|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2016 Экология
Иске Котыш белән Чумачкада бүген 35 градус салкын булганБүген иртән Чирмешән районының Иске Котыш һәм Чумачка авылларында термометрлар минус 35не күрсәткән. Гадәттә, бу торак пунктларда, башкалар белән чагыштырганда, күпкә салкынрак була икән. Бу турыда район газетасы хәбәр итә. - Йортыбыз елга буендарак, түбәнлектә урнашкан, бездә иртән -35 иде. Өстәге урамнарда 28 булган. Бер авылда менә шундый аерма, - ди Иске Котыштан Екатерина Кшуманева. Чумачкадан Тәслия апа Әхмәтҗанова сүзләренчә, аларда да иртән 35 градуска кадәр суыткан.
- Улым, аякта – киез итек, башта - шәл, өем иске булгач, урамда гына түгел, өйдә дә салкынча – өшетә, ярый әле газ бар дип куанам, кыйбат булса да, утын ягу түгел. Бичара малларга, тавыкларга да салкындыр. Аларны җылырак урында тотарга, җылы су эчерергә кирәк, - ди авыл апасы.
Чирмешәннең Амур ягындагы Школьная урамында яшәүче Михаил Борисов болай дигән:
- Иртән һава температурасы 30-31 градус чамасы иде. Өйдә балалар булгач, газны экономияләмим, бүген алар укырга бармадылар, дәресләре булмаган. Салкын инде, салкын, әле көндез дә бик “йомшартмады”. Шуның өчен җылырак киенеп йөрергә кирәк. Машинаның аккумуляторын төнгегә өйгә алып кереп калдырам.
Түбән Кәминкә түбәнлектә урнашса да, аларда алай аерым суык булмаган. Шушы авылдан Гүзәлия Галәветдинова әйтүенчә, аларда иртән термометр баганасы 27 градус салкын күрсәткән.
- Бүген мәктәптә башлангычлар укымады. Иртән, кичен сыер саварга уңайсыз, ике сыерыбыз бар. Безгә дә, хайваннарга да салкын. Тавыклар җылырак урында үзе, тик алар тагын да тиз өшиләр дип беләм. Кыскасы, урамда озын-озак йөри торган түгел, - дигән Гүзәлия.
Язманың авторы "Безнең Чирмешән" газетасы журналисты Марат Гомәров салкыннарга куанып та куйган. "Үзебез, редакция хезмәткәрләре, Кар бабайларны ярый әле җылырак көннәрдә ясап өлгердек", - ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|