|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2016 Шоу-бизнес
Хәния Фәрхи: "Матбугат.руны укып "Алтын барс"ымны урлаган кеше аны кире кайтарыр, бәлки"Кичә Хәния Фәрхинең беренче "Алтын барс" сынын урлаганнары турында язган идек. Дөресрәге, сын түгел, ә түштамга, брошка формасында иде ул. Аны җырчы гастрольгә чыкканда түшенә кадап йөргән. Шулай кадерле булган, күрәсең. Бер районда гастроль вакытында барсны урлаганнар. Моны Хәния Фәрхи "Татар җыры"на багышланган матбугат конференциясендә үзе сөйләде. Очрашуда булган хәбәрчебез бу яңалыкны тиз генә сайтка язып элде. Сорау бирергә вакыт җиткәч, "Матбугат.ру" журналисты "Хәния апа, урланган барсыгызны сайтка инде язып элдек, аны 100дән артык кеше укырга өлгерде", - дип әйтте. "Бәлки, күп еллар үтсә дә, барсны урлаган кеше сайтыгыздан укып, намусына тиеп, аны кайтарыр", - диде җырчы уенын-чынын бергә кушып. Хәер, кайтармаса да буладыр. Чөнки барсны яңадан ясатуны "Барс-Медиа" ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәев үз өстенә алды. Моны ул шулай ук матбугат конференциясе барышында әйтте. "Татар җыры" быел 17 декабрь көнне "Пирамида"да узачак.
--- |
Иң күп укылган
|