• 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 15 Декабрь Кави Нәҗми (1901-1957)
  • 15 Декабрь Фәридә Кудашева (1920-2010)
  • 15 Декабрь Данил Гыйниятов
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • Срочно дворник кирэк 89377734777
  • Туалет, ваннага плитка жаям теплыи пол уткарам, стенага плитка куям, тел.89600325048
  • Казаннын узэгендэ, Назарбаев урамында кызлар очен ботен унайлыклары тудырылган 1 булмэле фатир тэкъдим итэм. тел.89178887888.
  • Казанда.Карбышев 60 адресында 13 кв.м.булмэ сатыла.7 эт.Булмэдэ ремонт ясалган.Куршелэр бик эйбэт.Бэясе 800000.Т 89274084073.
  • Продаётся однокомнатная квартира в центре Актаныша с площадью 26 кв.м.8 904 673 59 09
  • Татар телендә дипломнар, курс эшләре язуда студентларга ярдәм. Тиз арада оригиналь эшләр. 917-885-45-12
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Сборка и ремонт мебели!Тел.89196484445 Актаныш
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим квартира Габишево ягында) 895066660021

 

 
Архив
 

               

10.11.2009 Милләт

УНИВЕРСИТЕТ: ИСЕМЕ ҺӘМ ҖИСЕМЕ

Казан университетының исемен саклап калу, статусы үзгәрү белән аның татар милли кадрларын әзерләүгә ничек катнаша алуы, яисә киресенчә, бу эштән читләшү ихтималы – бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз шул хакта бара.

Кәрим Камал: “Азатлык” радиосыныңбүгенге “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә кунаклар Казаннан булса да, әсөйләшү Прагада бара.
 
Минем беренче кунагым – Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт шурасының даими комиссиясе рәисе, күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, һәм икенче кунак – танылган язучы, шулай ук депутат Туфан Миңнуллин.
 
Без бу юлы Прагада очрашып, бу атна да иң кайнарга әйләнгән мәсьәләне тикшереп узарга булдык. Бу Казан университеты язмышы. Узган атнада без “Азатлык” радиосында Русия президенты Медведевның фәрманы чыгуга бу хакта хәбәр биргән идек. Ул фәрманда иң кызыгы һәм бәлкем аянычлысы да – яңа университетның Казан университеты нигезендә корылуга карамастан, исеменең “Идел буе” (“Приволжский”) дип аталуында.
 
Әлбәттә, татар зыялыларында бу шактый гына шик уятты. Моның артында ни ята? Мәскәү исем алмаштыру белән нигә ирешергә тели? Шул мәсьәләгә ачыклык кертер өчен “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенә без Разил әфәндене һәм Туфан әфәндене чакырдык та.
 
Разил әфәнде, сез бу эшләр белән күптән шөгыльләнгәнсездер. Чөнки Казандагы югары уку йортларын финанслау, акча табу мәсьәләсе, кризис чорында бигрәк тә, парламентта күтәрелеп тора. Казанда федераль университет булдыруның файдалары нидә соң?
 
Разил Вәлиев: Чыннан да, бу хакта фикер алышу күптәннән бара иде. Федераль университет статусын алыр өчен күп университетлар көрәшеп торды. Казан университеты белән бигрәк тә Нижний Новогород университеты конкурент иде. Казан университетына шундый статусны бирү мәсьәләсе көн тәртибенә куелгач, бездә дә шактый шикле уйлар булды.
 
Без аның плюсләре һәм минуслары турында уйладык. Беренче чиратта, университетның статусы күтәрелә. Әгәр дә Русияда берничә генә федераль университет булып, калганнары төбәк университетлары булып кала икән, билгеле, моның кызыксындырган яклары бик көчле. Сайланганнарга бик күп акча биреләчәк. Минем ишетүемчә, алдагы елларда Идел буе Федераль Университетны үстерү өчен миллиардларча сум акча биреләчәк.
 
Кәрим Камал: Президент фәрманында Идел буе университеты дип әйтелсә дә, минемчә, татарлар арасында Казан университеты дип әйтү калыр инде.
 
