• 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 30 Май Рәниф Шәрипов
  • 30 Май Хәния Фәрхи
  • 30 Май Мөдәррис Вәлиев
  • Яр Чаллыда эре, яхшы авыл бәрәңгесе сатыла. Килограммы 20 сумнан.Капчыгы-600 сум.т.89674643949.
  • Мәктәп һәм ял лагерләрендә ял итүче балаларны Казан һәм Татарстан буйлап гизәргә экскурсия оештырабыз. Тарих, кызыклы риваятьләр тыңлап илебез белән горурлана алалар. Белешмә өчен телефоннар: 8 843 2585700 һәм 89033424431
  • Общежитиеда булмә сатыла. Аерым туалет ясау, су керту мөмкинлеге бар, булмәдә җиһаз һәм техника кала. Бәясе 780 мең. Ипотека, маткапитал бн дә алырга мөмкин. 89053104269
  • Актанышта Южная урамында яхшы хәлдәге кирпич гараж сатыла, 17,4 кв.м. Бәясе килешу буенча. Тел.89274687879
  • Кафель, плитка ябыштыру. Ванна булмәсе тулысынча ремонт. Тулысынча яки өлешчә квартирга ремонт ясау. Купьеллык тәҗрибә. тел.89375288023. Казан.
  • Казанның «Салават күпере» торак комплексында вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы – 65кв.м. Адресы – Нурихан Фәттах урамы 17/4 йорт. Автобус тукталышына җәяүләп 2 минут барасы. Фатир 18 катлы йортның 12 катында. Фатирга керүчеләр үз җиһазлары һәм техникалары белән күченә ала. Буш фатир кирәк булмаган очракта – хуҗаларның фатирны җиһазландыру мөмкинлеге бар. Айлык аренда бәясе – коммуналь түләүләрне дә кертеп – 15000 сум. Белешмәләр өчен телефон – 89047606128 (фатир хуҗасы)
  • Алып баручы. Туйларыгызны, никахларыгызны, юбилей, туган көннәрегезне матур итеп алып барабыз. Балтач, Арча, Казан. 89655807850
  • Бәрәнге орлыгы сатыла. Яшел Үзән районы. 89050390335
  • Сыер, тана ике бозаулаган Ютазы ягында. 89272479286
  • Яхшы хәлдәге Гранта машинасы сатыла, төсе ак. 2015 елгы. 89375206829

 

 

 
Архив
 

               

14.12.2016 Мәдәният

Рифат Шәрәфетдинов: “Татар һәм башкорт эстрадасына аермыйм” (ИНТЕРВЬЮ)

“Татар моңы” яшь башкаручылар телевизион конкурсы, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында үткәрелгән яшь башкаручылар конкурсы җиңүчеләре елдан-ел арта. Әлеге җиңүләр аларны зур сәхнәгә менәргә канатландырса да, алларында туган каршылыкларны барысы да үтә алмый шул.

Татар һәм башкорт эстрадасының танылып килүче җырчысы Рифат Шәрәфетдинов та әлеге мәртәбәле җыр бәйгеләренең лауреаты. Тик Рифат егет кешегә хас үҗәтлек белән саллы гына репертуар тупларга, танылган җырчылар белән хезмәттәшлек итәргә дә, концерт-тамашалар оештырырга да өлгерде инде. Сәхнәгә дә һөнәри белемнән башка күтәрелмәгән. Дөрес, әлеге уңышларын Рифат Шәрәфетдинов бары башлангыч дип саный, һәм шуңа күрә дә алга таба иҗади әйләнеше тагын да артыр дигән өмет баглаучы артист  дип саныйсы килә аны.

