поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.11.2009 Җәмгыять

АКЧАГА БАКЧАДА УРЫН БАР...

Җәй буе безнең йорт янында бала арбасы тартып бер әби йөрде. Күренеп тора: авылдан килгән татар әбисе. Таныш булмаса да очраган саен аның белән исәнләшеп китә идем. Бер көнне: "Әби, хәлләрең ничек?" – диюгә, ул якын танышын күргәндәй ачылып китте:

– И кызым, күреп торасың хәлләремне. Шушындый ямьле көннәрдә ят инде таш арасында. Бүген кайтып китәр идем – балаларны җәллим. Кызымны декрет ялын да тутырмаган килеш эшкә чакырып алдылар. Хәзерге заманда карышып ятып булмый. Эшсез калудан куркып чыкты инде. Нишләргә дә белмәгәч, аптырап мине алып килделәр. Оныгымның баласы бу.
 
Садикка урнаштырырга йөреп караган иделәр дә, чират бик күп икән. Ике елдан соң килергә кушканнар. Тизрәк урнаштырасыгыз килсә, фәлән мең сум акча түләргә кирәк дигәннәр. Адәм тәганәсе. Акчага бар урын, бушка юк. Артык байлыгыбыз булса, бер дә уйламыйча чыгарып бирер идек тә, җиткерә алмыйлар шул. Хөкүмәт биргән пособиеләре баланың ашарына алырга да җитми. Яшьләр нишләп бала табарга атлыгып торсыннар? Берне алып кайталар да телләрен аркылы тешлиләр. Акча дип эшкә чыксаң – балага урын юк.
 
Бөтен нәрсә бар: киенәм дисәң – киеме, ашыйм дисәң – ризыгы. Тик берсенең дә бәрәкәте юк. Юклык заманда биш бала үстереп тә бу кадәр интеккәнем булмады. Ай-һай, авыр хәзер бала үстерүләре. Бигрәк тә шәһәр кешесенә... Фатирда эссе. Урамга чыгыйм дисәң, тугызынчы каттан бала арбасы белән төшәргә кирәк...
 
Гайшә әби күбрәк авырлыктан түгел, аптыраганнан сөйли. Үз балаларын, оныкларын аякка бастыруы гына җитмәгән... Рәхәтләнеп үз өенең түр башында тыныч кына дисбесен тартып утырыр урында гөҗләп торган шәһәрдә җәфа чигә. Сүз белән сүз арасында авылны, күршеләрен дә сагынып алды.
 
– Авыз тутырып үзебезчә сөйләшкәч рәхәт булып китте әле, кызым. Күрше-тирәдә аралашыр кеше дә юк. Балалар кайтсалар да аларның үз мәшәкатьләре, үз телләре... Әбинең сагынуы чиктән ашкан. Авыл кешесе шәһәргә килгәч үзен читлектәге кош кебек хис итә бит. Ике-өч көн тормыйлар, кайтырга ашыгалар. Орчык кадәрле генә сиксән яшьлек Гайшә әбине җәлләп тә, аңа сокланып та куйдым. Ходай тәгалә оныкчыкларын да карарга насыйп иткән карчык бик бәхетле дә. Шушындый мәрхәмәтле әбиләр күбрәк булса, балаларыбыз да җылы кулларда үсәр иде.
 
Балаңны бакчага урнаштыруны, Гайшә әби әйтмешли, үзен бер кыйсса итеп язмалы.
 
 Урам тулы – бала
 
 Кайда комлык, уңайлырак урын бар – шунда төркем-төркем булып балалар уйный. Читтәрәк сабыйларын күзәтеп торучы әниләр, оныклары белән килгән әби-апалар инде танышып дуслашып беткәннәр. Авызларында һаман бер сүз – балаларны ничек "садикка" урнаштырырга?
 
"Чираты" килеп җиткәнче бала әнә шулай урамдагы комлыкта, мәктәп ишегалдындагы спорт мәйданчыгында уйнап үсә тора. Әле аларны йөртердәй юньле урын да юк. Аяк асты чүп-чар, буш аракы шешәләре, ватылган пыяла кисәкләре белән тулган. Йортлар каршында әллә кайчан ясап куелган атынгычлар, әйләнгечләр ватылып, күгәреп беткәннәр. 
 
 Кесәләр чыдасын гына
 
 Күршем Наилә икенче баласы белән өйдә утыра. Улы тугач та гариза язган булганнар. Инде өч ел үтте, чират җиткәндер дип барсалар, урын юк дип кире кайтарып җибәргәннәр. Гел юк дип тә булмый. "Фондка" ун мең сум акча бирсәләр бакча мөдире боларның хәлләренә кереп урын табасы икән. Тик өйдә бер ир эшләгән акчаны ничек җиткерсеннәр? Наилә үзе дә: "Өч ел көтеп, мин нигә кемгәдер ун мең бирергә тиеш әле", – ди. Әле бу сумма да аз санала. Башка "хәтәр" бакчалар "фондына" унбиш меңнән алып утыз меңгә кадәр акча бирергә кирәк икән. Тик ул суммалар кайсы да булса счетка түгел, кемдер аша мөдирнең кулына тапшырылырга тиеш. Бу хәл бер Казанда гына түгел, Чаллы, Әлмәт һәм башка зуррак шәһәрләрдә дә шундый бакча "законы" хөкем сөрә. Нишләмәк кирәк, эшләмичә булмый, ә балаңны карарга кеше юк. Соңгы тиенеңне җыеп булса да бирәсең инде.
 
