• 21.02 "Рәвешләр". Казан. ДК "Юность".
  • 25.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 20.12 Татарстанның халык артисты Зөhрә Шәрифуллинаның юбилей концерты. Филармония.
Туган көннәр
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • 29 Гыйнвар Илья Славутский
  • 29 Гыйнвар Илдус Фәиз
  • Актаныш. Сдаю комнату. 89625646471
  • Philips маркалы зур телевизор сатам. Бәясе 5000 сум. Шалтыратыгыз 89600509620
  • Т25 тракторына самосвал арба сатыла. Арча тел-89600386415.
  • Киров районының (Волжская Гавань) 128 балалар бакчасына пешекче, шәфкать туташы кирәк. Белешмәләр өчен тел 89053776172
  • Агач белән мин эшлим, но мин Актанышта 89375969171
  • Агачтан өй җиһазы эшләүче эзлим. Өстәл, урындык, эскэмия ясый белүче кирәк. Казан.
  • Арчада 12 сутый җир сатам. Документлар әзер. 89370045793
  • Казанда (Мирный, Петровский) Частный дом престарелыхта эшләргә сиделкалар кирәк. 12-20000 сум. тел.8927-243-3111
  • Казань. Изготавливаю на заказ татарские национальные сладости Талкыш-Калеве. Бесплатная доставка от 1000 р. 89196438833 Гульназ
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия

 

 

 
 
Архив
 

15.12.2016 Язмыш

“Өйдән чыгып кит, безгә комачаулама!"

Ульяновскида яшәүче дустым Мәрьям (исемнәр үзгәртелде) чылтыратты.
– Бездәге хәлләрне белсәң, чып-чын “Санта-Барбара”! Ата – улны, ана кызны белми дигәннәре, ахырзаман галәмәте шушы буладыр инде. Безнең цех башлыгы Тамара Романовнаны егерме өч ел бергә торган ире ташлап чыгып китте.

Син бу парны яхшы хәтерлисеңдер, былтыр шифаханәдә бергә ял иттек. Алар безнең катта, күршедәге люкс номерда торды. Тамара синең шигырь китабыңны тәкъдим итү кичәсендә катнашты. “Не отрекаются любя”ны сөйләп, романс җырлап, залны елаткан таза гәүдәле, зур күзле, ак йөзле чибәр ханымны онытмагансыңдыр? Ире белән парлап фокстрот биеп, дискотекада төп призны алулары исеңдәме?

– Хәтерлим, әлбәттә, бик матур, бер-берсенә туры килгән, тату пар кебек тоелганнар иде, – дидем мин, аптырап. – Араларыннан нинди кара мәче узды икән соң? Нәрсә өчен талашканнар? Ире кая киткән? Анасы янына авылга кайтып шылганмы? Күрерсең, бераз суынгач, хатынын сагынып кайтып җитәр әле. Тамара бик күркәм холыклы хатын бит, гафу итәр.

– Тамара аны үлгәндә дә гафу итмәячәк! Иренең гаебе кичерерлек кенә түгел шул! Минем ирем шулай кыланса, билләһи, икесен бергә бәреп үтерер идем.

– Кем белән икесен? Аңлатыбрак сөйлә әле, сөяркәсе булганмы әллә?

– Тамараның кызы белән ирен әйтәм.

– Кызының монда ни катнашы бар?

– Бар шул, әнисенең гомер иткән ирен шул тартып алды. Эштән иртәрәк кайткан Тамара ире белән кызының караватта бергә яткан чакларына туры килгән.

– Кит әле, үз атасы белән ятак бүлешмәгәндер ич инде?

– Ничек кенә бүлешкән әле! Ул аларның приюттан алып үстергән кызлары бит. Балалар йортыннан алып кайтканда чирләшкә, шөкәтсез үрдәк бәбкәсе кебек иде ул. Йолкыш, исерек ата-анадан туган хәчтерүш кисәге. Бозык геннарны кая куясың? Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый. Бу да үз анасына охшап себерке булып тугандыр...

