|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2016 Криминал
Сөйгәненең автомобиленә ут төрткәнКазанлы үзенең 24 яшьлек йөргән кызының машинасына ут төрткән. Ул шулай итеп аралары өзелгәнгә үч алмакчы булган. Ир-ат подъезд каршында торучы «Рено-Флюенс» машинасының салонына янучан матдә салынган чиләк ыргыта. Янгын янәшәдәге автомобильгә дә күчә. Чаллыда яшәүче хатын-кыз зыянны 385 544, ә янәшәдәге машина хуҗасы үзенекен 582 сум дип бәяли. Чаллы суды казанлыга 1,5 елга төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарган, дип яза "Әлмәт таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|