Ярый да балаңны бакчага биреп тынычлыкта калдырсалар. Юк шул. Тагын әллә нинди чыгымнарга акча җыялар. "Ата-аналар фонды", кәгазь-каләм, буяу алырга, театрга, бәйрәмнәргә (саный китсәң безнең календарьда алар бик күп), ай саен диярлек фотографы килә... Ата-ананың җилкәсе, дөресрәге кесәсе чыдасын гына.
 
 Май чүлмәге тышыннан билгеле
 
 Шәһәребездә төрле типтагы балалар бакчалары бар. Әллә кайдан үзенең төзеклеге, матурлыгы белән аерылып торганнары да, койма-капкалары кыйшайганы да.
 
Танышларым озак кына йөри торгач кызларын Яңа Савин районында урнашкан бер "коммерческий" балалар бакчасына урнаштырдылар. Бассейны, үзләренең физиотерапия кабинеты, табиблары, бала йөри торган төркемнең үз шәфкать туташы бар. Түләү дә шактый. Бәясеннән тормыйбыз, кызыбыз гына караулы булсын, авырмасын гына, диделәр. Болар сөйләгәч күз алдыма заманча матур балалар бакчасы килеп басты. Ә күргәч исем-акылым китте. Төзелгәннән бирле тыштан ремонт күрмәгән, капкалары чалшайган бакча икән.
 
Ярар, танышларымның балалары шушы бакчага йөри башлады. Әле өйрәнгәнче төшкә кадәр генә тотарга кушкач, бер буш көнемдә баланы миңа алырга куштылар. Килеп керсәм, бала яланаяк килеш чишенә торган бүлмәдә (кыш көне) трусиктан гына йокы киемнәрен кочаклап елап утыра. Күзләре шешенеп кызарып беткән. Ачуым чыкты. Баланы күтәреп алдым да, тәрбиячесен эзләп алдагы бүлмәгә уздым:
 
– Нишләп баланы карамадыгыз, күпме гомер монда шулай утыра ул? – дип әйтүем булды, тегесе бөеренә таянды да:
 
– Ничек карап бетерик соң без. Безгә акча әз түлиләр. Сез биргән акчалар безгә түләнми бит ул, – дип, үзе миңа акыра башлады.
 
– Монда акча турында сүз бармый. Бала хакында, нишләп ул игътибарсыз калган? Хезмәт хакыгыз аз булганга бала, әти-әни интегергә тиеш түгел бит. Бала караулы булсын өчен кесәгезгә күпме салырга кирәк соң? – дигәч кенә тынычланып бүлмәсенә кереп китте.
 
Мескен тәрбиячеләрнең акчасы бигрәк аз инде дип кайберәүләр җәлли. Ә кайсыбызга өеп бирәләр соң? Иртәдән кичкә кадәр эшләсәң дә күбебезгә очын-очка ялгап барырлык кына бирәләр. Тәрбиячеләрнең хезмәтен рәхәт дип әйтергә теләмим. Ләкин әгәр син бала тәрбияләргә алынгансың икән, бу эшне яратып, чын күңелеңнән башкарырга тиешсең. 
 
Безнең канга сеңгән инде хәзер: табибларның кесәләренә акча салабыз, балабызны яхшылап карасыннар өчен мөдиргә, тәрбиячегә бүләк, күчтәнәч ташыйбыз. Әйтерсең ансыз дөнья бармый. 
 
 Бар икән күрәселәр
 
 Замана үзгәрде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре дә заманнан артка калмаска тырыша. Сакта торган әзмәвер ирләрне элек банкларда гына күрә идек. Хәзер кайсы бакчага кермә – шунда "охрана" тора. 
 
Балаңны урнаштырырга дип мөдир янына керсәң, ул тегесен яки монсын сорый: "Түбәдән су үтә, коймаларны алыштырырга кирәк... Ничек ярдәм итә аласыз?" – дип мескенләнүдән башлары чыкмый. 
 
Сезнең фәкыйрьлектә яшәгән берәр бакча мөдирен күргәнегез бармы? Яки җитмәгән әйберне өеннән бакчага ташыганын? Биш мең сум хезмәт хакына гына яши бу мескеннәр димәссең дә. "Хәтәр" машиналарда гына йөриләр алар, өсләрендә затлы туннар. Барсын да халык күреп, ишетеп тора. Әйтергә генә куркалар.
 
1 октябрьдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең күпчелеге "башка чыкты". Бу –зур үзгәрешләр, түләүле хезмәтләр тагы да артачак дигән сүз. Очын-очка ялгап яшәгән ата-аналар тагын да пошаманга төште. Кеше арасында балалары ким-хур булмыйча йөри алырмы? Кыскасы, аларның күрәселәре алда әле.

Дания ШӘРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 55-56 | 10.11.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»