• 21.02 "Рәвешләр". Казан. ДК "Юность".
  • 28.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
Туган көннәр
  • 19 Февраль Рәфыйк Мөхәммәтшин
  • 19 Февраль Райнур Шакиров
  • 20 Февраль Булат Бәйрәмов
  • 20 Февраль Булат Сруров
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • 22 Февраль Эльза Хамматова
  • 22 Февраль Әзһәр Шакиров
  • 22 Февраль Илназ Кадыйров
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • Агачтан матур өстәл-табуреткалар, сыерчык оялары сатыла. Питрәч районы. 89534022434
  • Меня зовут Лиля. Я сертифицированный мастер по массажу. 89274577420
  • Казанда Регпалата янындагы тулай торактагы бүлмәгә кеше кертәм. 89274858712
  • Продается сухопутная черепаха Высокая Гора 89871838540 Цена 2100, вместе с домиком.
  • Яшь сыер ите сатылачак ботлап 240, ваклап 250 сумнан Мөслим районы 89172384793
  • Яшь сарык сатыла 3500 89376100267
  • Баланы роддомнан алып чыгу өчен конверт сатыла. Бик матур, сиреневый төстә. Эче - овчина. Бер тапкыр кулланышта булган. Бәясе - 600 сум. Казан 8 917 261 56 95
  • Требуются водитель -продавец для автолавки (з/п ,соц пакет)тел89376288358
  • Язгы һәм җәйге каникуллар вакытында укучыларны Казан һәм Татарстан тарихы белән экскурсия ярдәмендә таныштырырга була. Тәҗрибәле экскурсовод Сезнең хәбәрегезне көтә. Элемтә өчен тел. 89375232525
  • Кулахметовада бүлмә - 17,4кв.м. Уңайлы урында, чиста, якты, мебель белән. Самат 9510694611

 

 

 
 
Архив
 

               

16.12.2016 Милләт

Гали авылында 200 баш казны җырлап кына йолкыганнар (ФОТО)

"Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт -
Татарның каз өмәсе".

Элек татар авылларында күп эшләр өмә белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрү кебек зур эшләр булганда күршеләрне, туганнарны дәшеп, бергәләп эшләү гадәте бар.

Менә Гали авылы эшкуары Расих Латыйпов та кияве Радик үстергән 200 баш казны өмә ясап йолкытырга ният иткән. Ул, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе буларак, бу чараны оештыруны Илһамия Кәримова җитәкчелегендәге җирле “Ак калфак” оешмасына тапшырган, ә оешма әгъзалары  аны “чын безнеңчә, матур, милли өмә” итү өчен бик күп көч куйганнар.

Бу чарадан “Ак калфак” өлкә оешмасы да читтә калмады, әлбәттә. Җитәкчеләребез Гөлфия Кәримова һәм Айсылу Әбдиева, кул эшләре осталары Гөлнара Насыйрова һәм Алсу Баязитова, “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Асия Сәйфетдинова һәм Фәния Гыйлаҗева, оешма әгъзалары Наилә Хөсәенова, Наилә Шәфигуллина, һәм мин, Эльмира Шәвәлиева, тәвәк¬кәлләп, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев акчасына арендага алынган “ГАЗель” машинасына утырдык та кышкы озын юлга кузгалдык.

Һәрьяклап талантлы хатын-кызлар белән бер машинада баруы үзе бер рәхәт бит. Бала тәрбияләү, тегү-чигү, дин темаларына сөйләшә-сөйләшә, ике сәгатьлек юлның үткәне сизелмәде дә. Менә машинабыз “Җайлы авыл” агротуризм үзәге янына килеп туктады. Ишеген ачып керүгә хәйран калдык! Милли киемнәргә киен¬гән өмәчеләр җырлый-җырлый каз йолкалар, авылның милли көрәш буенча тренеры Хәйдәр ага Гәрәев йөгерә-йөгерә аларга суелган казларны китерә, әзерләрен чыгарып киртәгә элә, һавада каз йоны очып йөри, ә өмәчеләр:

"Каз канатын кагынганда
Мамыкларын җил ала.
Яшь вакыттагы мәхәббәт
Мәңгелек булып кала", - дип җырлыйлар иде.

Оештыручылар бәйрәмгә бик яхшы итеп әзерләнгәннәр. Түрдә - Саимә апа Морзаханованың чиккән мендәрләре һәм милли сөлгеләре урын алган, диварларда - Гали уңганнарының милли тормышын тасвирлаган фотосурәтләр, ә алдагы бүлмәдә килгән кунакларга һәм өмәчеләргә чәй өстәлләре әзерләнгән. Без дә, тиз-тиз генә капкалап алдык та эшкә керештек. Юк, каз йолкырга түгел инде, ул эшкә безне кушмадылар. Гөлнара Насыйрова, Алсу Баязитова һәм Асия Сәйфетдинова чиккән мендәрләр янында үзләре белән алып килгән кул эшләре күргәзмәсен оештыра башладылар.