– Белер-белмәс алай ук бетереп ташлама инде, Мәрьям. Әллә әтисе үги кызга исерек баштан ябышканмы? Көчләмәдеме икән? Көчләсә, төрмә яный үзенә. Ни дисәң дә, олы кеше җаваплы.

– Кызның үз-үзен тотышына караганда, анда хәлләр киресенчә кебек әле! Үзен өч яшь ярымнан бирле карап үстергән, каты авырган чакларында төн йокыларын калдырып, баш очында утырган анасының күзенә туп-туры карап: “Комачаулама безгә, симез карт карга! Өйдән чыгып кит! Бер-беребезне күптән яратабыз, безгә кешечә яшәргә ирек бир! Син миңа беркем дә түгел. Кемне яратам, шуның белән торырга хакым бар!” – дип чәңгелдәп тора икән. Шул чакта йөрәк өянәге кузгалып идәнгә егылган бичара Тамара. Әле дә чирдән башы чыкмый. Елый да елый. Ә ире белән кызы Мәскәүгә китеп барган. Танышларының фатирын яллап торалар, ди. Кызларына тиздән унсигез тула. Дөрес булса, авырлы икән. Тамарага ире: “Бала туганчы безгә язылышырга кирәк, аерылышырга ризалыгыңны бир”, – дип чылтыраткан. Яшь сөйрәлчек белән күрәселәре алда әле ул ирнең.

– Шундый акыллы, мәрхәмәтле, көн итәрлек хатыны да ярамагач, иренең күзе сукырдыр...

– Мәхәббәт сукырайта инде ул, дустым. Ир-атның чәче коела, түшәктә рәте китә башлагач, дәртле яшь җилкенчәккә күзе кыза башлый. Әле син ул кыз үги әтисеннән көмәнле дип уйлыйсыңмы? Тамара белән икәүләп ничә ел больница юлын таптадылар. Бармаган шифаханәләре, йөрмәгән им-томчылары калмады. Ир армиядә Чернобыльгә якын җирдә хезмәт иткән, шунда нурланыш алган булган. Хатыны ташлап чыгып китмәсен өчен, озак еллар шул серне яшергән. Сау-сәламәт Тамараны каенанасы күпме рәнҗетте. Малаена: “Кысыр хатыныңны аер, унсигез яшьлек кыз табып бирәм!”– дип әйткәнен күрше марҗалар ишетеп торган. Нахакка яшь түктерүләре, үз баласын сөю бәхетеннән мәхрүм итүләре җитмәгән, инде олыгаеп килгәндә, берьюлы ике якын кешеңнең хыянәтен ничекләр кичерергә кирәк?

Ташлап киткән... Ташландык. Кирәксез. Гадәттә, эшкә ярамаган, файдасыз нәрсәне генә чыгарып ташлыйлар. Ирдән аерылган хатынны теләсә-кем кыерсытырга, тиешле-тиешсез җирдә чеметкәләп алырга гына тора. Тол хатынны кызганалар, ә ире ташлаганнан көләләр. Көтүдәге каз бәбкәләре хәлсез бәбкәне җыйнаулашып чукыган кебек. Вакытында соңгы көчеңне җыеп, башыңны югары күтәреп, тешеңне кысып, туп-туры алга карап, горур атлап китә алмасаң, беттең, тапталдың, сындың дигән сүз. Ирем белән дус-тату яшәсәм дә, бу тема миңа яхшы таныш. Миңа җиде яшь тулган елны газиз әткәем Лотфулла, сигез ел бергә гомер иткән әнкәйне, өч кызын ташлап, төп йортыбызны сатып, акчасын кесәсенә салып, сөяркәсе Зәйтүнә апа белән Үзбәкстанның Гөлстан дигән бай, матур төбәгенә чыгып качты. Безгә алиментны тиешенчә түләмәс өчен, эшләгәнен хатыны исеменә яздырып барган. Сугышта алган ярасы аркасында, ул 21 сум пенсия ала иде. Ара-тирә шуның өчтән берен безгә җибәргәләде. Аптырагач, әнкәй алименттан баш тартты. “Аның икенче хатыны кысыр. Сез үсеп җитеп, кеше кешеләре булып яши башлагач, алимент таләп итеп, гаиләләрегезгә авырлык китермәсен”, – дип аңлатты безгә бу хәлне. Әнкәйнең очын-очка ялгый алмый азаплануларын, нахак сүзләргә гарьләнеп, төне буе елап чыкканнарын гомеремдә онытасым юк. Әткәй картаймыш көнендә Волжск шәһәренә күченеп кайтты. “Кызым, булдыра алсагыз, мине гафу итегез. Гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр, – дип елады сиксән яшьлек әткәй бер очрашканда. – Гомер буена үкенеп яшәдем. Бар тапканым үз балаларыма түгел, этләргә кала. Минем ялгышны кабатлый күрмәгез. Никахын бозган, хыянәт иткән кешенең беркайчан да бәхетле булачагы юк аның. Бер-береңне аңларга, санларга, юл куярга, чит-ятка кызыкмаска, үз ояңны туздырмаска кирәклеген соңга калып аңладым. Беренче никах Күктә укыла, диләр. Минеке ише икенчесе – шайтан вәсвәсәсеннән генә киләдер. Үкенәм, тик гомер узгач, аннан ни файда? Якында гына булса да, терсәкне тешләп булмый шул, балакаем”.

