поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.11.2009 Мәдәният

БЕРЕНЧЕ ТАПШЫРУНЫ КАЗАНДА БИК АЗ КЕШЕ КАРАДЫ

1959 елның 1 ноябрендә Казан телестудиясе күрсәтә башлый. Иң беренчеләрдән булып эфирга Әминә Сафиуллина чыга. Хезмәт юлын радиода башлап җибәргән диктор телевидениедә күпләр өчен эталон, үрнәккә әйләнә. Аңа тиңләшеп эшләргә тырышучылар шактый була.

Бүген Әминә апа матур яшькә җитсә дә, тормыш белән кызыксынуы кимемәгән. Хәзерге вакытта телевидение турында истәлекләр язу белән мәшгуль. Без дә аңардан тарих битләренең бер өлешен ачуын үтендек.

– Әминә апа, 1959 елның ноябрендә Казан телестудиясе үз эшен башлап җибәрә. Иң беренчеләрдән булып Сез эфирга чыгасыз. Ул нинди тапшыру иде? Казан телестудиясендә ничә кеше һәм кемнәр эшләде? Аппаратура белән тәэмин ителеш ничек куелган иде?
 
– Радиода эшләп йөргән чагым. Телестудия ачылуын ишеттем, ләкин анда бару теләге зур түгел иде. Җитәкчелек чакыртып, шунда эшкә керергә бик озак күндерде, нәтиҗәдә ризалаштым. Без эфирга 1 ноябрьдә чыгарга тиеш дигән карарга кул куелды. Телестудиягә эшкә башлыча радио хезмәткәрләре күчте. Башта күбесенчә эшнең техник ягын тәэмин итүчеләр иде. Дикторлардан берүзем. Айрат Арсланов училищены тәмамлагач, театрда эшли башлады.
 
Беренче эфир вакытында өч алып баручы булды, мин татарча сөйләдем. Студия күзләр камашырлык итеп яктыртылган. Бәйрәмгә хөкүмәт, шәһәр администрациясе вәкилләре, танылган рәссамнар, җырчылар, композитор, язучылар чакырылган иде. Исемдә калганнары – Риза Ишморат белән Җәүдәт Фәйзи. Казан телестудиясе үз эшен кичке сәгать 7 дә башлады һәм төнге беренче яртыга кадәр дәвам итте. Барысының да әйтәсе килә, тәбрикләүләр күп, шуңа күрә беренче чыгарылыш озакка сузылды. Алдан яздыру ул вакытта юк, барысы да туры эфирда бара, аның нәрсә икәнен дә белмибез.
 
Моннан соң Казан телестудиясе һәр көнне кичке сәгать 7 дән алып унга кадәр тапшырулар белән эфирга чыга башлады. Безнең программаны казанлылар гына карый ала иде. Алай да, башкалада беренче эфирны ничә генә кеше күрә алгандыр?! Ул вакытта телевизор бик сирәк күренеш. Санын әйтә алмыйм, ләкин үзе шуның белән шөгыльләнгәннәр генә карагандыр дип уйлыйм.
 
Тапшырулар ике телдә иде. 19.00 дә соңгы хәбәрләр эфирга чыкты, башта берүзем генә укыдым. Айрат килгәч, ике тавыштан сөйли башладык. Башта татарча хәбәрләр, аннары – урысча. Соңыннан берәр кешене чыгыш ясарга чакыру җайга салынды, авыл хуҗалыгы, сәнәгать турында сөйли торганнар иде. Эшкә фотограф алдылар, ул фоторепортаж ясап кайткач, рәсемнәрне экраннан халыкка күрсәтеп, комментарийлар бирү башланды. Ул фоторәсемнәр кайчак төшеп тә китә иде, барысы да кулдан бит. Тора-бара тапшырулар арасына заставкалар куелды, рәссамнар төрле тематикага иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
 
Әкренләп кино күрсәтелә башлады, студиядә ут сүндерелә, үзебез дә җыелышып карый идек. Кайтып китеп булмый, чөнки сеанстан соң иртәгәгә программа укырга тиешмен. Телевидение халыкта зур кызыксыну уятты, коллективта яшьләр күбәйде. Мәскәүдән Иркә Сакаева кайтты, Айрат Арсланов безгә эшкә күчте.
 