- Мин бүген Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының кул эшләрен күрсәтәм. Татар халык традициясендә күбрәк тамбур ысулы белән чигәләр. Шуңа да мин технология дәресләрендә кызларга шул ысулны өйрәтергә тырышам. Бигрәк тә 9нчы сыйныф укучысы Гүзәл Шәкүрованың, 6нчы сыйныф укучысы Ләйсән Кәримованың (Илһамия Кәримованың оныгы) кул эшләре игътибарга лаек, - дип сөйләде Асия Госман кызы.

Ә “Алтын инә” ательесы хуҗасы Гөлнара Насыйрова күргәзмәгә үзе теккән һәм чиккән әйберләрне куйган. Аның сөлгеләре һәм алъяпкычлары бик зур профессиональлек белән эшләнгән.

- “Яктылык”лылар тамбур чигешен инә белән башкарсалар, мин бу эшне крючок белән эшлим. Алай чигешнең элмәкләре тигезрәк, ә чигеш кабарынкырак булып күренә. Менә бу җитен сөлге дә, алъяпкычлар да, күн букча да, хәтта өстемдәге киемем дә татар халык бизәкләре белән бизәлгән. Алар көндәлек файдалану әйберләре түгел, әлбәттә, чөнки кыйммәткә төшәләр. Ә менә туйларны, милли бәйрәмнәрне бизәү өчен, мондый әйберләр татар өендә булырга тиеш.

Гөлнараның хезмәткәре Алсу Баязитова да кул эшләренә бик оста. Аның чигешләрен картиналар урынына эләләр, ул ясаган милли бизәкле тартмаларда хатын-кызлар бизәнү әйберләрен саклыйлар. Бу осталык аңа әбисеннән һәм әнисеннән күчкән, чөнки чигү-тегү эшенә ул бала чагыннан өйрәнгән.

Каз өмәсенә милли төсмерләр өстәгән күргәзмә яныннан китеп, каз йолкучылар янынарак елышам. Беренче өстәл артында Мәчәләй авылы хатын-кызлары эшли. Бибинур ГАЗИЗОВА белән сөйләшеп киттек.

- Быел мин чебиләр генә үстердем. Шуңа да каз йолку тансык әле менә.  Кыз чакта без каз йолкырга еш йөри идек, ләкин артык кызыгы юк иде инде. Ә менә апаларымның яшьлегендә бу йола матуррак уза иде.

Өмә булган өй янында егетләр казларны йолкып һәм юып бетергәнне көтеп кенә торалар. Керерләр иде, ишек бикле. Шунда гармун уйнап, җырлап җибәрәләр һәм кызларның йөрәге түзми, келә ачыла. Бергәләп каз ашы, каз коймагы ашап алгач, җырлашып, биешеп күңел ачалар иде. Ә кызлар әле шаяралар да - каз куыгын чистартып, егетләрнең урындыгына куялар. Ул шартлагач, бигрәк тә кызык була иде инде... 

Икенче өстәл артында Гали уңганнары каз йолка. Галия МӨХӘММӘТОВА елмаеп:
- Унөч бәбкәдән казлар үстердем. Безнең гаиләгә шул җитә, артыгы кирәкми, чөнки чишмә ерак, йортта гына асрарга туры килә. Ә менә каз йолку йоласын җиренә җиткереп үтибез. Хатыннар белән җыелышып эшләгәндә авыл яңалыкларын да сөйлибез, җырлашып та алабыз. Әлбәттә инде, каз коймагы да пешерәбез.

Гали авылы хатын-кызлары арасында иң олысы - 87 яшьлек Мәдинә апа КӘРИМОВА булып чыкты. Сиксән җидедә булса да, йөрәге унҗидедә аның. Менә бит түзмәгән, килененә ияреп эшкә килгән.

- Кулларымның хәле бар икән әле. Без яшь чакта өй юарга да, киез басарга да, каз йолкырга да өмә дәшә идек.Тормышыбызның кызыгы да шул иде бит. Бергә-бергә эшләве күңеллерәк тә, тизрәк тә.

Ирем Нәдершәет белән без 4 малай үстердек. Киленнәрем бик әйбәт, шатланып туя алмыйм, - дип “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамиягә ишарәләде.

Өченче өстәл артында авылдашларым - Иске Ярмәк авылының “Ак каен” фольклор ансамбле хатын-кызларын очраттым. Каз өмәсе йоласын сәхнәгә куюларын искә төшереп, аның Иске Ярмәктә ничек үткәрелүе турында сораша башладым.

