поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.11.2009 Сәясәт

МИН ҮЗЕМӘ ҮЗЕМ ХУҖА

Cарман районының Иске Әхмәт авылында Дүшәмбедән күченеп кайткан үзбәк гаиләсе гомер кичерә. Гаилә башлыгы Мансурхан Абдуллаевның (һөнәре буенча инженер-механик) очраклы рәвештә генә шушы яклардан узып барганда бу авылга күзе төшеп калган. Озак уйламыйча, 2000 елда бирегә күченеп тә кайтканнар. Иң хикмәтлесе шул – Иске Әхмәт инде байтактан бер кеше дә яшәмәгән, ташландык авыл булган. Монда килеп яңа тормыш башлап җибәрү авырлыкларын үзләре генә хәтерлидер. Сарман район үзәгенә терәлеп диярлек урнашкан бу авылны җирле халык ник ташлап киткәндер, ә менә Мансурхан абый аңа икенче сулыш өргән.

 
Үзләрендә укытучы булып эшләгән хатыны Мәхәббәт апа, Мансурхан абыйның бертуганы, тагын берничә кардәше берләшеп, җиң сызганып эшкә тотынганнар. Арендага җир алганнар, теплица корып куйганнар, яшелчә үстерергә керешкәннәр. Кайтып эшкә тотынганнарына әле бер дистә ел гына узуга карамастан, Мансурхан абыйларның хуҗалыгы, корып куйган теплицалары әллә кайдан күренеп тора. Бу инде көйләнгән бер система, якын-тирә авылларда яшәүчеләрне яз-җәй айларында эш белән тәэмин итүче үзәк тә, бакча эшләре башлангач, бик күп төрле үсенте сатыла торган популяр урын да.
 
Бу көннәрдә Мансурхан абый тагын бик зур теплица ясау белән мәшгуль. Монысын соңгы вакытта еш рекламалый торган поликарбонат дигән материал белән капларга исәпли. Шулай итеп, аның хәзер 3 теплицасы бар. Барысының биләмәсе 33 сутыйга җитә.
 
– Быел икенче яңа теплица ясауга күп чыгым – 600 мең сум китте. Ә поликарбонатлысы тагын дә кыйммәтрәккә, чама белән 800 меңгә төшәр дип исәпләп торам, – диде Мансурхан абый. – Кыйбат булса да, чынлап та ун елга чыдаса, үзен-үзе акларга тиеш. Алайса, ел саен салкын февраль бураннарында полиэтилен алыштыру җанга тия.
 
Теплицалар, басу җире – Абдуллаевларның тормыш чыганагы. Алар ел әйләнәсе шунда егермедән артык төр яшелчә, үсентеләр үстереп саталар. Мәсәлән, 600 мең сумга төшкән 23 сутыйлык яңа теплицада быел кыштан башлап кыяр үстергәннәр. Ә басу җирендә чәчәкле кәбестә бик яхшы уңган. Аның үсентеләрен шулай ук башта теплицага чәчкәннәр. Ә кышын анда яшел суган да бик яхшы үсә.
 
Мансурхан абый үстергән яшелчәләрне базарга үзе алып барып сатарга тырыша. Чөнки алыпсатарларга биреп җибәрүнең файдасы аз. “Бычок”, “Газель”, җиңел машинасы бар. Чаллы, Пермь, Ижау якларында күптәнге дуслары – көйләнгән сату урыннары бар. Яшелчәләрне заказ буенча шунда илтә. Беркөнне кыяр тапшырып, Пермьнән кәефе тәмам кырылып кайткан:
 
– Ул якларда базарларны тулысы белән кытайлар алды. Менә хәзер анда алар кыярны 8-9 сумнан сата. Ә без монда 12-14 сумнан җибәрәбез. Ә бит хәтта 15 сумнан 20 тонна кыяр сатсаң да, ул үзен-үзе акламый. Бары тик иртә яздан, бәясен 20 сумнан кыйммәтрәк куйганда гына табыш китерә. Чөнки теплицаның чыгымы күп. Хәзер 12 сумнан сатабыз, керем юк, ләкин чыгарып ташлап булмый бит.
 
Кытайлар яшелчәне Русиягә кереп үстерә башлаганнар. Тик аларның технологиясе башкача. Әйтик, безнең помидорлар кызарырга бөтенләй өлгерми диярлек. Ә кытайлар аны ике мәртәбә кызартып сата. Чөнки мәҗбүри кызарта, тиз үстерә торган препаратлар кулланалар. Менә шул нәрсә борчый. Кытайлар монда да килеп җитсә, безнең ишеләргә көн бетәчәк. Башкортостанда күренә башлаган ди бугай. Дөрес, алар болай гына килмидер. Җирле кешеләрнең, бизнесменнарның чакыруы буенча эш итәләрдер дип уйлыйм.
 
Алга таба карарбыз инде – нәрсә файдалырак, шуны утыртачакбыз. Быел яшел тәмләткечләр керемле – укроп, кинза, рәйхан, базилик, салат, петрушка һ.б. Кыярны 20 тонна тирәсе алдым.
 
Чәчәкле кәбестә 10 тонналап булды, ташкабак та шул чама. 20-30 тонна сыйдырышлы баз ясарга телим. Яшелчәләрне берничә көн җыеп, күпләп алып барып сату, кыш чыкканчы саклау, аннары язын кыйммәтрәккә җибәрү мөмкинлеге булыр иде.
 
Менә бу кыяр урынына тулысынча яшел тәмләткеч утырткан булсам, муеннан акча калыр иде. 23 сутыйлы теплицадан 10 тонна яшеллек алырга мөмкин. Аның бер килосының күпләп сату бәясе – 80-100 сум. Бер ният бар – пекин кәбестәсе үстерү, салат өчен ул. Хәзер аның бәясе 30-35 сум. Тыгыз итеп теплицада үсә. Кыярга караганда файдасы күбрәк булырга тиеш. Эше дә җиңелрә. Фәкать күп итеп су сиптерергә кирәк.
 
* * *
 
Мансурхан абыйның басуында ике үзбәк егете чәчәкле кәбестә җыеп ята иде. Кыярның бәясе булмаса да, корылык аркасында кишере әллә ни уңмаса да, ул бик яхшы уңыш биреп, бәясе дә хәзер ярыйсы гына – килосы 30-35 сум. Безнең якларда ятрак чәчәкле кәбестәне базарда яратып алалар икән.
 
– Машинама төяп барам да, бер-ике көндә сатып бетереп кайтам. Чәчәкле кәбестә утыртмыйлар, димәк, миңа көндәшлек юк. Чөнки аны үстерү бик кыен. Гел карап торырга кирәк – кортлар ашый, суны мул итеп сибү мөһим. Хәзер теплица эшенә кызыгып тотынучылар күп. Шушы тирәдә дә, Башкортостанда да көндәшлек көчле. 2000 елда эшкә тотынганда бу эш белән беркем шөгыльләнми иде. Хәзер авылга кайтучылар күп.
 
Басудан 50 метрлап ераклыкта гына кечкенә елга ага. Шуннан насос белән суны суыртып сибәм. Ә басуда су арыклар аша яшелчәләргә китә, – диде Мансурхан абый.
 
Иске Әхмәттә язгы-җәйге чорда эшләп алган күрше авыл халкы байтак. Быел да үзбәк хуҗалыгында Азалак, Янурыс авылларыннан 12-13 кеше килеп, сәгатенә 20 сумнан эшләп йөргән. Утаганнар, китмәнләгәннәр.
 
– Төрле эш башкаручыларга мохтаҗлык кичермибез, – диде Мансурхан абый. – “КамАЗ”да кыскартулар булгач, хәзер эшсез кеше бик күп. Авыл хуҗалыгы белгечләре килсә дә, баш тартмас идек. Тик җирле белгечләр безгә эшләми инде ул. Ике тапкыр мөрәҗәгать иттек – юк. Бик яхшы белсә, үзе ясый теплицаны. Ә Үзбәкстанда, Таҗикстанда яхшы агрономнар, монда килеп эшләргә теләүчеләр дә бар. Тик квота бирмиләр. Төзүчеләргә дә, хәтта театр артистларына да ул бар (үземнең күргәнем бар – Әлмәттә Үзбәкстаннан кайткан артистлар эшләде), ә менә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә юк.
 
Иң әкәмәте шунда: эшли башлаганнан бирле Мансурхан абый бер тиен дә кредит алмаган. Керемне әз-әзләп, акыллы итеп сарыф итә белгәнгә күрә, хуҗалыгы үсә. Кредитка карата аның үз карашы:
 
– Азрак акча биреп торсалар, комачауламас иде анысы – хәзер сабанлы, күлтиле трактор кирәк. Ул 800 мең сум тора. Алай дисәң, шуның хәтле алырсың да, банктан ай саен шалтыратып торсалар, 3 миллионлык нервыңны сарыф итәрсең! Шуңа күрә фикерем болай – акчаңны җыеп, теләгән эшеңне бер елга соңрак башкарсаң, хәерлерәк. Аның каравы тынычлап эшлисең.
 
Кредитка бер сум да алганым юк. Элегрәк бер-ике банктан сораган идем, паспортымны ачып карыйлар да, туган урыным Таҗикстан икәнен күреп, матур итеп елмаеп, бераздан килерсез, яки үзебез шалтыратырбыз, диләр. Бирмиләр, кыскасы. Быел Сарман районында шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча семинар булган, шунда ЛПХ кредитлары турында сөйләшкәннәр. Бәлки, сорап барсам, бирерләр иде, пропискам да хәзер шушында. Йөргәнем юк, кәгазь күп җыясыдыр анда. Аннары, залог итеп банклар күчемсез милек сорый, диләр. Теплица кирәк түгелдер дип уйлыйм. Ә йортыбыз иске, анысына да банк кызыкмас.
 