Разил Вәлиев: Бәхәснең иң авырткан җире – аның исеме. Казан Университеты әле 1804 елда, Император исеме белән ачылган. Аның даны Татарстанга, Русиягә гына түгел, бөтен дөньяга таралган. Анда уку үзенә күрә бер дәрәҗә. Әгәр дә киләчәктә федераль университет Казан дигән сүзен югалта икән, минемчә, бу бик зур югалту булачак. Акча – бүген бар, иртәгә юк. Миллиардлар бүген булыр, иртәгә бетәр. Ә Казан Дәүләт Университеты дигән сүзләр 205 ел дәвамында булып килгән икән, димәк, киләчәктә дә аны югалтмас өчен без үз өлешебезне кертергә тиеш.
 
Исем ул бер нәрсә. Икенчесе, КДУ татар халкы өчен бик зур шәхесләрне, гомумән бик күп белгечләрне тәрбияләгән, үстергән. Әгәр дә киләчәктә бу исем югалып, башка институтлар белән кушылып, моңа кадәр билгеле булмаган исемгә күчә икән, бу безнең өчен бик зур югалту булачак. КДУ федераль университет дәрәҗәсенә күчкәч, татар телен өйрәнү ни дәрәҗәдә булыр? Татар факультеты калырмы? Шәрыкъ институты булырмы? Бу мәсьәләләр безне бик борчый. Безне генә түгел, студентларны да, профессорларны да, гомумән татар халкын борчый.
 
Кәрим Камал: Яңа университетта татар телен, татар фәнен өйрәнү ничек куелачагы турында әле сөйләшербез. Туфан әфәнде, университетны яңа исем белән ачуга сезнең фикерегез нинди? Бу тема Татарстан өчен яңа. Сезнең беренче тәэсирегез нинди? Яңа исем бирү артында нәрсә ята?
 
Туфан Миңнуллин: Минемчә, бу яңа гына башланган эш түгел. Моны мин Мәскәүнең милли сәясәтенең бер дәвамы дип карыйм.
 
Дөресен әйткәндә, Казан университеты дип аталу император вакытыннан ук бирелгән. Башка милли республикаларда яңа оештырылган университетлар булды. Әйтик, Башкортстанда. Ә анда ул Башкорт Дәүләт Университеты дип атала. Бездәгесе беркайчан да Татар дип аталмады.
 
Инде “Казан” сүзе дә Мәскәү даирәләрендә күпләрнең эчен пошыра, дип уйлыйм. Шуңа күрә, “Казан” сүзеннән котылырга телиләрдер. Ләкин мөмкин, мин артык шикләнәмдер. Безнең шикләнерлек нигезебез дә бар. Әкренләп-әкренләп, бездә яшәгән халыктан “татар”, “Казан” дигән сүзләрен читләштереп, “федераль” дигән сүзләрне күбрәк кертеп, гап-гади губерниягә әйләндерү сәясәте алып барылмыймы?
 
Разил Вәлиев: Минем тагы бер сүзем бар. Без Татарстан Дәүләт шурасында 1994 елда Татар милли университеты төзү турында карар кабул иттек. Аннан соң да күп карарлар кабул иттек, ләкин алар тормышка ашмады. Татар һуманитар педагогик университеты барлыкка килде. Без аңа безнең хыялда булган миллилекне, идеологияне салмакчы булдык. Шушы проектны төзеп бетергәч кенә, хәзер ТҺПУны КДУга кушып, аңа яңа исем биреп, шушы проектыбыз төшеп калмас микән?
 
Кәрим Камал: Журналистика факультеты деканы Васил Гарифуллин бу уңайдан болай дигән иде: КДУга ТҺПУ кушылгач, шуның нигезендә милли институт теләгенең тормышка ашуы бик ихтимал.
 
Разил Вәлиев: Бу бик яхшы хыял. Әгәр дә бу хыял тормышка аша икән, мин Васил әфәндене кочаклап үбергә әзер. Ләкин моңа кадәр нишләптер хыялларыбыз хыял булып кына калды. Федераль университет булгач, аның уку программалары Мәскәүдә расланачак. Моңа кадәр без Казан университетында федераль хөкүмәт белән уртак тел табып, үзебезнең теләкләребезне дә, үтенечләребезне дә, хыялларыбызны да тормышка ашырып бара идек. Ә инде университет бер гигант монстрга әйләнсә, безгә үз фикеребезне, теләкләребезне, максатларыбызны ирештерү тагын да авыррак булачак.
 
Туфан Миңнуллин: Аннары квота дигән нәрсә бар бит әле. Шушы университет эшли башлагач, кайсыдыр регионга квоталар билгеләп куерга мөмкиннәр. Әйтик, Татарстанга фәлән урын, Ульяновск өлкәсенә фәлән кадәр урын. Татарстанның абитуриентларының санын да киметергә мөмкин. Чөнки федераль университет булгач, әйтергә мөмкиннәр: нигә сез, татарлар гына җыелып укыйсыз?
 
Кәрим Камал: Кытайлар хәзер нәкъ шулай эшлиләр. Көнчыгыш Төркестандә, уйгырлар җирендә кайчандыр уйгырлар күпчелекне тәшкил итә иде. Хәзер Пекин әкренләп кытай халкын китерә, бигрәк тә яшьләрне укырга дип китерә. Бүгенге көндә уйгыр халкы үз җирендә азсылыкта калып бара.
 
Туфан Миңнуллин: Бу федераль университетны тәмамлаучылар арасында никадәр татар балалары укый? Минемчә, бер университет булгач бу сан бик күпкә кимер.
 
Кәрим Камал: Сез сөйләгәннәрдән бик күңелсез сүрәт килеп чыга бит. Татарстандагы борчылган интеллигенция нишли ала? Бу карарны үзгәртеп, университетның исемен саклап калыр өчен, анда татар кадрларын әзерләүне дәвам иттерү өчен нинди каналлар бар?
 
Разил Вәлиев: Матур сүзләр дә әйтик, чөнки федераль университетның өстенлекләре шактый күп булачак. Әгәр дә без Казан Дәүләт Университетын башка югары уку йортлары белән кушып, федераль университет булмасак, без икенче сортлы университетка әйләнәчәкбез. Әгәр дә моңа кадәр претендент булган Түбән Новгород Университеты федераль булса, аларның укыту яклары да, финанслау яклары да, бөтен яклардан да алар бездән бер башка югарырак булачак. Безнең балаларыбыз анда барып укырга омтылачаклар. Безгә бу якны да аңларга кирәк.
 
Кәрим Камал: Менә сез дә, башкалар да "бюджет артачак, безгә күбрәк акча киләчәк", ди. Нигә Татарстан, шундый бай республика була торып, ул акчаны федераль үзәктән көтәргә тиеш? Мәскәүгә түләп барган акчаны туры университет өчен биреп булмыймы?
 
Туфан Миңнуллин: Тырышып карадык бит. Татар милли университетын ачып карадык. Ягъни республика үзе финансларга тиешле университет. Ләкин, Мәскәү бөтен нәрсәне үз кулына алгачтын, безгә аны ачарга рөхсәт итмәделәр. Бәлки, бу дөреслеккә туры килмидер. Чөнки, үзем ишетмәгәч, әйтеп булмый. Имеш, Мәскәүдә бу мәсьәләне (Татар университетын оештыруны – ред.) хәл итүче түрәләр “только через мой труп” дигәннәр.
 
Разил Вәлиев: Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасында безнең комитетта сүз алып барылган иде. ТҺПУда үзебезнең милләт өчен белгечләр әзерләгәндә республика бюджетыннан акча бүлеп бирү турында сүз барды. Мәсәлән, татар бүлегенә 6-7 бала гына җыела икән, ә 25 абитуриент булырга тиеш икән, алар "без сезгә рөхсәт бирмибез, чөнки группа ачыр өчен җитәрлек кеше юк" диләр. Мин әйтәм, бу артык зур акча түгел, республика казнасыннан моңа акча бүлеп бирик. Татарстан, бер караганда, бик бай. Икенче караганда, ул бик хәерче, чөнки байлыгыбыз үз кулыбызда түгел. Әгәр дә үз кулыбызда булса, без мондый хәлдә булмас идек.
 
