|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2016 Матбугат
Андрей Кузьмин: «“Татарстан 24” телеканалында яңа чор башлана»Бүген Илсур Метшинның матбугат сәркатибе Сергей Лобов үз вазифаларын калдыра, ул «Татарстан 24» телеканалына генераль директор сыйфатында тәкъдим ителәчәк. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин «Татарстан 24» телеканалының үсеш перспективалары турында сөйләде. “Күптән түгел яңа телеканалның концепциясе расланды. Һәм безгә яңа карашлы, алга этәргеч бирүче, тәҗрибәле идарәче кирәк иде. Тележурналист Сергей Лобов озак еллар «Эфир» телеканалында корреспондент һәм алып баручы? һәм аннан Казан мэры Илсур Метшинның матбугат сәркатибе булып эшләгән бай тәҗрибәле кеше. Марина Александровна (каналның элекке директоры Марина Коновалова - ТИ) алдына без тагын да зуррак бурычлар куябыз: «Татмедиа» холдингында ул республиканың төбәк телевизион челтәрен үстерү белән шөгыльләнәчәк”, - дип сөйләде Кузьмин.
--- |
Иң күп укылган
|