— Рифат, син бүгенге көндә танылып килүче, белемле җырчы. Яңа дәвер иҗатчысы буларак сәхнәдә нинди юнәлештә чыгыш ясыйсың?
— Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлагач, үземне белемле җырчы дисәм дә була. Яңа буын башкаручысы буларак сәхнәдә халык җырларын башкарырга яратам, заман җырларын да читләп үтмим, репертуарга аларны да кертәм. Киләчәктә дә шул юнәлештән тайпылмыйча гына, иҗатымны тулыландырып, яңа үрләр яуларга омтылам.
— Гөлназ Асаева белән бер концерт сезонын эшләп чыкканнан соң аерым тамашалар куя башладыгыз. Аларның гаиләсе белән уртак иҗат һаман дә дәвам итәме?
— Беренче чиратта мин  Фәдис абый Ганиевның төркеменә  бик зур рәхмәтлемен, дөресрәге, аның гаиләсенә — Фәдис абый белән Лилия апага.  Алар мине үз канаты астына алып, тамашачыга тәкъдим итте, зур сәхнә белән чын-чынлап таныштырды. Бүгенге көндә Фәдис абый Ганиев һәм Лилия апа Биктимерова белән бергәләшеп Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә  бер зур төркем булып эшләп йөрибез. Алла боерса, киләчәктә үземнең концерт программасы белән тамашачыны сөендерергә исәпләп торам. Бүгенге көннән үк зур программа өстендә көн-төн эшлибез, әлеге тамаша бик зур тырышлык белән әзерләнә.
— Гөлназ белән иң уңышлы дуэтларыгызның берсе — “Бибинур” җырына клип төшерү уе булмадымы? Төрле чараларда бергә дуэтлар башкарыламы?
— Безнең дуэтлар байтак, төрле чараларда аларны башкарырга тырышабыз. Клип төшерергә дигән уй булмады, гәрчә җырны тамашачы бик яратып кабул итсә дә.
— Балачактан кемнең җырларын башкарып үстең?
— Балачактан ук халык җырлары тыңлап үстем. Ул җырларны миңа картәнием көйли иде. Үсә төшкәч, ул вакытта танылган башкаручыларның җырларын җырлый башладым. Күңелгә ошаган җырларны көйләп йөри идем.
— Син башкорт һәм татар сәхнәсендә дә чыгыш ясыйсың. Әлеге ике эстраданың аермалары нидә?
— Җырның  ертыгы булмаган кебек, аның милләте дә юк. Башкорт һәм татар эстрадасында да шул ук тамаша, шул ук сәхнә, шул ук алкышлар. Моңлы, үзәкне өзә торган җырлар белән беррәттән бер көнлек җырлар да, җырчылар да һәрбер милли эстрадада бар һәм булачак. Кискен аермалар күрмим.
— Казанда артистка үсәргә мөмкинлекләр күбрәкме?
— Мин әле танылып кына килүче җырчы буларак, бар мөмкинлекләрне дә күреп, белеп бетермим. Шуңа күрә, минемчә, мөмкинлек бар җирдә дә бар, моның өчен иң беренче чиратта үзеңнең көчне ныклап сынап карарга кирәк һәм тырышып эшләргә.
— Зур бәйгеләрдә лауреат исемнәре алган җырчы буларак, әлеге җыр фестивальләрендә катнашу һөнәри яктан үсеш ясый дип уйлыйсыңмы?
— Берсүзсез! Җырчы кешегә һәрвакыт практика кирәк, ә менә шул бәйгеләр барысына да өйрәтә дә инде. Дулкынлану, яну-көюләрне басар өчен сиңа һәрвакыт  һөнәр өстендә эшләргә кирәк, шулай эшләгәндә генә үсешне тоярга мөмкин. Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленә, бигрәк тә Рифат Фәттаховка  аерым рәхмәтләрне җиткерәсе килә, чөнки әлеге җыр конкурсы иҗатыма бик зур этәргеч бирде. Алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләрен дә инкяр итмим.
— Бүгенге тамашачы нинди җырларга өстенлек бирә?
— Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Һәрбер кеше җырда язмышының чагылышын эзли. Күңелгә дә бит үз башыңнан кичергән хисләр турындагы җырлар кереп кала. Кемдер халык җырларында үзен күрә, кемдер заман җырларында. Мәсәлән, бер халык җырын башкаручылар төрләндереп җырласа да, һәрбер тамашачы үзенең күңеленә ятканын тыңлыячак.
— Тормышың бары иҗат белән генә бәйләнгәнме?
— Бик куп еллар укып, мин бу һөнәрне үз иттем. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз булган кебек, җырчы кешегә дә башка осталыкларның кирәге чыгып куя. Тормыш бертөрле генә бармый, кирәкле һөнәрләремне үзләштерә барам.
— Артист тормышын авыр диләр. Син җырчы һөнәрендә нинди кимчелекләр күрәсең?
— Артист тормышы гына авыр димәс идем, хәзер дөньясы авыр. Һәрбер эшнең үз кимчелекләре бар инде, үзең теләп сайлап алган һөнәрнең ким якларына игътибар аз була.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 13.12.2016
Gong-TV печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments