поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2016 Аш-су

Кишер пирүген адымлап пешерү рецепты ФОТОлар белән

Бүген менюда — кишер пирүге! Бу пирүгне кияүгә чыкканчы ашаганым юк иде. Мин аны бианамнан пешерергә өйрәндем. Минем карашка, кишер пирүгенең өстенлекләре бик күп: беренчедән, кишер һәр өйдә бар, икенчедән, майда йөздереп пешерелми, өченчедән, ул бик тәмле. Пешереп карагач, монысына үзегез дә инанырсыз. Шуннан, башладыкмы?

 
 
 
Иң элек уртача зурлыктагы 6-7 кишерне юып, эре дә, вак та булмаган кыргыч аша үткәрәм дә, төбенә ярты каптан күбрәк ак май (үзегез эшләгән сары май булса тагын да яхшырак) салынган калын төпле кәстрүлгә кыздырырга куям. Шуңа 1 зур аш кашыгы (чүмәкәй итеп) шикәр комы, ярты чәй калагы тоз салам да капкачын каплыйм. Газны үтә кызу итмәскә һәм вакыт-вакыт болгатып алырга онытмаска кирәк.  
 
 
Булдымы? Хәзер инде икенче савытка дөгене бүрттерергә куям. Ике листлык пирүг өчен мин, гадәттә, 1 стакан дөге (дөгене 1,5 стакан алырга да була) бүрттерәм. Башта 2 стакан суны кайнатып чыгарам да шуның өстенә 1 стакан дөге салам. Бер чеметем чамасы тоз да кушам. Дөгеле кәстрүлне талгын ут өстенә куям.  
 
 
Хәзер инде чират камырга да килеп җитте. Әлеге пирүгнең камыры бик гади. 1 стакан сөт алам, шуңа 3 аш кашыгы үсемлек мае, чеметем тоз салам да камыр басам. Шуннан камырны кечкенә шарчыкларга бүлеп чыгам да һәм кәгазь калынлыгы гына итеп җәям (калын булса, тәмле килеп чыкмый).  
 
 
Аннары кишер белән дөгене бутыйм.  
 
 
Аннары кишер-дөге катнашмасын камыр өстенә салып чыгам да читләрен бөгәм.  
 
 
Пирүгләр әзер. Аларны хәзер духовкага озатырга да була.  
 
 
Кишер пирүгенең өстенлеге шунда, ул, беренчедән — чүпрәсез камырдан, икенчедән — натураль ризыклардан әзерләнә, өченчедән, бик тәмле була. Тәмле әйберне, гадәттә, бар кеше дә бик ярата.
 
 

Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 16.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»