Иреннән аерылган ялгыз хатынга бәйрәм көннәрендә аеруча авыр. Кунакка барса – урыны ишек төбендәге өстәл чатында. Авырса – хәлен белүче, кыен чакта көчле иңен куючысы юк. Гомер бер генә, аны ни рәвешле яшәп бетерү күбесенчә үзебездән тора. Кул кушырып, башны аска иеп утырмаска, ә хәрәкәт итәргә кирәк! Үлгән артыннан үлеп булмаган кебек, кемдер үзеңне ташлап киткән очракта да, иртәгәсе көнне уйлап, яшәргә омтылырга кирәк. Бүгенге көндә ялгыз калган Тамарага: “Елама, өзгәләнмә, киткәннәр икән, юлларына ак җәймә, шайтаныма олаксыннар, күз көеге булып, каршыңда буталып, каныңа тоз салып йөрмәсеннәр!” – диясе килә. Бу һич кенә дә барысы да бетте дигән сүз түгел. Дустым Мәрьям әйтүенчә, Тамараның бер дигән эше, фатиры, кеше алдында абруе, көн итәрлек акчасы бар. Аңа әле илле яшь тә тулмаган. Чибәр, акыллы, талантлы ханым. Аңа кеше арасында булырга, эштән соң күңеленә яраклы шөгыль табарга, кызыклы китаплар укырга, музыка тыңлап күңелен юатырга, бәйләү-чигү белән нервларын тынычландырырга, йога курсларына язылырга, иң яхшысы – берәр җиргә ялга барып кайтырга кирәк, минемчә. Психологка барып килсә дә әйбәт булыр. Табигать белән вакыт – бөек дәвачылар. Үз эчеңә бикләнмә, Тамара. Үзеңнән гаеп эзләмә, мин бәхетсез дип елап-сыктап утырма! Ялганчы, бозык ир белән сөйрәлчек чәчби өйдән чыгып киткәнгә карап, дөнья бетмәгән. Эчке дөньясы караңгы, астыртын бәндәләр белән бер түбә астында гомер итүгә караганда алардан ераграк торуың хәерлерәктер ул. Эче черек агачка юлыккан булгансың, Тамара, ә аңа таяну мөмкин түгел. Русларда: “Все, что ни делается – все к лучшему”, – дигән сүз бар бит. Бәлки, элекке ирең белән араны өзү синең бәхет капкаларың ачылсын өчен кирәк булгандыр?! Авыр тормыш сынауларын кичкән чакта, кеше сынала, рухи яктан чыныга, элеккеге хаталарын төзәтә, дөньяга фәлсәфи күзлектән карарга өйрәнә, шул рәвешчә, бер башка югарырак күтәрелә. Күңелеңне төшермә, Тамара! Син әлегә бик күпләргә кирәк, ә алар сиңа – терәк.

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.12.2016
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV