поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.12.2016 Икътисад

Айсылу Лерон: "Без эшлибез, ә акчаны башкалар ала, кайда гаделлек? дип җитәк­челектән сорагач, безне эфирдан читләштерделәр"

Россиядә яшәүчеләрнең 4 проценты гына хезмәт хакыннан канәгать, аларга тиешенчә түлиләр дип исәплиләр. Респондентларның 84 проценты күбрәк акча эшли алыр идек, дигән фикердә. Халыкның 25 проценты җитәкчеләренә канәгатьсезлек белдереп, хезмәт хакын арттыру турында сораганы булган, ә 33 проценты бу кыю адымны ясаргамы, юкмы дип уйлап кына йөри. Кешеләрнең 26 проценты үзләрен хезмәт хакын арттыруга лаеклы дип саный, әмма бу хакта җитәкчеләргә сүз катарга җыенмыйлар. Ә сез хезмәт хакыннан канәгатьме?

Айсылу ЛЕРОН, “Татар радиосы”нда алып баручы:
 
– Мин әле декрет ялында, өч бала белән мәш килеп киләм. Ялга чыкканчы “Татар радиосы”нда PR менеджер булып эшләдем, эфир да алып бардым. Алган акчамнан ка­нәгатьмен, миңа җитә. Ә гаи­ләне алып барырга ирем тырыша, аңа рәхмәт. Шундый очрак булды. Без күбрәк эшлибез, ә башкалар бездән аермалы артык көч дә куймый, ә акчаны күпкә күбрәк алганны белгәч, “Кайда гаделлек?” дип җитәк­челектән сорадык. Әмма арттыру да, акчаны тигезләү дә булмады, безне, берничә кешене, эфирдан ике айга вакытлыча читләштерделәр.
 
Фатих ХӘБИБ, Түбән Кама мәчете имамы:
 
– Мин канәгать. Аллаһ биргәнен күпсенмәсен, булганына бәрәкәт бирсен дип телибез. Акча җитү-җитмәү, күп түләү-түләмәүгә килгән­дә, барысы да чагыштырмача.  Әгәр кеше комсыз булса, күпме алса да, үзен хәерче итеп тоюдан туктамас. Тик зарури әйберләр бар бит –  туклану, киенү,  яшәү урыны, дарулар... Әгәр  кешенең шуларга акчасы җитми икән, бу бик  начар. Соңгы арада бө­тен җирдә мактанып фә­лән кибет мохтаҗ­лар­га ипи өлә­шә дип яза. Чынында бу – хурлык. Мәсә­лән, минем хатын балалар бакчасында эш­ли, хез­мәт хакы   фатирга түләү һәм балалар бакчасы белән мәктәпкә түләүгә генә җитә. Мәчеттә имамлык итүче­ләр­не хөкүмәт тә, халык та тәэмин итми, мәчеткә кергән саен акча санап утыралар дип сөй­ләп кенә йө­риләр.
 
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ, “ВТ” журналисты:
 
 – Гомергә акчага табынмадым. Әби дә, әти-әни дә булганына шөкер итеп яши­ләр иде, акча беркайчан да җитми. Кайчак байлыкка чумып, бу дөнья оҗмахында яшәүчеләр турында укып, ишетеп, күреп кызыгып куйган да буласың. Әмма кү­ңелгә шундук икенче уй килә: туплаган малны үзең белән алып китеп булмый. Рухи байлыкны өстен күрәм. Зыялы, зирәк, рухи яктан бай кеше­ләр беркайчан да зарланмый. Яшь вакытта ам­би­ция­ләр югары була, тормыш корганда акча күп ки­рәк. Ә барысы да җайлан­гач, ул икенче планга күчә. Гому­мән, кеше профессиональ икән, аның хезмәте югары бәялә­нергә тиеш. Яхшы җи­тәкче моны аңларга тиеш.  
 
Айрат ГАЛИЕВ, укытучы:
 
– Укытучының хезмәт хакын югары дип булмый инде. Соңгы елларда күпме­дер яхшырту омтылышлары сизелде. Тик барыбер лаеклы хез­мәт хакы өчен күп сәгать­ләр алырга туры килә, өстәмә вазыйфалар йөкләнә, күп кеше репетитор булып йөри. Аеруча катего­рияләре һәм ква­ли­фикация­ләре булмаган яшь­ләргә авыр, хезмәт хакы аз чыга.Чит илдәге хәлләрне карап барабыз, аларда хез­мәт хакы күләме бездән күп­кә зуррак. Укытучы җәм­гыять­тә хөрмәткә дә ия, лаеклы тү­лиләр дә. 
 

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.12.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»