* * *
 
Мансурхан абый хатыны белән өч бала үстергәннәр. Хәзер аның берсе Төркиядә нейрохирург булып эшли, икенчесе гаиләсе белән Казанда. Төпчек уллары быел КамПИны тәмамлап, әтисенә ярдәм итә – Чаллы базарында сата. Җәй көннәрендә оныклары әби-бабайлары янына авылга кунакка кайтып торалар. Буйга үсеп, тазарып, җирле яшелчәләр ашап китәләр икән.
 
Иң хикмәте шунда: Мансурхан абыйның җиргә ябышып ятуына кызыгып, Иске Әхмәттәге ихаталарына әйләнеп кайтучылар да күбәйгән. Бакчаларын сөрдереп, бәрәңге, чөгендер, кишер үстерәләр, үзбәк абыйның киңәшләренә колак салалар. Инде бетте дигән авылга җан керә башлаган. Мансурхан абый моңа бик шатлана:
 
– Ирлан, Ирек, Ринат исемле бик тырыш егетләр бар. Күршем Ринатны быел үзем үгетләп кишер чәчтердем. Әйдә утырт, үзем сатып бирермен, дидем. Менә кишерен 12 мең сумлык сатып кайттым әле. Тагын чөгендере бар. Узган ел шулай 34 мең сум эшләгән иде. Бәрәңге, 15 сутый җиргә кишер, чөгендер утырта. Бүген бик күпләр кыскартуга эләгеп, пособие алып тик ята бит. “Әйдәгез, яшелчә үстерү эшенә тотыныгыз!” – дидем. Хәзер күршеләрне теплица корырга кызыктырам. Янәшәдә генә бит, үзем өйрәтеп, ничек ясарга кирәклеген әйтеп торырмын, дим. Янурыс мәктәбенә дә чөгендер орлыгы биреп чәчтергән идем. Әле беркөнне аларның да чөгендерен сатып, акчасын алып кайттым.
 
Яшелчә үстерүчеләр янәшәмдә күбрәк булса, үзләренә генә түгел, миңа да файдага бит. Әйтик, тиз арада 20 тонна чөгендер кирәк дип, заявка килә. Каян табам? Бер хуҗалыкта аның кадәр үстерү бик авыр бит. Әйтик: “Ринат, әйдә син 4 тонна чөгендереңне бир, Роза, Флүр, сездән дә 3 әр тонна”, – дисәм, үзем 10 тонна салсам, заявканы бик тиз тапшырып кайтыр идем. Һәркем тауарын сатар, акчасын да алыр иде. Бергәләшеп эшләүнең файдалы яклары күп инде аның.
 
Минем кул астындагыларның аерым хуҗалык булып эшли башлауларына да бик сөенәм. Әйтик, Ирек исемле егет Алабугада укыган чакта, җәйге каникулларда 3 ел миндә эшләде. Хәзер авыл Советыннан 25 сутый җир алып, Иске Әхмәткә энесен дә алып килде. Ел әйләнәсе монда яшәмәсәләр дә, җәен яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр. Ирек тә, Ирлан да машина алды. Төптән тотып эшли егетләр. Алар өчен бик шатмын.
 
– Мансурхан абый, сез гел хезмәттә. Җир эшеннән арымыйсызмы, кешечә, дөньяга чыгып ял иткәнегез бармы?
 
– Юк, арымыйм, монда саф һава, экология чиста. Салкын тиеп тә чирләгәнебез юк, Алла сакласын. Керем ел саен артып барса да, акчаны беркайчан җыймыйм. Менә хәзер яңа теплицага агач, җылыткыч, поликарбонат кирәк. Уйлап карасам, үземнең өстемә ике ел берни алмаганмын. Җүнле туфлием дә, кышкы ботинкам да юк хәтта. “Прощайка” киям, пары 240 сум тора. Шуны берне аласың да, 3 елга җитә. Машинада гына йөрим бит. Яхшы куртка да, пальто да юк. Гел спецовка. Акча юклыктан түгел бу, бик кыйммәтле киемнәр дә алырлык хәлдәмен. Кирәген тапмыйм шикелле хәзергә. Тик кайчак шулай гарьләнеп уйлап куясың: “Шулкадәр эшләп, кино, театр-концертын да күргән юк! Ни өчен эшлим соң?”
 
– Ни өчен соң?
 
– Тиккә түгел. Гомерем буе үземә үзем, үз акылыма хуҗа булырга теләп яшәдем. Ниһаять, бу хыялым тормышка ашты шикелле. Инженер-механик булып эшләгәндә график, инструкциягә буйсынырга туры килә иде. Ә монда үземнең график буенча яшим. Берәүләрнең миллиардлары булса да, канәгать түгел, ә мин тиеннәргә дә риза. Булганына шөкер итәм. Иң мөһиме – беркем эш кушып эшләтми. Үземә үзем хуҗа!

Айрат БАРИЕВ
Ирек мәйданы
№ 19 | 06.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»