|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2016 Җәмгыять
Казанда ХI “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узды7-9 декабрьдә Казанда ХI “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узды. Форум эшендә Россия Федерациясенең 66 төбәгеннән һәм 28 чит илдән — 700, шул исәптән Удмуртия Республикасыннан да делегация — Фәрит Вәлитов, Равил Саттаров (Ижау), Зөлфәт Арсланов, Ринат Исламгалиев (Сарапул), Рафаил Фатхуллин, Рәүф Кашапов (Воткинск), Галиев Руслан, Марат Фассаев (Можга), Татар Иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин катнашты. Телдә, фикердә, эштә — берлек! Төмән өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, “Молоко” җәмгыяте директоры Ринат Насыйров ат үрчетү тармагын үстерүне тәкъдим итсә, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Ремдизель» акционер оешмасының генераль директоры Фәиз Хафизов “КамАЗ” машинасы өчен кирәк-яраклар җитештерү турында сөйләде. Удмуртиядән килгән эшмәкәрләрнең ат үрчетүнең җаваплы һәм бик кыйммәт бәягә төшүе турында фикер алышуларын тыңлагач, мондый чыгышлар кызыксындыру уята дигән фикердә калдым. Кем белгән, бәлки берәрсе чыннан да әлеге чыгышлардан соң, ат үрчетү яки “КамАЗ” машинасы өчен кирәк-яраклар җитештерү белән шөгыльләнә башлар. Казан шәһәре җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерованың татар байларының татар мәгарифен, мәдәниятен тоту, үстерү турындагы чыгышы аеруча кызыклы булды. Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Пленар утырышның ахырында форум резолюциясе кабул ителде.
Биредә бар да бик чиста, бернидән курыкмыйча, кыярны юмыйча да ашый аласыз. Без үстергән кыярларны шикләнүсез яңа гына теш чыга башлаган балаларга да бирергә мөмкин, аллергия дә булмаячак”, — дип ышандырды. Аның белән бергәләп кыярларны өзеп алып, татып та карадык. «Майский» агрокомбинатының иң зур өстенлеге — биредә экологик яктан чиста продукция генә җитештерелә. Хәтта теплицаларны эшкәрткән вакытта да зыянлы матдәләр кулланылмый. Бу эш бары тик водород перекисе ярдәмендә генә башкарыла икән. Корткычлар белән исә энтомофаг дип атала торган файдалы бөҗәкләр «көрәшә». Аларны шулай ук комбинатның үзендә, махсус лабораторияләрдә җитештерәләр. Теплицада Воронеждан килгән шөпшәләр дә «эшлиләр», кыярларны серкәләндерәләр. «Эшкә килгән» бер шөпшә 45 көн яши”, — ди җитәкче. Кыяр уңышын һәр көн, помидорныкын атнага ике-өч тапкыр җыялар, димәк, татарстанлыларның ел дәверендә көн саен сыйфатлы яшелчә ашау мөмкинлекләре бар. Республикадан читтә яшәүчеләр дә «Майский» агрокомбинаты яшелчәләрен Россиянең һәрбер зур шәһәрендә диярлек таба алалар. Кайбер калаларга яшелчә тутырган машиналар атна саен китсә, кайсыберләренә көнаралаш җибәрәләр. Уртача хезмәт хакы — 38 мең 500 сум. Биредә эшләүчеләр өчен фатирлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, спортзал төзелгән. Әнә шулай кышкы чатнама салкында кыяр, помидор, җиләк үсә торган чәчәкле җәйдә булып кайттым мин. Программа кысаларында эшмәкәрләр өчен татар шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә һәм “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектакле күрсәтелде. Сериалларның дөрес тәрҗемә ителмәве, татар милләте алдында торган мәсьәләләрне чишү турындагы татарча тапшыруларның, гомумән, аз булуын искәрттеләр. Илшат Әминов телеканалны эшләтү өчен бик күп акча кирәк булуын һәм телеканал һәрдаим акча эшләргә тиешлеген аңлатты. “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2016 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2017 елга эш планы кабул ителде. Утырышта күп кенә өлкәләрнең татарлары чыгыш ясады. Самара шәһәрендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов татар мәктәбе ачулары, Ульяновск өлкәсе “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов бүгенге көндә газетага яздыруның авыр икәнлеге турында сөйләде. Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, эшмәкәр Марат Юнысов татар үзәге бинасы төзү турында бәян итте. Андый чыгышларны сокланып тыңлап утырдым. Мәктәп тә ачалар, биналар да төзиләр. Ләкин Казан шәһәренең үзеннән чыгыш ясаучылар шәһәрдә ничә еллар татар мәктәбе ачылмавы, гомумән, Казанның үзендә туган телебезне саклауга мөнәсәбәтнең начар булуы турында сөйләгәндә, төбәкләрдә Татарстанга караганда телебезне саклауга күбрәк көч куялар икән, дигән фикергә килдем. Бөтендөнья татар конгрессына ике оешма кабул ителде. Берсе — Ненец автоном округыннан «Туган як» оешмасы, икенчесе Кырым төбәк татар милли-мәдәни автономиясе. Комиссия тәкъдимнәрен искә алып, резолюция проекты кабул ителде. Утырыш ахырында Татарстан Республикасы дәүләт һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Пар канатлар” бәйгесендә Әгерҗе районы Ямурза авылыннан эшмәкәр Илшат Сәхиповлар гаиләсе дә бүләкләнде. Удмуртиядән барган эшмәкәрләр: “Бездә дә “Татар эшмәкәрләре клубы”н оештырырга кирәк”, — дигән карарга килеп кайттылар. Бирсен Ходай! Милли эш ул — Сабантуй уздыру гына түгел бит. Балаларны укыту — тәрбияләү эшләренә дә эшмәкәрләрнең мөмкинлекләрен кушсак, көчебез тагын да артыр иде.
Рәфилә РӘСҮЛОВА |
Иң күп укылган
|