|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2016 Язмыш
«Үз тиңемне табудан өмет өзгән идем инде...»Юлыбыз ерак. Автобусның йомшак утыргычына җайлап кереп утырып, кулыма китап алырга өлгермәдем, күршем сүз катты. Сөйләшеп киттек. Дөресрәге, тыңлаучы барында сөйләп калыйм дигәндәй, күршем бер дә туктап тормады. Ул сөйләгәннәрне, үзгәртмичә, сезгә дә җиткерәм. Арагызда гомере буе үз парын көтүчеләрегез бардыр, бәлки. Очраклы юлдашым Сәрия кебек, сезгә дә бәхет елмаймый калмас... – Иллегә җитеп киләм. Тормышым җитешле. Мәхәббәтнең генә ни икәнен белмәдем. Кызымны, дүртенче дистәне ваклаганда, үзем өчен таптым. Әнием әрләде-әрләде дә, безне тормышыннан сызып ташлады. Баштарак бик авыр булган иде. Ияләндек, әбисез дә яхшы гына яшәдек, – дип сөйли башлады Сәрия. Үзен тапкан, баккан, кеше иткән әнисен ничек гаепләсен соң ул?! Үзен, ничек тели, шулай тотарга әнисенең йөз-мең мәртәбә хакы бар. – Сез шалтыраттыгызмы? Йөрәгегез авыртамы? Ак халатлы ирнең сүзләрен шяртугамы-чынгамы алырга белмичә, аптырап калган Сәрия эндәшә: Сәрия тиз генә өстенә киенә дә, доктор артыннан йөгерә. Алар килеп кергәндә, аңын югалткан әнисе идәндә ята иде. Нәрсә эшләргә дә белмичә, янәшәдә күрше апа басып тора. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратканда, каушавыннан, шул күрше апа адресны ялгыш әйткән булган икән. «Үз тиңемне табудан өмет өзгән идем инде. Шуңа да язмышның бу бүләге минем өчен үтә дә кадерле», – дип тәмамлады сүзен юлдашым. Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА, "Туган як"
--- |
Иң күп укылган
|