Бер заманны Русиянең кануннары буенча, Русия субъектлары үзләрендә үз уку йортларын ачарга хокуклы иде. Моннан 4-5 ел элек Мәскәү төбәкләр үзләре уку йортларын ача алмый дигән канун чыгарды.
 
Кәрим Камал: Алар бары тик федераль карамакта гына булырга тиешме?
 
Разил Вәлиев: Әйе, шулай. Шуңа күрә бездәге Һуманитар институт ябылды. Ябылгач, Русиянең Дәүләт думасы мәгариф турындагы канунга яңадан, субъектларда уку йортларын ачарга мөмкин дип үзгәреш кертте. Шул кадәр зур сәяси уен бара. Аны аңлап бетерү – бик катлаулы нәрсә.
 
Туфан Миңнуллин: Менә бу университетлар белән, югары белем белән уйнау ул Русия хакимиятенең бөтен мәгариф системасын үзгәртергә тырышу шаукымын күрсәтә. Ул мәктәпләрдән башлана, милли компонентларны бетерү, БДИны рус телендә генә тапшыру. Мәдәният өлкәсендә дә бу сәясәт бара. Ни кызганыч, бу Русия файдасына түгел.
 
Кәрим Камал: Болар барысы да аңлы рәвештә эшләнәме?
 
Туфан Миңнуллин: Әйе, уйланып, аңлы рәвештә дияр идем мин.
 
Кәрим Камал: Татар җәмәгатьчелеге, татар оешмалары, зәгыйф булса да милли хәрәкәт бар. Алар оешып, вазгыятьнең нинди куркыныч икәнен аңлап, уртак фикергә килеп бергәләшеп чаралар күрү ихтималы бармы, сезнеңчә?
 
Туфан Миңнуллин: Ничә гасыр буе инде көрәш бара. Хәзер көрәш эчкәрәк, кешеләрнең күңеленә күчте. Элегрәк мәсьәләләр халык тарафыннан күтәрелсә, хәзер җитәкчелек тә милли мәсьәләләргә җитте. Милли региональ компонентлар мәсьәләсендә бөтен республикаларның җитәкчеләрен җыеп, Казанда киңәшмә үткәрү дә көрәшнең бер формасы иде. Минемчә, көрәш дәвам итәр.

Кәрим КАМАЛ
Азатлык
№ | 05.11.2009
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№24 (26476) / 11.11.2009 19:23:32

Рөстәм Идрисов!Илдар Шәфкать улына бу хатны кабинетына кертеп кулына тоттырырга кирәк! моннан ул аны укымас. Ә быелгы бәйрәмгә килгәндә ул Казанда да күтәренке урыс духында узды.

№23 (26449) / 11.11.2009 16:11:07

Яр Чаллы шәһәр хакиме
И.Ш. Халиковка.

Хөрмәтле Илдар Шәфкать улы!

