• 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
  • 29.07 "Сенофест" печән чабу фестивале. Зәй районы, ипподром. 11.00.
  • 29.07 Кукмара районы Нормабаш авылында IV төбәкара балыкчылар ярышы. Башлана 12 сәгатьтә.
  • 03.08 Салават концерты-29 сезон, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
Туган көннәр
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Гөлназ Рәхмәтуллина
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 28 Июль Якуб Агишев (1899-1972)
  • Казанда Ибраһимов пр., 59 өйдә 2 бүлмәле фатир яшь гаиләгә арендага бирелә. Риэлторлар, зинһар өчен, борчымагыз. 89600478295
  • Казанда кыйбат булмаган бәягэ холодильник сатып алабыз. 89376102201
  • Купим 2 комнатную квартиру в Приволжском или Советском районе.+7 919 685-63-78
  • Ищем девушку на подселение в зал, ул. Голубятникова, 3-3,5 тр. 9270412728
  • 2 булмәле фатир Әмирхан урамында тәртипле гаиләгә арендага бирелә. 89274398340 (собственник). Риелторларсыз!
  • Каен жилэге сатабыз 5 литр 2100 сум. Казан, Арча 89872697984.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру в Центре Казани с мебелью. (собственник) 89276766077
  • Актаныш.Грузоперевозки Газель Будка тел.89179248290
  • Казанда массаж ясыйм. Сертификатым бар. Тел. 89274577420
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия

http://ciklop1.ru/

 

 

 

 
Архив
 

               

16.12.2016 Язмыш

“Туганнарның бездә эше юк”

Декабрь башында инвалидлар ункөнлеге узды. Шушы берничә көндә аларның күңелен күрергә, ярдәм күрсәтергә, башкалар кебек үк яшәргә лаек икәннәренә инандырырга тырыштылар. Әмма авырту-җәрәхәтләр, борчу-проблемаларны ун көн эчендә генә бетерү мөмкин түгел. Даими игътибар кирәк. Казанда кеше почмагында яшәүче бертуганнар Гүзәлия Мусина белән Фирдәвес Афзалова исә инде ничә еллар беркемнән ярдәм сорамыйча, үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр.

– Җылыткычыбыз ватылып чыкты. Үзебез кагылмыйбыз, газ­ның рәтен белмибез, – дип каршы алды безне мамык шәлгә төренгән апалар. – Идән бик салкын. Аяк киемегезне салмасагыз да була.

– Ничек туңмыйсыз соң? Монда ничек йоклыйсыз?
– Кочаклашып, икәү бер караватта ятабыз. Тик аяк барыбер туңа. Икебезгә бер итек бар. Шуны чиратлашып киябез.

Өйдәге суыктанмы, әллә ике җанның ничек тә бер-беренә те­рәк булып яшәргә тырышуын күр­­гәнгәме – тәнгә салкын йөгер­де. Гүзәлиянең төп терәге булырга тиешле улы Рамил төрмәгә эләк­кән. Икесенә бергә 19 мең сум пенсия акчасы ала инвалид бертуганнар. Шуның бер өле­шенә фатир  яллап торалар. Калганы даруга, ашау-эчүгә китә.

Күрәсеңне күрмичә...

Гүзәлия һәм Фирдәвеснең әти-әнисе – Апас якларыннан. Га­и­ләдә өч кыз була алар. Уртанчылары Раилә туганнары белән сирәк аралаша икән. “Үз гаиләсе булгач, безгә вакыты калмады”, – ди апалары Гүзәлия. Үзе турында сөй­ләгәндә күз яшьләрен тыя алмый ул. Язмышы еларлык та шул. Матур гына тормыш иткәндә, 48 яшьлек ирен югалта. Әнә шул хәсрәттән соң үз янына әнисе белән авыру сеңлесен чакыртып китерә. Улы Рамил дә каршы килми. 2010 була бу. Ул чакта әнисе Оркыя апа белән Фир­дәвеснең берәр бүлмәле ике фатиры, ике катлы бакча йорты була. Ә Гүзә­лияләр төзелеп бет­мәгән йортта көн күрәләр. Утырып киңәшләш­кәч, бакча йортын Раиләгә би­рәләр.

