|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2016 Җәмгыять
Татарстанда уникаль “кире кыз” яши (ВИДЕО)Казанның 35 нче мәктәбендә белем алучы Ангелина Макарова теләсә кайсы сүзне секунд эчендә киредән әйтә ала. Җөмләне дә укып күрсәтергә мөмкин. Гаҗәеп кызның сәләте ничек ачылган соң? – Өч ел элек яз көне апам белән урамга саф һава суларга чыккан идек. Шунда элмә такталардагы язуларга күзем төште. Үзем дә сизмәстән, шуларны киредән укый башладым. Ничек икәнен дә аңлата алмыйм. Әйтерсең, ул сүз минем башта күптән бар. Шундый кызык булган иде ул вакытта, – ди Ангелина. – Шул чакта үземдә ниндидер сәләт барлыгын тойдым. Интернет аша андый кешеләрнең амбидекстр дип йөртелүен белдем. Аларда баш миенең ике ярымшары да тигез дәрәҗәдә үсеш алган. Макаровлар өендә күңелле хәзер. Әти-әниcе теләсә нинди сүз әйтә, ә Ангелина киредән укый. Сүздән әкренләп җөмләгә күчкәннәр. Үзләренчә тәҗрибә дә ясап караганнар. Әти-әнисе аңа Чыршы турындагы җырны киредән җырлап күрсәтергә кушкан. Кыз әйбәт кенә аны “ерып чыккан”.
--- |
Иң күп укылган
|