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮ яки ТИҮ) Яр Чаллы бүлеге 2009 елның 9 ноябрендәге атналык җыелышын (шәһәр халык җыенын) туган тел темасына багышлап үткәрде. Чөнки безгә бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар шәһәр халкыннан даими рәвештә килеп тора. Шулар арасында түбәндәгеләр еш очрый.
Нигә шәһәр хакимиятенең туган телгә игътибары бөтенләй күренми? Шәһәрдәге татар мәктәпләре һәм аерым сыйныфлары туган телдән ел саен ныграк читләшәләр. Шәһәр урамнарындагы рекламада татар теле бөтенләй диярлек юкка чыкты. Шәһәр пассажир транспортында татарча белдерүләр бөтенләй ишетелми! Кибетләрдәге әйбер исемнәре ике дәүләт теләндә язылмый. Быелгы чәчәк бәйрәме Татарстанның суверенлыгы бәйрәменә багышланган булса да, урыс телендә һәм урыс рухында узды. Традициядәге татар экспонатлары юк дәрәҗәсендә иде. Яңа төзелгән никахлашу сараена бары тик урысча гына “Дворец бракосочетаний» дип язылган иде. Әйтерсең лә, ул урыслар өчен генә төзелгән. Шәһәрнең баш ахитекторы татарларны санга сукмый, күрәсең. Кибетләрдә, шәһәр транспортында урыс милләтеннән булган кешеләр татарларга еш кына “Нигә татарча сөйләшәсез, сез Россиядә яшисез бит” дип бәйләнәләр. Бу күренеш көчәйгәннән – көчәя бара. Тел тидерү белән генә чикләнмичә, кул тидерүгә дә барып җитәргә бик мөмкин. Моңа каршы ашыгыч рәвештә чаралар күрергә кирәк. Хастаханәдә, дарухәнәләрдә һәм кибетләрдә “Говори по-русски!»дип тупас рәвештә әйтүләр торган саен күбрәк очрый башлады..
Мондый законны бозу фактлары белән һич тә килешеп булмый. Россия һәм Татарстан Конституцияләре буенча, “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында Татарстан законы” һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында Татарстан Республикасы Дәүләт Программасы” нигезендә бу фактлар гамәлдәге шушы законнарны тупас рәвештә бозу булып тора. Әлбәттә, бу законсызлыкка чик куелырга тиеш. Билгеле булганча, законнарның үтәлешен күзәтүче һәм тәэмин итүче орган булып прокуратура хезмәт итә. Гади кешеләрнең күбесе законнарны белми. Бу вәзгыятьтә прокуратура тел мәсьәләсенә кагылышлы законнарны пропагандалау өстендә эшлэргэ тиеш. Югыйсә, шәһәребездә милләтара ызгышлар барлыкка килергә мөмкин. Бу факторны игътибарсыз калдыру җигаятькә тиң.
Татарстан Конституциясенең 8 – нче матдәсендә язылганча, “Татарстан Республикасында татар һәм урыс телләре бертигез хокуклы дәүләт телләре булып торалар”. Россия Конституциясенең 26 – нчы, Татарстан Конституциясенең 34 – нче матдәсендә берүк сүзләр язылган (п.2):
«Каждый имеет право на пользование родным языком, на свободный выбор языка общения, воспитания, обучения и творчества». Шушы закон нигезендә татарлар һәркайда, шул исәптән урыслар белән янәшәдә − транспортта, кибеттә, хастаханәдә һ. б. урыннарда, үз телләрендә сөйләшергә хокуклы. Бернинди урыс та моңа каршы чыгарга, ризасызлык белдерергә хокуклы түгел. Менә шушы турыда урыс милләтеннән булган шәһәр прокуроры үз милләттәшләренә карата шәһәр телевидениесеннән, радиодан чыгышлар ясап, газеталарда мәкаләләр бастырса, аларның нәтиҗәсе уңай һәм файдалы булыр иде.
2007 елда “Шәһри Чаллы” газетасында туган телгә багышлап бер-бер артлы күп мәкаләләр бастырылды. Шәһәрнең күренекле шәхесләре – генераль директорлар, шәһәр суды рәисе һ.б. үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен белдерделәр. Ләкин шәһәр хакимияте моңа игътибар бирмәде, бернинди нәтиҗә ясамады, карар чыгармады.
Безнең туган телебез, татар теле − сокланырлык камил тел. Моны искәртеп китмичә мөмкин түгел. Төрки телләр арасында ул күренекле урын тота. Шуңа күрә дә әйтелә: “Татарга толмач кирәкми”. Тагын менә нинди мәгълүмат билгеле: Берләшкән Милләтләр Оешмасы исәбе буенча, дөньядагы барлык телләр арасында татар теле дәрәҗәсе ягыннан 14-нче урында тора. Ә дөньда 6000-нән артык тел бар! Безнең телебез – бай тел. Аның авазлары күп. Мәсәлән, Украина телендә “ф” авазы юк. Алар “кофе” дип әйтә алмыйлар, “кохве” дип сөйлиләр. “Федор” аларда “Хведор”.Башкорт һәм Себер татарлары телендә “җ” авазы юк. Башкортлар Җәүһәрия исемен Явәһирә дип кулланалар, Себер татарлары Җамалыйны Чамалый дип әйтәләр. “Великий һәм могучий” урыс телендә ә, ө, ү, җ, ң, һ авазлары юк. Бу авазлар катнашкан безнең сүзләрне алар әйтә алмыйлар. Күп кенә чит-ил сүзләрен әйтергә аларның телләре әйләнми. Кржижановский, Дзержинский, фахверк (архитектурада кулланыла торган термин) урысларда Крыжановский, Держинский, фаферк булып үзгәрә.
Без үзебезнең бай һәм камил туган телебез белән горурланырга хаклы. Тик без моны аңлап җиткермибез. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез һәм тел галимнәре дә моңа игътибар итмиләр әле. Мондый телне югалту – зур җинаять булыр иде.
Милләтебез һәм хөкүмәтебез алдында туган телне чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора.
Тел турындагы гамәлдәге законнарның үтәлешен тәэмин итү, туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында Сезгә түбәндәге тәкъдимнәрне юллыйбыз:
1. Шәһәр мәгариф идарәсе һәм депутатларның мәгариф комиссиясе аша гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм аерым сыйныфларда татар телен һәм татар телендә фәннәр укытуны даими рәвештә контрольдә тотарга, укытуның күләмен һәм сыйфатын киметүгә юл куймаска.
2. Балалар бакчаларында татар төркемнәренә игътибарны көчәйтергә, тәрбияне, аерым чараларны саф татар телендә алып барырга.
3. Шәһәр урамнарындагы рекламанынң һәрберсен ике дәүләт телендә язарга. Моның өстеннән контрольне шәһәр депутатларының мәгариф комиссиясенә йөкләргә.
4. Шәһәр пассажир транспортында (трамвайларда, автобусларда) тукталыш исемнәрен башта татарча, аннан соң русча игълан итәргә.Бу мәсьәләне контрольдә тоту өчен ТИҮ вәкилләреннән комиссия төзергә. Комиссия әгъзаларына транспортта йөрү өчен шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирергә. Моның өчен бюджетта аерым статья булдырырга.
5. Кибетләрдә әйбер исемнәрен ике дәүләт телендә язарга. Моның өстеннән контрольне мәгариф комиссиясенә йөкләргә.
6. Тел турындагы законнарны киң халык массаларына аңлату өчен шәһәр прокурорының телевидениедән һәм радиодан чыгышларын оештырырга, газеталарда мәкаләләрен бастырырга.
7. Шәһәр прокурорыннан тел турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тотуны, бу законнарны бозучыларга карата чара күрүне таләп итәргә. Контрольне хокук саклау комиссиясенә йөкләргә.
8. Ел саен уздырыла торган шәһәр Сабан туен һәм чәчәк бәйрәмен татар телендә һәм милли рухта үткәрергә. Контрольне мәдәният комиссиясенә йөкләргә.
9. Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында шәһәр телевидениесендә туган телгә багышланган аерым программа булдырырга.
Әлбәттә, бу тәкъдимнәр Яр Чаллы хакимиятенә генә түгел, гомумән бөтен Татарстанга кагыла.
Бу мөрәҗәгать Яр Чаллы шәһәренең халык җыенында 2009 елның 9 ноябрендә бер тавыштан кабул ителде.


Җыен рәисе
ТИҮнең Яр Чаллы бүлеге рәисе Рәфис Кашапов

Җыен сәркәтибе Мәрзия Шакирова

№22 (26423) / 11.11.2009 12:29:49

ну вот
как всегда
акырышалар \"без бетэбез\"
по существу сойлеше башлагач - ничего страшного оказывается.

№21 (26421) / 11.11.2009 12:20:29

Ничә татфак булырга тиешлеге миңа шәмәхә төстә, һәм параллель турылар кебегерәк.

Чын татфак моңа кадәр берәү генә булды. КДУ ныкы.

И баста.

№20 (26419) / 11.11.2009 12:19:32

//ике татфак булмаячак, анысы билгеле. ну кирекме сон ул ике татфак бер казанга?//
ну да.
только вот...
башында искәндәр абый булса - хорошо.
иначе - ...

№19 (26417) / 11.11.2009 12:11:12

маякчы, \"ибфу га татар факультеты кирәк булмаячак, \"фуу\" гына диячәк\"

каян чыккан убеждение бу? ике татфак булмаячак, анысы билгеле. ну кирекме сон ул ике татфак бер казанга? элек оч иде (кгу, пед, гуманитарный) икеге калу заметно не повлияло. бер булсын, берэгэйле булсын

с таким же успехом урыс филфагы да кыскара. что то \"бетэбез\" дип акырышкан урыслар куренми. физмат, иняз, экономфакЪ - ботенесен де санап бетерерлек тугел. эмоциялерсез гене анлатып бирегез эле, ниге сез татфак бетэчэк дип уйлыйсыз?

университетны дэрелфонун дип тэ эйтэлэр иде артык \"татарчалаштырырга\" яратучылар. так что белки \"ибфд\"

№18 (26415) / 11.11.2009 12:05:31

оп-па.
татфак турында үзлегемнән кайгырып утырам. маякчының соңгы сүзләрен укымадым да :)

№17 (26414) / 11.11.2009 12:04:31

хэсрэтсез, 
да нет уж.
шутка в русле последнего невроза :)

хотя. татфакны нишләтерләр бит, әле җилгесез толком.

//ул ибфу булганга//
уфф, татарчасы ещһ прикольнее.
я не то чтоб сильно вонловался по поводу названий. это дело десятое.
әмма аны бит инде кешечәрәк итеп була.
әнә, болак буена вообще тыштан әллә нинди баракка охшаган кунакханә төзеп куйдылар. исеме - Ibis...

№16 (26413) / 11.11.2009 11:59:32

хәсрәтсез
Син чынлап аңламыйсыңмы, әллә башыңны җүләргә салып, үртәшеп утырасың киләме. ибфу га татар факультеты кирәк булмаячак, "фуу" гына диячәк.

№15 (26408) / 11.11.2009 11:09:22

ил, анламадым,
э кая китэ ул универ? сутэлэр что ли?
"казан университеты" атамасы калачак. ул ибфу булганга карап анын белен менгеге саубуллашырга дигенмени?

№14 (26407) / 11.11.2009 10:54:03

бигрэк тортмэ инде син, Ил. Ай-яй!

№13 (26402) / 11.11.2009 07:52:58

//Универ-мэнгелек!//
ага.
мәңге.
безнең хәтеребездә калачак.

№12 (26401) / 11.11.2009 02:31:16

Маякчы, мин синен белэн. Универ-мэнгелек!

№11 (26400) / 11.11.2009 01:01:52

Шүрәле!
Универ дигәндә халык арасына чәчрәп чыгуың өчен, бер очырасаң, мөгезеңне кысып рәхмәт әйтәм әле мин сиңа. :).

№10 (26396) / 11.11.2009 00:03:36

мин аны булмый дип уйламадым да шулай да йазыр алдыннан куйып карадым әле өстәп тагын бер клавиатура. нормаль куйыла һәм ешләй гномда. гном убунтуда.
һәм татарча клавиатурада ь,ц,щ,ё,ж,ъ ларны да йазып була.

№9 (26392) / 10.11.2009 23:37:19

Даааа кирилл коварный мужииииик...алексей был куда лучше.

№8 (26388) / 10.11.2009 23:30:34

Windows өйләрдә кала билгеле. Анысын йолкып ташлый алмыйлар.
Ә менә Линукска өстәмә татар хәрефләрен Шәлкем өстәп куя ала билгеле. Әмма ул бишенче тәгәрмәч ише генә эшли. Winда татар клавиатурасы булдырылгансы SL (сәләт) шрифтларын алар куйганнар иде инде. Әмма ул шрифтларның кодировкасы мәсәлән андый татар текстын Интернетта дөрес итеп кулланырга яраклаша алмады

№7 (26385) / 10.11.2009 23:19:13

Шүрәле, өйләрдә хет калдыралармы соң Windowsны?)
Ничек тә өйрәнербез инде..Linuxта вируслар юк ди)

№6 (26384) / 10.11.2009 23:18:36

Шүрәле, 
безнен универда крутой прогрммачылар куп бит, или ул принципиально момкин тугелме!?