– Аннары теге ике фатирны сатмакчы булдык. Сату-алу эшлә­рен белмәгәч, риэлторга мөрә­җә­гать иттек. Бу кешеләргә бик ышан­ган идек. Әмма алар безне алдады, – дип сөйли Гүзәлия. – Ике фатир сатып, берсенә дә тиешле акчаны ала алмадык. Ә бит шул акчага йортыбызны зурайтмакчы идек. Калган акчаны сорагач, теге риэлтор, сезгә йорт салганда ком китерерләр, бура алып кайтып бирерләр, дип ышандырып торды. Тик берсе дә булмады. Акча­ның бер өлешенә исә Рамилгә машина сатып алдык. Шуны күреп, без өч инвалидның акчасына кызыгып, әшәке бән­дәләр улыбыздан акча таләп итә башладылар. Шулай итеп, үзебез дә сизмәстән, шуларның тоткынына әйләндек. Ай саен акча түләргә туры килде.

Сәер вакыйгалар моның бе­лән генә бетми. Рамилнең очрашып йөргән хатыны трамвай юлы янәшә дип зарлангач, хатыннар үзләре яшәгән йортны алыштырырга карар кыла. Әмма машина алганда аны залогка куялар. Шуңа күрә акчаның бер өлеше янә бурыч каплауга китә. Кыскасы, әле берничә ел элек кенә ике йорты, ике фатиры булган хатыннар бөтенләй түбәсез кала. Казанда сигез фатир алыштырсалар да, “әшә­ке бәндә­ләр” дип атаган кешеләр дә артларыннан калмый. Ә төрмәгә эләккән улларын бары яхшы яктан гына телгә алалар. “Намаз укый торган балам иде. Без аның гаепсез икәнен беләбез. Әмма берничек тә булыша алмыйбыз. Адвокат яллар өчен акчабыз юк. Аның кайтуын көтәбез”, – ди алар.

Кышкы суыкта урамда калдык

Әнә шул хәлләрдән котылырга теләп, республиканың бер районына юл тота алар. “Ярдәм итәм дип, бер хатын чакырган иде, әмма өметләр акланмады. Андагы тормыш җиңел булмады. Агач йорт, мичкә утын ягасы, җылы су юк. Авыруларыбыз тагын да көчәйде. Шул чакта әниебез бөтенләй урынга ятты. Тагын Казанга кайтып киттек”, – ди Гүзәлия.

Әмма тегендә-монда йөрүләр Оркыя апаны тәмам бетерә. Ул шул ятудан башка тора алмый. Ике кызын калдырып, мәңге­лек­кә ташлап китә. Әниләре үлгәч, ике туган бөтенләй бер терәксез кала. Яшәр өчен акчалары да кими. Фатирга түләп тору да кыенлаша. Шулай бервакыт, бурычлары җыелгач, аларны урамга куып чыгаралар. Фирдәвес апаның аяк­лары начар йөри. Махсус җи­һазга тотынмыйча хәрәкәт­ләнә алмый. Шул чакта кая барырга да белмәгән ике бертуган өчен­че­ләре – Раилә яны­на юл тота.

– Ул безне кертмәде. “Фирдә­весне кызган инде, ичмасам. Аны булса да төнгә керт”, – дип карадым. Тик ул: “Үзәктә бомжлар өчен урын бар. Шунда барыгыз”, – диде. Нишләргә дә белмичә, Ходайдан ярдәм сорап торабыз. Ярый ла күрше карчыгы булды. Ул төнгә кертте, – дип елый Гүзәлия. – Ә фатир хуҗасы акча сорап үзәк­кә үтте. Киемнә­ре­безне дә бирмичә торды. Бары тик сигез ай узгач кына, акчаны түләп, әйбер­ләребезне алдык.

– Бер генә дә ярдәм итәр туганнарыгыз юкмыни? – дип сорап куям.
– Туганнар бар. Безнең хә­лебезне барысы да белә. Әмма алар бездән уңайсызлана. Шалтыратсам, әйбер сорар дип куркып торалар. Мин шуңа да аларны борчымыйм. Ашарга бар икән – ашыйбыз, юк икән – ач торабыз. Туганнарны уңайсызламас өчен, алар йөргән урамнан да йөр­мибез. Өйдән чыкмауны кулай күрәбез.

Бәхетем булмады

Фирдәвесе аз сүзле. Без кил­гән көнне уразада иде. Авыру булса да, гыйбадәтен калдырмаска тырыша. Оркыя апа балаларын дингә өйрә­теп калдырган. Үзенең дә башыннан беркайчан ак яулыгы төшми аның. Ни генә күрсә дә, сынауларга бирешмәскә тырыша. Хәзер инде бу юлдан кызлары бара.

