|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2016 Мәдәният
Җырчы Разия Гайнуллина вафатҮткән төндә халкыбызның яраткан җырчысы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Разия Гайнуллина 70 яшендә арабыздан китеп барды. Ул соңгы ун елда Чаллыда яшәде. Разия Гайнуллина 1946 елда республикабызның Нурлат-Октябрь районында туа. 30 елларда аның гаиләсе Ташкентка күчеп китә. Разия мәктәпне тәмамлаганнан соң, биредәге татар-башкорт ансамблендә җырлый. Аның моңлы тавышын Үзбәкстанга гастролләргә килгәч Илһам Шакиров ишетеп ала һәм Казанга укырга чакыра. Ул Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый һәм консерваториягә аспирантурага керә. Белем алганнан соң Разия Гайнуллинаны бераз вакыт мәдәният министрлыгында эшли. Аннан аны Ташентка ТР вәкиллегенә мәдәният буенча Атташе итеп билгелиләр. Чаллыга күчеп кайткач Разия Гайнуллина балаларга музыкаль белем бирә, иҗатын дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|