Техника ягыннан башка телестудияләрдә эшләр ничек торгандыр, әйтә алмыйм, чөнки тәҗрибә уртаклашыр кешене тапмассың, бүтән республикада эшләүче хезмәттәшләрне телевизордан карау мөмкинлеге юк. Бездә ике зур камера бар иде. Алар шулкадәр авыр, ике кеше тартып-сөйрәп дигәндәй йөрергә туры килде. Аерым микрофон операторы бар иде. Башта бер режиссер эшләде, соңыннан ул икегә әйләнде. Аларның ярдәмчеләре хезмәт куя иде.
 
1962 елда зур адым ясалды, вакыйга булган урыннан трансляцияләү оештыруга ирештек. Турыдан-туры спектакль, концертлар күрсәтелә башлады. Тәнәфес вакытында башка тапшырулар күрсәтә яисә программа укый идек. Ә инде 1964 елда беренче тапкыр телевизорда Мәскәүне карый башладык. Бу бик зур әйбер иде. Беренче тапкыр үзәктә нәрсәләр, эшне ни рәвешле башкарганнарын карый алдык. 1972 елда тапшыруларны алдан яздыру мөмкинлеге туды (аңарчы гел туры эфирда эшләдек), 1980 елда төсле телевидениегә күчтек.
 
– Берничә елдан соң Сезгә дикторлык эше белән беррәттән Казан телестудиясенең нәфис программалары мөхәррире вазыйфасын алып бару йөкләнә. Ул вакытта бу бүлек музыка, әдәбият, спорт, яшьләр, балалар өчен программаларны үз эченә алган. Шулай да, эфирда кайсы тапшыруларга өстенлек бирелә иде?
 
– Әлбәттә, иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясе мөһимрәк саналды. Съездлар, җыелышлар, “КамАЗ” төзелешеннән репортажлар эфирга чыкты. Тик халык күңеленә барыбер дә нәфис тапшырулар редакциясенең иҗат җимешләре якын булды. Беренче булып – Салих Сәйдәшев, Александр Ключеров турындагы тапшырулар әзерләнде. Татарча һәм урысча эфир вакыты 50 гә 50 бүленгән иде, ләкин татар тапшырулары ешрак чыкты.
 
Үзәк каналны карарга мөмкинлек булгач, алар белән үзебезне чагыштыра алабыз, төрледән-төрле спектакльләр, фильмнар төшерелгәнен күрәбез. Казан телестудиясенең мөмкинлекләре чикле булса да, берничә серияле телеспектакль, фильмнар төшерә башладык. Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”, Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”, Ш.Маннурның “Муса” һ.б. лар халык арасында зур кызыксыну уятты. Бик җылы кабул иттеләр. “Галиябану”ны бүген дә яратып карыйлар. Кварталга бер тапкыр телеспектакль төшердек. Үзебез сценарийлар яза идек. Авыр булгандыр, әлбәттә, ләкин яшь чакта ул сизелмәгән, хәзер ничек өлгергәнбез дә, ничек башкарып чыкканбыз дип уйлыйм.
 
Горурланып әйтә алам, “Хатлар укыганда” тапшыруы халык арасында зур популярлык казанды. Озак эшләдем, нинди генә программалар, очеркларны эфирга чыгарсам да, хатларны укыганда халык телевизор каршыннан китмәде. Елап карадылар. Урамда да мине танып, “Ник хатымны укымадыгыз?” дип сорыйлар иде. Ул көндез дә, кичен дә чыкты.
 
Безнең чорда Казан телестудиясендә балалар театры эшләде, алар белән берлектә спектакльләр, концертлар куелды. Янәшәдә генә 2 нче татар мәктәбе, шунда укучы талантлы кызлар-малайлар тупланды.
 
– Үзәк телевидениедә татар спектакльләре, концертлары тапшырыла иде. СССР буйлап сибелгән татар халкы үз моңнарын ишетә алды.
 
– Иң беренчеләрдән булып үзәк телевидениедән “Башмагым” спектакле һәм Казандагы “Огонек” күрсәтелде. Мәскәүдән татарча тапшырулар бару – зур адым ясалу билгесе.
 
Һәр квартал саен концерт, йә спектакль күрсәтелде. Җирле студияләргә бәя Мәскәү каналында эфирга чыгу саны белән исәпләнә иде. Казан телестудиясе беренчеләр рәтендә булды. Мәскәү яхшы рецензияләр җибәрә, мактый иде. Грузин, казах, үзбәк һ.б. союздаш республикалар белән көч сынашырга туры килде. Гомер-гомергә башкортлар белән ярышу булды, алар да эшләрен югары профессионализм белән башкардылар.
 
Элегрәк тапшырулар белән милли республикаларга кунакка йөрү бар иде. Каракалпакстанга барганыбыз, аларның безгә килүе истә калган.
 
Үзәк каналда милли тапшырулар күп иде. Хәзер, кызганычка каршы, янәшәдә яшәгән халыклар турында берни белмибез. Ничек гомер кичерүләре мәгълүм түгел. Башка континентта яшәүчеләрнең мәдәниятләре, гореф-гадәтләрен күбрәк беләбез шикелле, шуларны гына күрсәтәләр, аларны гына сөйлиләр.
 
 
* * *
 
 
Кайчандыр татар телевидениесендә диктор, алып баручы, журналист, мөхәррир булып эшләүчеләр бүген ниләр белән шөгыльләнә? Татарча тапшыруларны күзәтеп барамы? Фикерләре нинди? Үзләренә шалтыратып, барысын да сораштык.
 
Инсаф АБДУЛЛА:
 
– Телевидениедән киттем, бүген Казан театр училищесында студентларны сәхнә теленә өйрәтәм. Телевидениедә эшләүдән туймадым, ләкин үзеңне киләчәктә анда күрмисең икән, китү хәерлерәк.
 
Әлбәттә, эзләнергә, иҗат итәргә булыр иде, әмма ДТРКда татарлар өчен мөмкинлекләр чикле. Татар тапшыруларына вакыт аз бирелә. “Татарстан” ДТРКның нәфис тапшырулар редакциясендә хезмәт иттем, күп очерклар әзерләп, “Замандаш”ны эфирга чыгардык. Ләкин эшләүнең мәгънәсен күрмәдем, чөнки тапшыруның төгәл вакыты юк. Атнасына ике тапкыр иртәнге сәгать 9 дан 10 га кадәр вакыт бирелә, тик кайсы көннәрдә милли тапшырулар күрсәтеләчәге алдан билгеле булмый. Аны кем генә карый ала соң? Вакыты уңайсыз, кабатлау юк, тамашачы күрми. Мәскәү куйган чиктән чыгып булмый. Бу рәвешле эшләүнең нәтиҗәсен күрмәдем. Әлбәттә, мондый проектларны “ТНВ”да да эшләп булыр иде, ләкин ниндидер тапшыру тәкъдим иткәндә анда үз иганәчең белән барырга кирәк. Ул коммерциягә нигезләнмәгән, табышсыз проект икән, аны карап та тормыйлар.
 
“ТНВ” каналын карыйм, күзәтәм, ләкин күпләргә кызык булган аналитик тапшырулар юк. Ток-шоулар бар, тик анда да күп тапкыр сөйләнгән темаларны күтәрәләр. Бәхәсле булса да, тапшыруда мәсьәләнең чишелеш юллары күрсәтелми кала. Тирәнтен анализларга вакыт юк. Милләтпәрвәр кеше буларак, минем өчен “Татарлар” тапшыруы кызык, кайда, ниләр барганын күзәтү кирәк. Концертлар карыйм. Сериалларны бөтенләй кабызмыйм. Кайчандыр аларны үзем тәрҗемә итә идем, хәзер туйдырды. “ТНВ”да да иҗтимагый-сәяси, икътисадый тапшырулар булса иде.
 
Татар каналы нинди булырга тиеш дигәндә, әлбәттә, аның татар телле булуы зарур. 50 гә 50 дип, ике урындыкта берьюлы утыру мөмкин түгел. Дөньяга сибелгән татарларга таяныр өчен республикабыз бар, бердәнбер канал эшли, шуны да урысчага бүлмик инде?! Бер дә булмаса, “Новости Татарстана”ны урысча калдырырга мөмкин. Тапшырулар урысча икән, ул татар мәнфәгатен кайгыртучы, яклаучы булсын иде.
 
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ:
 
– Татар телевидениесенә – 50 ел, 22 ел тормышым шунда үтте. Кеше яшьлеген сагынган кебек, мин дә гомеремнең ул дәверен юксынам. Үземне бәхетле дип саныйм, чөнки зур мәртәбәле кешеләр янәшәсендә эшләргә туры килде, легендар шәхесләрдән дәрес алдым, аларның тәҗрибәсен өйрәндем.
 
“ТНВ”дан елап киттем, аны гомер буе сагыначакмын. Әгәр бүген телевидениегә килеп эшли башласам, Илфат Фәйзрахманов буларак формалаша алмас идем. Эшләү дәверем демократиягә туры килде. Милли күтәрелеш чорында бернинди чикләүсез журналистик тикшеренүләр башкардык. Ә бүгенге коллегаларыма карыйм да, бераз кызганам. Аларга авызны үлчәп ачарга туры килә, журналистлар тәмам “тешсез”гә әйләнде.
 
“Безнең гәҗит”тә эшлим, үз-үземә хуҗа, иркенлек, теләгән сүзебезне әйтәбез. Ходайга шөкер, һәрвакыт яраткан эшем белән шөгыльләндем, бүген дә шулай, тәм алып, җанымны биреп газета чыгарабыз.
 
Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН:
 
– Хәзер телевизорны бик сирәк карыйм, табиблар күзгә авырлык килмәсен өчен экран каршында утырырга киңәш итми. Хәбәрләр вакытында гына телевизорны кабызам, татар тапшыруларына очраклы рәвештә эләгәм.
 
Телевидениедә яңалыклар редакциясендә эшләдем. Башта ул “Татарстан” дип атала иде. Хәзерге эшләү шартлары без эшләгән чор белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Бүгенге оперативлыкка тел-теш тидерерлек түгел. Элек, гадәттә, район-авылларга 3-4 көнгә чыгып китәсең, аннан 5-6 сюжет төшереп кайтасың һәм ике атна дәвамында аны телевизор аша күрсәтәсең. Яңалыклар искереп бетә иде. Хезмәт авыр, бүгенге кебек цифрлы видеокамералар юк иде. Кайткач, пленканы проявкага саласың, аның кипкәнен көтәсең, кызлар монтажда кадрларны кисеп ялгап утыра, аннары инде эфирга китә. Ул чакта пленкалар кыйммәт, операторлар исәпләп кенә төшерә, метражы чикләнгән, еш кына кирәкле планнар да керми кала. Ә хәзер техника шулкадәр алга китте, аның мөмкинлекләре белән рәхәтләнеп кулланырга мөмкин. Интернет кул астында, материал туплау җиңеләйде.
 
Телевидениенең массаларга, бигрәк тә яшьләргә тәэсир көче зур. Милли үзаңны тапшырулар аша үзгәртергә мөмкин. Күңел ачу тапшыруы булса да, татарлыкны сеңдерергә тиешбез. Бу – безнең беренчел бурыч. “Тешле” тапшырулар күбрәк булсын иде. Җыр-бию белән генә булмый, татар карашлы аналитик тапшырулар чыгарырга кирәк.
 
Наилә НОГМАНОВА:
 
– Без эшләгән чорда дикторлык телевидение дип атала иде, хәзер журналистлар телевидениесе. Сүз дә юк, бүген техника алга китте, ләкин эчтәлек аксый. Бигрәк тә сөйләм теле шулкадәр чуарланды, бозылды, шуңа йөрәгем әрни. Журналистлар яза да, сөйли дә хәзер. Ләкин мәгънәле язуны телевизор караучыга җиткерү дә кирәк бит әле! Безнең заманда дикторлар текстны үзләре аша уздырып сөйләде. Автордаш буларак эфирга чыктык. Бер төндә 14 битлек текстларны ятлаган чаклар бар иде. Бүген суфлер бар, ләкин ул кешегә комачаулый шикелле, игътибарны шуңа юнәлткәч, алып баручының күзләрендәге мәгънә югала.
 
Телевидение – ул дөрес сөйләм эталоны. Дөрес сөйләмгә өйрәтү безнең заманда да булмады, ләкин үҗәтләнеп үзаллы өйрәндек. Эшкә килгәндә дөрес булмаган авазларым бар иде. Театр училищесында Асия Хәйруллинаның сәхнә теле дәресләренә йөрдем. Ул җөмләнең мәгънәви кисәген табарга өйрәтте. Киңәш бирүчеләрне тыңладык. Ләкин бүгенге алып баручыларга, журналистларга әйтсәң дә, колак салучы юк.
 
Телевидениедә әдәби тел яңгырарга тиеш. Ә бүген татар каналы диалектлар белән чуарланды. Сүз басымы дөрес куелмый. Телевизордагыларны тыңласаң, урысча фикерләү өстенлек итә дигән фикер кала. Безнең заманда ияне алга, хәбәрне артка куеп сөйләшә идек, хәзер барысы да буталып бетте. Сәхнә теле сөйләм теленнән аерыла, шуңа күрә ниндидер уку, мастер-класслар оештыру кирәк. Ләкин җитәкчелекне бүгенге вәзгыять канәгатьләндерә дип уйлыйм, эчләре пошса, төзәтү буенча эшләр башкарылыр иде. Кемгәдер охшарга тырышып сөйләү ешайды. Әгәр телевидениедә үз йөзеңне тапмыйсың икән, кемнеңдер копиясе, күләгәсе булып каласың.
 
“Халкым минем...” тапшыруын көтеп алам, яратып карыйм. “Татарстан хәбәрләре”ннән Гөлназ Гыйниятованы билгеләр идем.
 
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ:
 
– Телевидение – ул чир, аңардан котылып булмый. Кечкенәдән аның турында хыялландым һәм теләгем чынга ашты. Татар телевидениесеннән китүем шәхси сәбәпләргә бәйле, кайбер кешеләр белән уртак тел таба белмәү аркасында, бүген урысча тапшыру алып барам. Акчасызлыкка да түзеп була иде, ләкин үземне кирәксез итеп тойган урында озак тора алмыйча китеп бардым.
 
Урысча сөйлисең, диләр. Әйе, шулай. Тик телевидениедә эшлисем килә, чакыргач, вата-җимерә булса да урысча сөйләргә өйрәндем. Татар каналына кирәкмәгәч, урысчасында эшлим.
 
Татар тапшыруын эшләү теләге зур, тик ДТРК форматында яңасын булдыру катлаулырак. Нәфис тапшырулар редакциясендә эшләп тә булыр иде, ләкин миңа сәясәт, яңалыклар кызык. ДТРКда яңалыклар урысча гына. Мари Иле, Чувашстан, Башкортостанда “Вести” ике телдә бара. Бездә дә шулай буласы иде, ләкин ул чынга ашмый калды. Бу мин хәл итә торган эш түгел, сәбәпләрен дә аңлатырлык вәкаләтләрем юк.
 
“ТНВ”да дөньяга сибелгән татарларга аналитик тапшыру эшләү идеясе бар иде, тик әлегә кирәксенмәделәр. Урысча хәбәрләр уку белән карьерам тәмамланды дип әйтә алмыйм, тормышка ашырырлык планнарым бар, әле яшьмен, өметемне өзмим. “ТНВ”га кайтырмын әле.
 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 19 | 06.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»