Буыннары сызлаудан интегүче Гүзәлия тормыш корып, бала сөю бәхетенә ирешсә дә, Фирдәвес аннан мәхрүм калган. “23 яшемдә авыруга юлыктым. Укуымны тә­мамлап, яшелчә базасына эшкә кердем. Тырышлыгымны тиз күр­деләр. Гади эшчедән тиз арада югарыга күтәрелдем. Ничек тиз уңышка ирешсәм, бермәлдә түбән төштем. Аякларым йөр­ми башлады. Салкын тигән. Бу хәлне авыр кичердем. Сөйгән егетем дә ташлап китте. Мин хас­та­ханәгә эләк­кәч, өйләнгәнен ишет­тем”, – дип сөйли Фирдәвес.

Монда берни кирәкми

Улы төрмәгә эләккәч, тәмам кайгыга баткан Гүзәлиянең төше­нә әнисе Оркыя апа керә. “Монда берни дә кирәкми. Шундый рә­хәт”, – дип кызын үз янына чакыра. Ә ул: “Ничек итеп китим инде, Рамилемне авыр чакта калды­рыйм­мы, Фирдәвесне кем карар?” – дип җавап бирә. “Күрә­сең­не күрмичә, гүргә кереп булмый”, – ди безнең халык. Гүзәлия белән Фирдәвес тә зур сынау үтә. Язмыш сынавын. Кайчак алар бө­тенләй төшенкелеккә бирелсә дә, өчәр көн ашамыйча яшәсәләр дә, Аллаһы Тәгалә аларга көч бирә. Юлларында игелекле кешеләрне очратып куя.

Әнә шулай бер фатирдан икенчесенә күченеп йөргәндә, алар­га Газинур абый очрый. “Хәл­ләрен сораша башлагач, шактый авыр тормышта яшәүләрен белдем. Ашарларына юк иде. Тизрәк дин кардәшләремә хәбәр иттем. Алар шундук ярдәм итәргә теләк белдерде”, – ди ул. Газинур абый аларның ашау-эчү якларын кайгырта. “Ул безнең өчен әти дә, әни дә булды. Мең рәхмәт аңа! Нинди генә авыр хәлдә булсак та, иң элек аңа шалтыратабыз”, – ди бертуганнар.

Әмма бу ярдәм генә җитми. Бүген аларның хәтта пропискалары да юк. Авырсалар, өйгә табиб та чакырта алмыйлар. Ике туган­ның бер генә хыялы бар – калган гомерләрен тынычлыкта үткәрә­селәре,  дәүләттән үзлә­ренә тиешле социаль ярдәмне алып, башкалар кебек яшиселәре килә. Инде алар никадәр тырышсалар да, фатир сатып алу кулларыннан килә торган эш түгел. Шуңа күрә игелекле кешеләрдән ярдәм кө­тәләр. Бу гаиләнең язмышын без дә кү­зәтеп барачакбыз.
 
Күршемә ярдәм кирәк!

“Ватаным Татарстан”ны күп еллар буена алдырам. Газета кил­гән көнне үк бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам. Аеруча авыр хәлдә калган гаиләләр, мох­таҗ­лар, гыйбрәтле язмышлар ту­рын­да укырга яратам. Үзем дә, хәлем­нән килгәнчә, андыйларга ярдәм итәм.

Сезгә язуымның сәбәбе – күр­ше­мә инвалид коляскасы кирәк. Үзләре кешедән сорарга яхшысынмыйлар. Шуңа да үзем мөрәҗәгать итәргә булдым. Күршеләрем – баш­ка милләт кешеләре. Татарстанга күченеп килгәннәр. Торыр урыннары да, пропискалары да, Россия гражданлыгы да бар. Тик менә 40 яшен тутырган ханым хәрәкәт­сез калды. Катлаулы операция ясаткач, аяклары йөрүдән туктады. Әле аларның 6 яшьлек кызлары да бар. Шөкер, ире ышанычлы кеше булып чыкты. Хатынын кадерләп карый, өйдәге бар эшне башкара. Әгәр бу ханымга коляска бирүче табылса, ул да әкрен­ләп өй буйлап хәрәкәтләнер иде. Бәлки, гаилә­сенә кайбер эшләрдә ярдәм итәр.
Ләлә. Казан

Редакциядән: Әгәр дә бе­рә­регезнең үзенә кирәкмәгән инвалид арбасы булса, бу хакта хәбәр итүегезне сорыйбыз. Игелекле кешеләр 89872076910 телефон номерына шалтыратсын иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.12.2016
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments