|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2016 Мәдәният
Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинга бүген 70 яшь тулдыГабдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафинга бүген 70 яшь тулды. Театрны тамашачысыз күз алдына китереп булмаган кебек Кариев театрын да Нуриәхмәт агадан башка күз алдына китереп булмый. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты, Г.Кариев театрының аксакалы Нуриәхмәт абый - күпкырлы шәхес. Аның уйнаган рольләре үзенчәлекле, кабатланмас. 50 ел дәверендә 40тан артык спектакльдә, 5 кинода катнаша ул, театр белән чынбарлык аның тормышында хуш исле чәчәкләрдән җыелган тәкыя кебек үрелеп бара.
Нуриәхмәт абый үзен театрдан башка күзаллыймы икән? Минемчә, юк! Суларга һава кирәк булган кебек, актерга тамашачы кирәк, ә тамашачы исә Нуриәхмәт абыйны бик ярата. Аны яратмый мөмкинме соң? Андагы буй-сын, чибәрлек, көчле темперамент яшь актерлар да көнләшердәй.
Нуриәхмәт абыйның репертуары киң.
Король Лир – “Король Лир” (У.Шекспир)
Якуб – “Йосыф-Зөләйха” (Кол Гали)
Оргон – “Тартюф” (Б.Мюллер)
Кәрим бай, Зыя бай – “Башмагым” (Т.Гыйззәт)
Баптист – “Тискәрегә авызлык” (У.Шекспир)
Сәйдәшев – “Умырзая” (Р.Харис)
Бәдри – “Галиябану” (М.Фәйзи)
Дедал – “Казан ятиме” (Р.Зәйдулла)
Социал Коминтернович – “Ничек миллионер булырга?” (М.Гыйләҗев)
Карт – “Көзебезнең язы” (Р.Шәриф)
Мәликсәдәк, Кибет хуҗасы – “Алхимик” (П.Коэльо) һ.б.
Бүгенге көндә иң гөрләп барган спектакльләрнең берсе “Нигез ташлары”нда (Т.Миңнуллин) төп роль Гарифулла олы характерлы, үз язмышын халык язмышы белән тыгыз бәйләгән милли герой буларак бирелгән. Нуриәхмәт ага Сафин аны нык ихтыярлы, көчле рухлы шәхес итеп уйный. Сәхнәдәге Гарифулла карт белән тормыштагы Нуриәхмәт абый бер-берсенә тәңгәл киләләр шикелле. Тормышта да туры сүзле Нуриәхмәт абый сәхнәдә уйнамый, гүя анда яши кебек тоела. Бер яктан караганда Гарифулла образы – катлаулы образ. Ләкин нәкъ менә шундыйлар тормышның тоткасы булып торалар. Спектакльдә вакыйгалар Гарифулла карт нигезендә бара. Ә Гарифулла карт үзенең улларын нигез ташларына тиңли. Гарифулла карт кебек, безнен Нуриәхмәт абый, барыбызны да үз балаларын яраткан кебек ярата. Ул безне бервакытта да киңәшсез калдырмый, гел ярдәм кулы сузып, дөрес юл күрсәтә. Ул бездән, театрыбызның нигез ташларын саклардай дәвамчылар тәрбияли. Нуриәхмәт абый кебек, үз эше өчен янып, 50 ел гомерен театрга багышлаган, театрны эш дип түгел, минем гомерем, эчәр суым, ашар икмәгем, сулар hавам, дип яшәгән кеше генә Чын артист була ала! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Нуриәхмәт абый кебек шәхесләр булганда, Театр яшәячәк!!!
Гөлназ ГАЛИМУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|