поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.12.2016 Мәдәният

Илдар Ямалиев: “Салаватка күрмәгәнен күрсәттем” (ИНТЕРВЬЮ)

Илдар Ямалиевның төрле артистларга ясаган пародияләре бер генә танылган җырчының концертын бизәми. Бигрәк тә соңгы арада Салават Миңнеханов, Фирдүс Тямаев образларында башкарылган юмористик номерлары тамашачыда аеруча кызыксыну уята. Илдар Ямалиевның Ризат Рамазанов белән бергә чыгыш ясавына ияләшкән тамашачыны: “Кредит” юмор төркеме таралдымы әллә?” — дигән сорау борчый. Тик егетләр алай дияргә ашыкмый.

— Соңгы арада үзеңнең аерым, пародияләргә корылган номерларың популярлык казанды. Әлеге чыгышың нәрсәгә нигезләнгән?
— Әлеге пародияне Ризат Рамазанов концертына махсус яздым. Номер киенеп, яңа образга кереп чыгыш ясауга корылган, концертны үзем генә алып баргач, тиз генә кием алыштырырга вакыт та кирәк, сәхнәне дә буш тотып булмый. Шуңа да мин аны радиодагы хит-парад форматына туры китердем. Салават Миңнеханов та, Мөнир Рахмаев һәм Фирдүс Тямаев та үзләренә пародияне бик ошатты. Фирдүс хәтта концертында да катнашырга чакырды, аның белән берничә тамаша эшләдек. Мин бит пародияләр күрсәтер алдыннан артисттан рөхсәт сорыйм. Әти-әни шулай тәрбияләгәндер инде. Һәрвакыт «сез» дип эндәшергә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнгән. Бу, бәлки, хәзерге заманда тискәре сыйфаттыр да, чөнки кайвакыт әйтәсе килгән сүзне дә әйтмичә калам, соңыннан әйтмәгәнгә үкенергә дә туры килә. Эстрадада конкуренция дип барысы да ярышалар, шуңа да бүгенге сәхнәдә әйтер сүзне әйтәсе, кешесенә карап җавап бирә белергә кирәк дигән нәтиҗәгә киләм. Куркып торсаң булмый.
— Димәк, сәхнә холкыңны бераз үзгәртте?
— Ниндидер дәрәҗәдә эстрада үзгәртте. Катгыйрак булырга, турысын әйтергә өйрәндем. Студент вакытта оялып йөргән малай түгел хәзер. Сәхнәдә уйнап-көлеп йөрсәм дә, тормышта мин тыныч кеше. Гамил абый Әсхәдулла да шулай ди бит: “Сәхнәдә мин төрле рольләрне уйныйм, ә тормышта тыныч кеше”. Мондый тәрбия иҗатта бераз комачаулый да, чөнки, мәсәлән, төрле сценарийлар язганымны белмиләр, аннары гына: “Сиңа мөрәҗәгать итәсе калган, белмәдек бит” – диючеләр байтак. Күп артистлар бит нәрсә ашаганнарын, кайда йөргәннәрен дә интернет сәхифәләрендә сурәтләп бара, ә мин ул яктан күпкә калышам.
— Гаиләдә артист булырсың дип үстерделәрме?
— Минем әти гармунда, баянда, гомумән, төрле уен коралларында уйный иде, ләкин миңа 12 яшь булганда мәрхүм булды. 3 яшемдә үк үз алдына бастырып гармунда уйнарга өйрәтте. Әнием дә җырлый, без гаилә белән районда үткәрелгән төрле конкурсларда һәрдаим катнашып тора идек. Шуңа Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенә укырга кердем. Аннан соң Казан дәүләт мәдәният институтының оркестр бүлегенә юнәлдем. Шуңа барлык музыка уен коралларында әз-әзләп уйныйм.
— Димәк, җырчы буларак эстраданы яулау максатлары куйган идең?
