|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2009 Мәдәният
ҺИДАЯТ СОЛТАНОВ ВАФАТТатарстанның театр сәнгате зур югалту кичерә. 9 ноябрьдә 94 нче яшендә милли татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхес, Татарстанның халык артисты Һидаят Солтанов вафат булды. Артист белән хушлашу 10 ноябрьдә Г.Камал театры бинасында 10.00 сәгатьтә була. Һидаят Солтанов 1915 елның 30 ноябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Убие авылында туа. 1937 елда Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Ташкент татар театрында, 1940 елда Башкортстанның Яңавыл татар театрында артист булып эшли.
Һидаят Солтанов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
1947 елдан Һ.А.Солтанов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты. Ярты гасыр дәвамында татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, ул татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә йөздән артык образ тудырган. М.Фәйзинең “Галиябану” спектаклендә Исмәгыйль, Н.Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Гыйният, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Җиһанша, Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” спектаклендә Вәли Хәсәнов, Б.Горбатовның “Бер төн”ендә Богатырев, К.Симоновның “Көннәр һәм төннәр” спектаклендә Бабченко, Т.Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” спектаклендә Газизов, “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Евстигней образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.
Халкыбызның талантлы улы, Татарстанның халык артисты Һидаят Солтановның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
--- |
Иң күп укылган
|