|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2016 Җәмгыять
Рабит Батулла: «Шизофрина, Чумиза, Сутинёр, Фюзеляж, Чумамур... Бәйрәм уздырырга әзерләнергә кирәк!»Татар зыялыларының (зыясызларының) утызынчы еллардан алып, бүгенгә чаклы балаларына кушкан исемнәре татарның таркалу (деградация) упкынына таба ажгырып барганы турында сөйли. Чит-ят исем, мәгънәсез (уйдырма) исем йөртүчедән: атаң-анаң кем иде, дип сорап тормагыз, алар укытучы яки укытучыларга охшарга тырышучы калхузчы булган. Күбесенең ата-анасы 1917 елгы түнтәрелештән соң совет мәктәбендә кыска вакытлы сыйныфларда укып чыккан укытучылар булган. Аларны хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткәннәр. Табигый ки, алты айлык, бер еллык курсларда тирән белем бирә алмаганнар. Димәк, ул укытучылар (бөтенесе дә түгел, әлбәттә) балаларга зыялы тәрбия бирергә әзерлекле булмаган, төпле белем алмаган. Мин авылда унъеллыкны тәмамладым, остазларым турында күп мәртәбәләр язып чыктым. Безнең мәктәптә гаять талантлы укытучылар күп иде. Алар безгә төпле белем биргән. Ләкин формаль гына дәрес бирүчеләре дә, мәгънәсезләре дә җитәрлек иде. Сүзем исемнәр турында иде. Татар язучылары, сәнгатьчеләре кушкан исемнәрне бергә җыеп бакканда, менә мондый исемлек пәйда булды: Кызларга: Айробикә, Альтернатива, Ассимиляция, Атлантида, Бактерияна, Бацилла, Бижетурия, Богема, Гаймарита, Диалектина, Имиджина, Истерия, Клюква, Компьютрина, Лесбина, Мазохиня, Макросфина, Манчестрина, Миастения, Нейтрина, Парнографина, Росомаха, Сапландрия, Сифилинә, Толерантина, Экзема, Эпитафия, Фитнеса, Шизофрина, Цикория, Чумзия, Чумиза... Малайларга: Альфонс, Аспирант, Ваучер, Венерик, Геморрой, Гомик, Гомосфер, Каптенармус, Клаксон, Калькулятор, Каттамаран, Компромат, Ловелас, Мазохшах, Мизандрия, Микшер, Мутон, Некрофил, Парсек, Партактив, Револьвер, Риелтор, Сопромат, Стандарт, Сифон, Символ, Сипарат, Сутинёр, Толерант, Факс, Фасон, Фаллосхан, Флюгер, Фюзеляж, Чумамур... Атаклы әдибебез Мирсәй Әмир узган гасырның башында ук бу килешсез гамәлне (тузга язмаган исемнәр кушу сөрешен) тәнкыйть утына тоткан иде: Мирсәй ага язган хикәядә камсамул егет белән камсамулка өйләнешә дә уртак балаларына исем эзли башлыйлар, эзли торгач табалар бит, игезәк сыңары оланга – Геморрой, кызчыкка Гонорея исеме куштырып кайталар. Димәк, адәм әйтеп, адәм ышанмаслык исемнәр кушу татарларда егерме бишенче елларда ук башланган һәм бүген дә дәвам итә. Татарларның ата-баба исемнәреннән ваз кичә башлауларына туксан ел тула, бу олуг бәйрәмне уздырырга бүгеннән әзерләнергә кирәктер! Булмас димә, дөнья бу! Сез тагын нинди тузга язмаган исемнәр беләсез, язып җибәрегез!
Рабит БАТУЛЛА |
Иң күп укылган
|