— Казанга килгәч, җырчы буларак сәхнәгә чыгу теләге көчле иде, ләкин Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләп китүем һәм Илфак Шиһапов тәкъдиме белән юморист, алып баручы буларак чыгыш ясавым иҗатыма бөтенләй дә башка юнәлеш бирде. Университетның беренче курсын тәмамлаган вакытта кинәт кенә җыр, баян, юмор буенча кастинг  була дигән белдерүгә тап булдым һәм үземне сынап карарга теләдем. Баян һәм җыр буенча бәйгеләрдә катнашып караган булгач, юмор өлкәсендә дә бәхетемне тикшерергә булдым.  Моңа кадәр үземчә пародияләр күрсәтеп караганым булды, шуңа да әлеге  чыгышымны күрсәттем. Жюрида утыручы Илфак Шиһапов янына чакырып алды да, Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләргә тәкъдим итте. Башта бер ел баянда, синтезаторда уйнап карадым, аннары ул мине юморист буларак сәхнәгә чыгарды.
— Илфак Шиһапов белән бергә ничек эшләдегез? Ул нинди сабак өйрәтте?
— Илфак абый мине беренче тапкыр сәхнәгә алып чыккан, иҗатта да, тормышта да бик күпкә өйрәткән кеше. Мин бит кечкенәдән авылда концертларда чыгыш ясый идем. Легендар “Мунча ташы” миниатюраларын сәхнәләштереп үстек, шуңа да берникадәр юморга тартылу бар иде. Баянист булып эшләгән чакта юри генә “Хатын-кыз” миниатюрасын өйрәнеп карарга тәкъдим итте. Ул вакытта концертны Рифат Зарипов алып бара иде, ләкин ул, чакыру алып, Салават җыр театрына китте. Шулчакны Илфак абый: “Ике көннән концерт, син чыгыш ясыйсың” — диде. Беренче чыгыш вакытында ничек каушаганнарымны үзем генә беләм. Тик дулкынланмаган кеше артист була алмый диләр бит. Илфак абый иҗат буенча бер начар сүз дә әйтмәде. 4 ел дәвамында бергәләп бик күп миниатюралар эшләдек.
— Ризат белән танышу шулай ук Илсөя Бәдретдинова төркемендә булдымы?
— Ризат миннән соң килде, аның белән 2 ел дәвамында ул төркемдә эшләдек. Аннары һәрберебез тормыш корып җибәрдек. Гел бер төркемдә эшләп булмас дип, Илфак абый белән утырып сөйләштек, аңлаштык. Ризат белән бергә “Кредит” юмор төркеме буларак оешкач, Илфак абый иҗат иткән миниатюраларны авторлар хокукы аркасында төшереп калдырырга мәҗбүр булдык. Юмористик номерларны үзебезгә язарга кушты. Без хәзер дә бик яхшы мөнәсәбәттә, әле дә күрешеп, аралашып торабыз.
— Үзегезгә генә барлык оештыру эшләрен күтәрү авыр булмадымы?
— Эшләп карагач кына аңлашыла икән авырлыгы. Программадан алып, костюмнар, реклама артыннан да үзеңә йөрергә туры килә. Икенчедән, финанс яктан да көч кирәк. “Кредит” юмор төркеменең ике сезон концертларын эшләдек, тик юмор жанры белән генә халык җыюы авыррак, шуңа күрә төркемнең эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булдык. Танылу, популярлык җитеп бетмәгәндер. Күп кеше безне таралдык дип уйлый, әмма бу алай түгел. Ризат белән Зинирәнең «Бул үземә генә» җыры хитка әверелгәч, алар җыр өлкәсен дә колачлап, тамаша куярга булдылар. Мин исә аларның концертларын алып та барам, юмористик чыгышлар да ясыйм, җырлыйм да. Ризатлар белән без дуслар да, күршеләр дә. Эштә генә түгел, тормышта да бик тату яшибез.
— Бүгенге тамашачыны юмор белән җәлеп итү авырмы әллә?
