгел. Әле тагын китаплар укыйм. Бер медсестра белән аралашам. Аралашырга акыллы кеше кирәк.
 
 – Ата-анасызлар күпме соң биредә?
 
 – Бар. Балалар йортыннан килүчеләр күп. Менә бу егеткә кара, ул тиз картаю чире белән авырый дип сөйләделәр. Дөрестерме, белмим. Әти-әнисе юк.
 
“Монда ябу бердәнбер чара иде
 
Бераздан шул егеткә бер табибә: “Идиот Зәйнуллин!” – дип кычкырды. Апасы килгән икән. Күп тә үтмәде теге егетнең апасы безгә үзе килеп эндәште. “Чыгарга куркам моннан, мине көтегез әле, зинһар”, – ди. Чыннан да, каршыңа берәр юләре килеп чыгып, өстеңә ташланса...
 
Егетне Алмаз исемле дип алыйк. Чыгышы белән Мамадыш районыннан. Әти-әнисе үлеп киткәч, әби-бабасы аны үз тәрбиясенә ала. Урлашу гадәте беленә башлагач та, халык аны авылдан куарга дигән карар кабул итә. Беләсездер: авыл җирендә бер караклык гадәтең беленсә, югалган һәрнәрсәне гел сиңа тагарга торалар. Алмазны да нахакка рәнҗетүчеләр күп була. Туган апасы шулай сөйләде. Бирегә китереп ябу бердәнбер чара дип табалар. Эпилепсия анда. Өянәге соңгы вакытта торган саен ешрак була икән. Алмазның апасына табибә шуны тәфсилләп аңлатты. Апа тиешле кеше янәшәмдә утырган танышыма карады да: “Син бер дә авыруга охшамагансың бит, нинди диагноз белән ятасың?” – дип сорады. Ул кычкырып көлде генә. “Невропатолог икенче төрле уйлый шул”, – диде аннары.
 
Кайтыр юлга чыккач, шул ападан Алмаз турында кызыксындым.
 
 – Күпме ята соң инде?
 
 – Биш-алты ел тирәсе.
 
 – Берәр алга китеш бармы, дәвалыйлармы?
 
 – Соңгы тапкыр гыйнварда килгән идем. Әле хәле дә, кыяфәте дә яхшырак иде. “Шул вакытта ук идән юучыларга булышам, алар мине ашата”, – дигәне бар. Кыйныйлар да икән үзен. Гел килеп йөреп булмый. Әти-әнисез бала кемгә кирәк инде хәзер. Бу килүемә бөтенләй бетәшкән. Ике аягында ике төрле аяк киеме. Килгән саен яңа футболка, аяк киеме китерәм. Мунча керткәндә киемнәрен бутап киертәләр.
 
 – Ашатмыйлар дип ишеттем...
 
 – Әйе, беләм. Шуңа күрә килгән саен капчык-капчык ашарга ташыйм. Исем-фамилиясен язып, суыткычка тыгып калдырам. Табиблар карап бирергә тиеш тә, бирәләрдерме, юкмы, белмим. Үзе барып алыр иде – башы эшләми.
 
“Үләрлек түгел
 
Инде аптырап, Бехтерев исемендәге психиатрия больницасының баш табибы урынбасары белән сөйләшеп карарга булдым. Нинди хәл бу, янәсе. Илшат Мидхәт улы Халитов әлеге “чара”ны болай дип аңлатты: “Әйе, бар андый мәсьәлә. Әмма бөтен “призывникларны” бер палатага урнаштырсаң, аларга милиция дә куярга кирәк булыр иде. Үзара сугышып ятаргамы?! Аларны анда мәҗбүри япкан кеше юк, бу һәркемнең үз ирегендә”.
 
 – Биредә ятарга теләмәгән бер егетнең эшен прокуратурага тапшырганнар дип беләм.
 
 – Анысы безнең эш түгел. Безгә аларны военкомат җибәрә. Әгәр алар ятарга теләми икән, без кире шунда хәбәр итәбез. Калганын военкомат хәл итеп бетерә. Үз кануннары бардыр инде аларның да.
 
 – Димәк, бу мәҗбүри булып чыга?
 
 – Бәлки шулайдыр да. Әмма алар монда тикшерү үтү өчен генә җибәрелә бит. Чөнки тулы медицина тикшерүе узганда психиатр да, невролог та, башкалар да ун минут эчендә төгәл диагноз куя алмый. Берәр шик туа икән, безгә җибәрәләр. Алар монда тикшерү узганчы гына ята. Ягъни ике атна яки максимум бер айга түзәргә була, үләрлек түгел.
 
 – Ел буена ничә егет шул рәвешле ятып чыга инде?
 
 – 800 тирәсе.
 
 – Шуларның ничә проценты сау-сәламәт дип табыла?
 
 – Бары тик 6-7%ы гына.
 
Анда күргәннәрне, андагы язмышларны сөйләп бетерү мөмкин түгел. Үләрлек түгел анда дисәләр дә, Кама Тамагы районындагы бер егетнең шунда ятып кайтканнан соң асылынып үлүен искә алыйм әле. Бәлки сәбәбе ул да түгелдер, әмма аның йогынтысы да булмый калмагандыр, мөгаен.
 
Юләр балалар саны елдан-ел арту сәбәбе: ата-ана исереклеге, спиртлы эчемлекләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңламау галәмәте. Ә менә сау-сәләмәт кешене шундый җиргә урнаштырып, психикасын зарарлау дөрес эш булуына шикләнәм. Үзем анда 3-4 мәртәбә барып кайтканда гына да нервыларымның кайдалыгын сизә башладым. Ә 31 көн шунда “черергә” мәҗбүр булганнарга нишләргә?
 
Военкоматның бу гамәлен берничек тә аңлатып булмый. Эчке канун шулай корылган очракта да, күрә торып яшь буынның психикасын шулай зарарларга ярыймыни?!
 
Хөрмәтле ата-аналар, әгәр сезнең сау-сәләмәт балагызны да шул сары йортка китереп тыкканнар икән, аны вакытында коткарып калу өчен, барын да эшләгез. Юләрләнеп кайтуын теләмәсәгез, билгеле...

Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 45 | 11.11.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»