|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2016 Юмор
Яңа ел “Розыгрышы”Бүген кода-кодагыйларыбыз Яңа елны каршыларга безгә килергә тиешләр. Инде көн кичке якка авышкан. Кунаклар киләсе булгач, әлбәттә, минем хатын бәйрәм табынын тәм-томнар белән тыгызлап тутыргандыр да. Игътибарга лаеклысын, ягъни иң “вәжни”ен әйтәсем килгәне шул: рюмкаларны куярга урын калдырса ярый инде менә. Хатынымның пешермәгән нәрсәсе юк. Ул бәлеше, пәрәмәче, сумсасы дисеңме, ул тутырылган тавыгы тагын. Каклаган казы ни тора! Прәме авызда эри. М-м!.. Телең йотарсың! Хатын, Яңа ел табынына дип, өч ай алдан “Ашан” сәүдә үзәгеннән 999 сумга (99 тиенен әйтмим) балык уылдыгы да сатып алган иде. Закускага – о-о! Менә дигән! Җитмәсә, янында “высший пилотаж” – “Виски” дигәне дә бар. Ул яктан хатын минем маладис! Шундый матур табын янында кода-кодагыйлар белән күңел ачып, әйе, рәхәтләнеп утырасыбыз бар икән бүген. Шулай уйланып эштән кайтып килгәндә, юл чаты тирәсендәге куаклар янәшәсендә, кая барып бәрелергә белмәгәндәй, иелә-бөгелә тыпырдаган ак сакаллы Кыш бабайга күзем төште. Сәерсенеп янына килдем.
Нариман КАМАЛОВ |
Иң күп укылган
|