— Чыннан да, юмор белән генә халыкны кызыксындыру авыр. Тулы залларны юмор өлкәсендә бары “Мунча ташы” театры гына җыя ала. Юмор белән халыкка ярап бетеп булмый бит. Билдән түбән мәзәк сөйләсәң халык көлә, ләкин аннары: “Алар билдән түбән генә шаярулар сөйлиләр” — дип дәрәҗәңне төшерә. Тамашачы акыллы, мәгънәви юморны аңлап бетерми, аннан көлми дә, аңа йөрми дә. Беренчедән, аны язарга авыр, икенчедән, тәкъдим итү җиңел түгел. Ничә ел юмор өлкәсендә эшләп, әле дә халыкка нәрсә кирәген аңлап бетермим. Соңгы араларда пародияләрне күбрәк күрсәтә башладым. Шәмси абый Закир да төркем буларак эшли башлаганда хәер-фатыйхасын биреп: “Балалар, сез “сикерә” торган юморга өстенлек бирегез, хәзер мәгънәви юморга халыкның исе китми инде” – дип әйтте. Чыннан да, аның сүзләре хак килде. Тамашачы да бит күбрәк  Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев, Рифат Зарипов, Данир Сабиров кебек артистларны үз итә.
— Юмор өлкәсендә эшлим дип кенә җыр юнәлешен калдырырга ашыкмыйсың ахры?
— Мин үземне автор-башкаручы буларак тәкъдим итәм. Үземә дә җырлар язам, сораган кешегә дә иҗат итәм. Җырны калдырасым килми, чөнки бәйрәмнәргә чакырганда җырлый торган алып баручыга өстенлек бирәләр.
— Димәк, бүгенге сәхнәдә универсаль артист булу кулай вариант?
— Әйе. Артистлар үзләре җырларга да, биергә дә , сөйләргә дә тартыла. Төрле тамашачы бар бит. Кемнедер син җыр белән җәлеп итәсең, кемнедер юмор белән, кемгәдер синең биюең ошый. Тик үз тамашаларыңны куяр өчен, иҗатыңны халыкка күрсәтү өчен танылу да бик мөһим. Телевизор, радио, матбугат чараларында күренеп торырга кирәк. Икенчедән, финанс ягың көчле булырга тиеш, чөнки бүгенге көндә җыр яздырыр, клип төшерер өчен дә, авылча итеп әйтсәк, ике үгез кереп китә. Аннан кала телевидениядән күрсәтер өчен тагын күпмедер акча кирәк. Тик, беренче чиратта, сәхнәгә чыгу өчен материал — хит булырлык җыр таләп ителә.
— Синеңчә бу киткән чыгымнарны халык аңлыймы? Яисә билет бәясен чамалап, керемне генә күрә беләме?
— Халык чамалый башлады, ләкин артистның нинди тормышта яшәгәннәрен ахыргача аңлап бетермиләр әле. Мәсәлән, үзебезнең авылда да: “Эй, сине телевизордан күрсәттеләр, сиңа күпме түләделәр соң?” — дип сорыйлар. Белмиләр бит алар киресенчә булганын. Ул очракта сөйләшүне шаяруга борып куясың инде.
— Син дә студент вакытта артистлар белән чыгыш ясый башлагансың. Ә бүгенге яшьләр тизрәк бәясен килешергә ашыга. Бу мәсьәләгә карашың нинди?
— Яшьләр сәнгать өлкәсенә яңа аяк бассалар да, бәя куя беләләр, билгеле бер суммага гына чыгыш ясыйбыз дип белдерәләр. Безнең тәрбия башка булганмы икән. Үзләрен бик югары бәялиләр. Безне зур артист чакырса, нинди бәягә дә сөенеп бара идек. Студентлар бәя куя белә, ләкин сәхнәдә шул бәяне аклый белмиләр. Һәр заманның үз җырыдыр инде.
— Гаиләгә тиешле игътибарны җиткерергә өлгерәсеңме?
— Сәнгать өлкәсендә беренче ел гына эшләмәгәч, тормыш иптәшем артист тормышын аңлый. Гаиләне һәрвакыт сагынам. Башта җиңелрәк кебек иде, ә малай тугач, гаилә белән тагын да якынайдык. Бер йодрык кебек без, концерт вакытына да аерыласы килми.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 08.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»