- Сок елгасы белән уратып алынган Иске Ярмәктә халык казларны бик күпләп асрый. Җәен Сок буйлары ап-ак була. Быел язын үзем 260 каз бәбкәсе алып кайтып күршеләремә өләшкән идем. Кемдер - егерме, ә кемдер илле бәбкә алып үстерде. Хәзер менә каз өмәләре башланды. 8нче декабрьдә - Сәрия Сәгыйрова, унында - Маслаховаларда йолкабыз. Кайт өмәгә, - дип чакырды мине дә Оркыя Галимуллина. Сүзебезгә ансамбльнең тел остасы Әлфия Баһаутдинова кушылды:

- Ун еллар чамасы элек без бу йоланы бөтен авылга күрсәтеп, аңа яңа көч өстәп җибәргән идек. Егетләр, киләсе елда казлар күбрәк булсын өчен, каннарын сиптереп суйдылар. Ә без, казларны йолкыганнан соң, көянтәләргә элдек тә җырлый-җырлый, каурыйларын юл буе ташлый-ташлый су буена төшеп киттек. Авыл халкының капка төпләренә чыгып аптырап карап торганнарын хәтерлим. Ул көнне без коймакны да су буенда пешердек, артыбыздан ияреп килүчеләрне дә сыйладык. Менә шулай авылыбызда каз өмәләре кабат үткәрелә башлады...

Яңа Мансур авылыннан да зур төркем өмәчеләр килгән иде. Китапханәче Фәния Газиева авылларында 2 мәчет, 4 кибет, мәктәп булуы, Карга боткасы, Сабан туе кебек милли бәйрәмнәр үткәрелүе турында горурланып сөйләде. Анда да уңган халык яши һәм, һәр йортта диярлек, казлар асрый.

- Моннан соң авылыбызда каз өмәләре дә шулай матур бәйрәм кебек уздырыла башлар, дип ышанабыз, - диде ул.

Ә менә каз коймагын пешерү өчен тары онын төрле авылда төрлечә ясыйлар икән. Кемдер аны ничек бар шулай иттарттыргычтан чыгара, кемдер баштан юа, кемдер кайнар мичтә киптереп тарттыра, ә кемдер каз коймагы урынына тары кыстыбые ясый икән. Ничә авыл, шулкадәр рецепт ишеттем мин бу көнне.

...Самарадан килүчеләргә каз йолку кебек җаваплы эшне ышандырмасалар да, канат сыдырырга ярап куйдык әле. Халкыбызның моңлы җырларын җырлый-җырлый эшләгән арада Казан телевидениесеннән Ләйсәнә Садретдинова килеп төште һәм камерасын каз йолкучыларга төбәде. Ә хуҗалар, шундый ерак юлны якын итеп килгән кешеләргә ашап алырга кирәктер дип, эшне туктаттылар һәм барыбызны да Гали авылы рецепты буенча пешерелгән каз коймагы ашарга утырттылар. “Ак калфак” оешмасы рәисе Илһамия Кәримова шул арада дипломнар да ясап куйган икән. Йолку сыйфаты һәм эшкәртелгән казлар исәбе буенча искеярмәклеләр - беренче, галилеләр - икенче, ә Мәчәләй белән Мансур өмәчеләре өченче урынга чыктылар.

Бу каз өмәсендә килен эзләргә килүче дә бар иде. Чыннан да, уңган килен кирәк булса, аны нәкъ шушындый өмәләрдә эзләргә кирәктер. “Насыйп ярлар табышсын иде”, - дип тели-тели кайту юлына чыгып барганда, шушы “Җайлы йорт”ның хуҗасы Расих ЛАТЫЙПОВны очраттым.
- Нәрсә, эш белән канәгать¬ме, Расих Моҗаһитович?

- Булмый ни! Эш тә эшләнде, нинди матур йолабыз да үтәлде. Карагыз, төрле авыллардан килгән хатын-кызлар үзара аралаштылар, җырлаштылар, безнең авыл кызларын эш рәтенә өйрәттеләр.

- Бу хәтле казларны кая куясыз инде хәзер?
- Мәскәү кибетләренә җибәрү турында килешү төзедек. Аларны яхшы гына өтеп, чистартып, матур гына упаковкага салабыз да, туңдырып җибәрергә уйлыйбыз. Ә инде файдасын күрә алсак, киләсе елга да шулай эшләрбез, дип торам.

Менә бит, эшкуар нинди була - бер атуда ике куянны үтерә, дип сокланып, без, Самара хатын-кызлары, "ГАЗел"ебезгә менеп утырдык. Расих әфәнде безне озатып, хәерле юл теләп калды. Ә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең атаклы җырчысы Айсылу ӘБДИЕВА Рабига Сибгатуллина шигыренә язылган “Каз канаты” җырын сузып җибәрде. Без дә аңа кушылдык:

"Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый;
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?"


Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 16.12.2016
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV