|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2016 Шоу-бизнес
Хәния Фәрхинең беренче "Алтын барсын" урлаганнарБу хәл бер районда килеп чыккан. Танылган татар җырчысы Хәния Фәрхи әлеге очрак турында бүгенге "Татар җыры-2017" матбугат конференциясе вакытында сөйләде. "Матбугат.ру" хәбәрчесе җиткергәнчә, "Бу бүләкне яңадан ясатып булмас микән, дип "Алмаз-холдинг" оешмасына мөрәҗәгать итим микән", - дигән Хәния ханым. "Татар җыры" бәйгесен оештыручы Камил Гәрәев: "Бу сорауны безгә калдырыгыз, Хәния ханым", - дип җавап биргән. Сүз уңаеннан, Хәния Фәрхи "Алтын барс" премиясен иң күп алган җырчыларның берсе. Аны "рекордсмен" дип атыйлар. Быелгы фестивальдә дә Хәния Фәрхигә "Алтын барс" эләгәчәк. Җыр бәйрәме 17 декабрьдә "Пирамида"да узачак.
--- |
Иң күп укылган
|