№5 (26383) / 10.11.2009 23:17:46

//Менә ничек оста итеп уйланылган!!!!!!//
и чо, совсем никак?
ә безнең компьютерщиклар кая карый?
шәкли, блин, фәһем?
денег-то много им дают, блин.

Иркэ, 
алар прагага бармаган ич инде. вроде.
дом кекинадан ары китмәгәннәрдер инде.

№4 (26382) / 10.11.2009 23:11:02

ил, 
Прагага барып сойлэшкэч, солидныйрак була дип уйлыйлар. Мэскэу ишетер дип уйлыйлардыр. Тукай эзлэре шушы кешелэр дэулэт эшендэ булганда жимерелгэч, боларны кем тынлап торсын инде, Прага барсалар да, тагын эллэ кайларга барсаларда да.

№3 (26381) / 10.11.2009 23:10:49

Җәмәгать! БДИны бары тик рус телендә генә бирү, милли компонентны бетерү, КДУ дан татар факультетын бетерү өстенә, тагын бер елдан татар баласы өстенә тагын бер афәт өстәләчәк.
Нинди дип сорагыз. 2010 елның 31 декабреннән президент Медведев фәрманы буенча барлык мәктәпләрдә, барлык уку йортларында һәм гомумән мәгариф системасында Windows операцион системасын куллану тәмамлана. Бер мәктәпкә дә, бер уку йортына да Windows лицензиясе бирелмәячәк. Барысы да Линукс операцион системасына күчәргә тиеш. Хәзердән үк укытучыларны бу системага укыту бара. Линукс операцион стсиемасының шактый өстенлекләре бар. Әмма иң зур кимчелеге ул беръюлы бары тик ике телдә генә эшли ала. Рус+инглиз телендә яки инглиз+татар телендә. Хәзерге Windowsтагы шикелле рус клавиатурасы белән эәләгәндә тиз генә татар клавиатурасына күчү мөмкинлеге каралмаган. Мшктәпләрдә һәм башка уку йортларында текст-документларны язганда кем кайсы телне сайлап алыр? Рус+инглиз теленме яки инглиз+татарнымы? Һичшиксез беренчесен. Рус+инглиздән инглиз+татарга күчү өчен Линуксны кабат урнаштыру сорала.
Биредә бик ачык: Мәктәпләрдә компьюрда татар телендә эшләү югала дигән сүз. 6 татар хәрефе урынына урысның кирил хәрефләрен куйсаң гына инде. Менә ничек оста итеп уйланылган!!!!!!

№2 (26315) / 10.11.2009 11:39:03

1. чо-то сбилось? шрифт чего-то не того.

2. укымадым. п.ч., как обычно. абзыйларыбыз собрались тему пообсуждать. ну и чо? нәрсә буласын ПФУ җитәкчелеге үзе дә белми әле. ә болар нәрсәдер сөйләп утыра. кем тыңлыр соң инде боларны?!...

а вообще.

//Татар һуманитар педагогик университеты барлыкка килде. Без аңа безнең хыялда булган миллилекне, идеологияне салмакчы булдык.//
салмакчы булдылар да бит. не получилось. какой там милли.

и ещё.
вообще, это типа карма. менә педны бетерәләр. ай-һай!
ә ТГГИны бетергәндә чо-то әллә ни ай-һай ишетелмәде. менә педга да килеп җитте.
кызганыч.

№1 (26307) / 10.11.2009 09:51:24

Кызганыч, бик кызганыч. Ярый без студент вакытта, \"пед\" \"вет\" \"сельхозлар\" \"каишниклар\" \"кисишниклар\" һ.б. арасында \"УНИВЕРЛАР\" исемен горур йорттек.
\"Кызлар безне күргәндә атлап барган аякларын буташтырып бер генә сүз әйтәләр иде.
-Сез әллә универданмы?\"

Укып бетергәч, эшкә урнашканда да КДУ ктыргасы башка караш уята иде кадрлар бүлекләрендә.

Ә аннары бөтенесе \"универга\" \"академияга\" әйләнде КДУ бераз җете төсләрен югалтты.

Ә хәзер нәрсә булыр? Кызганыч.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов